Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая» Вахитовского района г. Казани
Визитная карточка
| Адрес: | 420108, г. Казань, ул. Мазита Гафури, д. 34а |
| Телефон: | +7(843)-293-38-67;+7(843)-293-38-87;+7(987)-290-70-21 |
| E-Mail: | g1.kzn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая" |
| Руководитель: | Шамсеева Гульфия Гаязовна |
| Год основания учреждения: | 1990 |
| У нас учатся: | 558 учащихся, из них 6 иностранных граждан |
| У нас учат: | 37 преподавателя |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая» Вахитовского района г. Казани - новости
Страницы: << 251 252 253 254 255 256 257 ( 258 ) 259 260 >>
-
Киров бакчасында Җиңү көнен каршыладык! 04.05.2017

Бүген 4нче сыйныфлар элеккеге Печән базары урынында урнашкан Киров бакчасында Җиңү көненә багышланган бәйрәмдә катнашты. Былтыргы белән чагыштырганда, бәйрәмдә халык быел бик күп түгел иде. Буш утыргычлар күп булганлыктан, укучылар да ветераннар яныннан урын алды. Сугыш чоры җырларыннан төзелгән бик матур репертуарда "Спасибо Деду за победу" җыры балаларга иң ошаган номерлардан булды, чөнки алар бу җырга үзләре дә кушылды. Концерт карагач, балалар паркта оештырылган төрле кызыксындыргыч чараларга ашыкты. Аннары "Солдат боткасы"на да чират җитте. Ботканы авыз итүдән беркем дә баш тартмады: арыш икмәге белән карабодай боткасын "ялт" иттерде балалар. Зур Җиңү көнен каршылауга багышланган бәйрәм - күңелләрдә, ә " Солдат боткасы" ның тәме укучылар авызында озак сакланыр әле!
-
"Безгә тынычлык кирәк" күргәзмәсе 03.05.2017

Җиңү көнен каршылау бездә һәрьяклап сизелә: сыйныфлар " Үлемсез полк"ка әзерләнә, башлангычлар ветераннарны котлап өчпочмаклы хатлар әзерләү белән мәшгуль булса, китапханәдә исә күргәзмәләр көннән-көн яңара... Менә бүген дә өр яңа күргәзмә пәйда булган. Җиңүгә багышланган китапларның солтаны - ХӘТЕР КИТАБЫ - күргәзмәнең иң түреннән урын алган! Бер баскычка астарак, уң якта - сугыш чоры поэзиясе,сул якта - сугыш чоры прозасы урын алган. "Алар илгә Җиңү алып кайтты " сериясеннән булган китаплар урта бер җирдә "кызыл йолдыз" булып балкый...
-
Тол калган әбиләрне котладык! 02.05.2017

Тиздән 9 май - Җиңү көне якынлаша. Гимназия ел саен май аен шундый матур мәшәкатьләр белән каршылый. Сугыш һәм тыл ветераннарын һәм каһарманнарыбызның тол калган хатыннарын котлап открыткалар һәм бүләкләр тапшыру эшен дә гимназия үз җилкәсенә алып башкара. Бу юлы да, 5нче сыйныф укучылары белән берлектә, сугыштан кайтмый калган яисә кайткач та, хәзерге вакытта инде мәрхүм булган солдатларыбызның тол калган хәләл җефетләрен куандырып кайттык. Президент, шәһәр мэры һәм район администрациясе тарафыннан юлланган открыткаларга һәм бүләкләргә бик сөенде әбиләр. Ул бүләкле открыткаларны нәкъ менә яшь буынның кулыннан кабул итү дә икеләтә сөенеч өстәде өлкән буынга. Чыннан да, без хәтерлибез һәм горурланабыз!
-
Май һәм хезмәт бәйрәме белән ! 01.05.2017

Хөрмәтле гимназия идарәсе, укытучылар, укучылар, ата-аналар коллектвы һәм гимназиянең ашханә һәм техник хезмәткәрләре! Сезне 1нче май - Май һәм хезмәт бәйрәме белән котлыйбыз!
-
Өмә булгач, өмә инде... эш табыла һәркемгә... 29.04.2017

Әй, күңелле дә соң бергә-бергә эшләүләре! Инде 1 ай дәвамында гимназия территориясен тәртипкә китерү белән мәшгуль без. Кояш елмаеп торганда узыша- узыша эшләүләре күңелләргә чиксез рәхәтлек бирә, яз һавасы кулга куәт, күңелләргә дәрт өсти.
-
Юбилеең котлы булсын, Китап! 28.04.2017

28 апрель көнне китапханәдә юбиляр китаплардан күргәзмә оешты. Мавыктыргыч әдәби сәяхәт барышында 2017 елның юбиляр китаплары белән монда китапханәне читләтеп үтмәгән һәркем таныша ала. Сәяхәт вакытында китапларның әсәрләре буенча куелган викторина сорауларына җавап бирү һәм җавапларга лаеклы кечкенә призлар алу мөмкинлеге дә бар.
-
"Салават күпере" белән очрашу 27.04.2017

