Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая» Вахитовского района г. Казани
Визитная карточка
| Адрес: | 420108, г. Казань, ул. Мазита Гафури, д. 34а |
| Телефон: | +7(843)-293-38-67;+7(843)-293-38-87;+7(987)-290-70-21 |
| E-Mail: | g1.kzn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая" |
| Руководитель: | Шамсеева Гульфия Гаязовна |
| Год основания учреждения: | 1990 |
| У нас учатся: | 558 учащихся, из них 6 иностранных граждан |
| У нас учат: | 37 преподавателя |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая» Вахитовского района г. Казани - новости
Страницы: << 271 272 273 274 275 276 277 ( 278 ) 279 280 >>
-
Рус теленнән БДИ нәтиҗәләре - куандырырлык! 15.06.2016

Бердәм дәүләт имтиханы (БДИ) – мәктәп тәмамлаучылар өчен дәүләт аттестациясенең төп формасы. Аның нәтиҗәләре югары һәм урта махсус уку йортларына укырга керү имтиханы да булып тора. Быел гимназиябезне 10 бала тәмамлады, алар да укуларын кайсы уку йортларында дәвам итәселәрен, нинди һөнәр иясе булачакларын алдан фаразлап, мәҗбүри һәм сайлау имтиханнарына бик тырышып әзерләнде. Гимназия идарәсе тарафыннан мәҗбүри имтиханнарның берсе булган рус теленнән БДИга әзерлек барышына аеруча басым ясалды. Рус теленнән БДИ тапшырырга әзерләнү өчен махсус дәресләр дә булдырылды. Гимназия идарәсенең тырышлыгы һәм ел буена барган махсус әзерлекнең нәтиҗәләрен барлар чак җитте : БДИ күрсәткечләре – куандырырлык! Гимназияне тәмамлаучы 10 бала арасында иң югары балл- 96 булса, иң түбәне – 71 балл. Кыскасы, имтихан буенча урта күрсәткеч 86 баллны тәшкил итә. Татар гимназиясе булу бәрабәренә, рус теленнән югары күрсәткечләргә ирешкән чыгарылыш сыйныф укучыларын уңышлары белән котлыйбыз; һәм үзебезнең 11нче сыйныфлар исеменнән рус теленнән БДИга әзерлек барышының алдан хәстәрен күргән гимназия идарәсенә рәхмәтебезне белдерәбез.
-
12 июнь - Россия көне. 10.06.2016

12 июнь – Россия көне уңаеннан, бүген гимназиядә гимназия яны лагерена йөрүче балаларга тантаналы линейка уздырылды. Тантана актлар залында башланып, сыйныфларда кызыклы викториналар, әңгәмәләр белән дәвам итте.
-
9 нчы сыйныфлар физикадан сайлау имтиханы тапшырдылар 09.06.2016

9 июнь көнне 9нчы сыйныфлар чираттагы имтиханнарын тапшырды. Казанның №1, №12, №14, №98 мәктәпләре, №1, №3, №96 гимназияләре, академик һәм №5 лицейлардан, Кадет мәктәбе һәм махсус урта музыка мәктәпләреннән 9нчы сыйныфны тәмамлаучы укучылар килеп, физикадан сайлау имтиханы тотты.
-
Кызыксыну булган җирдә яңа белемнәргә юл ачыла 07.06.2016

Татар теленең аңлатмалы сүзлегендә «Иллюзия» сүзенә түбәндәгечә аңлатма бирелә: “тойгыларның алдавы нигезендә чынбарлыкны хаталы күзаллау, тормышка ашмаслык хыял, булмаслык эш ...”, тик шулай да кайчагында шундый тойгыларга бирелеп, хыял канатларында очып, әкияти бер дөньяда кунакта булып кайтасы килгән чаклар була... Көндәлек предметларны, күренешләрне моңарчы таныш булмаган яктан ачып биргәндә, алар белән кызыксыну арта. Башкаланың Бауман урамында сыену урыны тапкан “Алып йорты һәм Иллюзияләр музее” да шундый предметларны үзенә туплаган. Гимназия яны лагерена йөрүче балалар беркөнне “бу йортка “ сәфәр тотты.
-
Гимназиядә Пушкин һәм Рус теле көне билгеләп үтелде 06.06.2016