27 апрель көнне гимназиядә күңелле очрашу кичәсе узды. Очрашу барышында журнал хезмәткәрләре «Салават Күперене»ң тарихы, эчтәлеге һәм кызыклы бәйгеләре белән якыннанрак таныштырды. Балаларга көтелмәгән күчтәнәч ясап, Шүрәленең оныгы Шүркәй дә килгән иде. Күп укучылар әлеге очрашудан соң журналны үзләрендә булдырырга карар кылдылар. Очрашу ахырында һәрбер балага «Салават Күпере» журналы бүләк ителде.
-
Укучылар Тукай һәйкәленә чәчәкләр салды 26.04.2017

Тукай туган көн иртәсе Тукай мәйданына барып, Тукай һәйкәленә чәчәкләр салып кайту белән башланып китте. Тукай туган көненә бүләк ясагандай, һава торышы да бүген бер дә көйсезләнмәде. 4Б сыйныфы укучылары кулларына кызыл канәферләр тотып, Тукай исемендәге гимназия укучылары булдыкларыннан горур атлап, Тукай туган көнен бәйрәм итүнең беренче этабына ашыкты. Без килгәндә һәйкәл янын инде шактый халык уратып алган иде. Кызыл канәферләргә уралып кояш нурында коенган һәйкәл дә, бүген, ничектер, җанлырак булып тоела иде... Президент Р. Н. Миңнеханов, Дәүләт киңәшчесе М. Ш. Шәймиев, шәһәр мэры И. Р. Метшин һ.б. Дәүләт эшлеклеләреннән җыелган төркем Тукай һәйкәленә чәчәкләр салган соңында, галимнәр, язучылар һәм сәнгать эшлеклеләре артыннан калышмыйча, студентлар һәм укучылар да үзләренең алып килгән кызыл канәферләрен Тукай "аяк астына" түшәде. Һәйкәлгә бару икеләтә файдалы булды. Беренчедән, Тукай туган көне уңаеннан һәйкәлгә чәчәкләр салу вакыйгасы укучыларның исләрендә калса, икенчедән, президентны, күп кенә артистларны, галимнәрне, язучы һәм шагыйрьләрне якыннан күрү бәхетенә ирешү укучыларны битараф калдырмады.
-
Тукай туган көндә Туган тел кичәсе 26.04.2017

Бүген, ягъни 26нчы апрель иртәсендә, гимназия үз укучыларын Тукай шигырьләренә иҗат ителгән җыр-моң мохитендә каршы алды һәм көнозын әлеге җырлар һәр тәнәфестә кабатланып торды. Мәгълүмат тактасын хәтерләткән коридор диварындагы телевизордан да бүген бертуктаусыз Тукайның тормыш юлы һәм иҗатыннан өземтәләр, Тукай тормышыннан кызыклы фактлар презентацияләнде. Дәресләр башланырга 10-15 мин. кала, һәр сыйныф җитәкчесе үз сыйныфын җыеп, балаларны Тукайга кагылышлы истәлекләр, аның белән бәйле урыннар белән таныштырды,аудиотасмадан Тукай турында замандашларының истәлекләре тыңланды. Соңрак, 4нче сыйныф укучылары Тукай мәйданына юнәлде. Президент һәм Дәүләт киңәшчесе дә катнашкан чарада үзләренең булмышы белән эчке бер горурлану хисе тойган укучыларыбыз Тукай һәйкәленә чәчәкләр салды. Аннан кайткач, 12сәг. 30 мин.та “ Тукай - безнең күңелләрдә” дип аталган әдәби- музыкаль бәйрәм чарасы башланып китте. Бәйрәмдә Тукай айлыгы дәвамында гимназиядә оештырылган барлык бәйгеләрнең җиңүчеләре катнашты. Шигырь һәм сәхнәләштерү бәйгеләрендә катнашкан һәм җиңгән укучыларга мактау грамоталары һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.
-
Сәламәт яшәү рәвешен кайгыртып... 25.04.2017

Бүген бездә “Сәламәт инсан - ил байлыгы” ( «Здоровье каждого - богатство страны») дип аталган Бөтенроссия сәламәтлекне кайгырту проектын тормышка ашыру максатларында сәламәт яшәү рәвешен чагылдырган темаларга лекцияләр укылды. Хәзерге вакытта Казанда Россиянең медик белем бирүче югары уку йортлары арасында“Физик тәрбия һәм спорт - табибның икенчел һөнәре”дип исемләнгән VI спорт фестивале уза икән. Шул форсаттан файдаланып, КДМУның 5курс студенты А. А. Шәйхетдинова һәм Мәскәүдән килгән аспирант егет, спорт медицинасы буенча врач А. А. Шишкин, сәламәтлек һәм спорт белән бәйле темаларга ачыклык кертеп, лекцияләр укып киттеләр.