6 июнь Россиядә Пушкин һәм Рус теле көне буларак билгеләп үтелә. Бездә дә бу истәлекле дата игътибардан читтә калмый. Бу уңайдан гимназия китапханәсендә гимназия яны җәйге лагерена йөрүче балалар өчен Пушкинның тормыш юлы һәм иҗаты буенча төзелгән викторина узды. Китапханәче Ә.Ә. Янурова Пушкин әкиятләре буенча берсеннән-берсе кызыклы сорауларын яудырып, җавапларында тапкыр булган укучыларга кулдан эшләнгән кечкенә генә бүләкләр дә тапшырды. Уздырылган викторина укучылар өчен кызыклы бер чара булу белән беррәттән, шул рәвешле аларның мәшһүр Пушкин иҗаты буенча белемнәре дә ныгытылды.
-
III Халыкара Олимпиадада призлы урынга лаек! 06.06.2016

Хәтерләсәк, туган телләре рус теле булмаган укучылар өчен рус теленнән Халыкара Олимпиаданың беренчесе 2014 елда узган иде. 3 июнь көнне Казанда әлеге Халыкара Олимпиаданың чираттагысы үтте. Олимпиадада призга лаек булган һәм җиңү яулаган укучыларны 6нчы июньдә – Пушкин һәм Рус теле көнендә тәбрикләделәр. Туган теле рус теле булмаган, әмма да милли мәктәп шартларында рус телен тырышып өйрәнүче 8”Б” сыйныфы укучысы З. Зиятдинова да быелгы Халыкара Олимпиадада катнашып, призлы урынга лаек булды! Зәринәне һәм аның укытучысы Э. И. Хәбибуллинаны уңышлары белән котлыйбыз.
-
9нчы сыйныфлар рус теленнән ТДИ тапшырды 03.06.2016

Июнь - төп һәм урта мәктәпләр чыгарылышлары өчен киеренке вакыт. Имтиханнар укуның тәмамлауын белгертүче соңгы аккорд булып тора. 9нчы сыйныфлар төп дәүләт имтиханнарын тапшыруларын дәвам итә. 3нче июнь көнне гимназиядә №12, №13, №51, №41 мәктәпләре, Лобачевский исемендәге һәм 5нче лицейлардан 9нчы сыйныф укучылары килеп, рус теленнән чираттагы имтиханнарын тапшырды.
-
“Балачак иле” махсус күргәзмәсендә “Без бергә” фестивале 02.06.2016

2 июнь көнне гимназия яны лагерена йөрүче 60 бала (калган 30 бала Киров бакчасына юнәлде) Казан ярминкәсе мәйданында оештырылган “Балачак иле” махсус күргәзмәсенең “Без бергә” балалар иҗат фестивале ачылышының дәвамын карарга бардылар.
-
Киров бакчасында – «Балачак бәйрәме»! 02.06.2016

Балачак иленең иң истәлекле бәйрәмнәренең тагын берсе – 1 июнь - Балаларны Халыкара яклау көне. Бу көн олыларга һәрбер баланың кайгыртуга мохтаҗ икәнен искәртеп тора, чөнки үсеп килүче яшь буын – ул илебезнең киләчәге. Шушы көн уңаеннан, 2 июнь көнне Казанның Киров бакчасында Балаларны яклау көненә багышланган бәйрәм чарасы узды. Аны Вахитов районы Балалар иҗаты үзәге оештырган иде. Гимназия яны җәйге лагерена йөрүче 30 укучы бала шушы бәйрәмдә катнашса, калган 60 бала “Казан ярминкәсе” мәйданында оешкан “Балачак иле”нә юл тотты.
-
Сәлам, лагерь! 01.06.2016

Балаларның җәйге ялларын файдалы һәм мавыктыргыч итеп оештыру - көн кадагындагы мәсьәләләрнең берсе. Гимназиябез яны лагеренда быел барлыгы 80 бала ял итәчәк. Ял итәргә җыенган балаларның исәбен ,нигездә, 2-6 сыйныф укучылары тәшкил итә.













