Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая» Вахитовского района г. Казани
Визитная карточка
| Адрес: | 420108, г. Казань, ул. Мазита Гафури, д. 34а |
| Телефон: | +7(843)-293-38-67;+7(843)-293-38-87;+7(987)-290-70-21 |
| E-Mail: | g1.kzn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая" |
| Руководитель: | Шамсеева Гульфия Гаязовна |
| Год основания учреждения: | 1990 |
| У нас учатся: | 558 учащихся, из них 6 иностранных граждан |
| У нас учат: | 37 преподавателя |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая» Вахитовского района г. Казани - новости
Страницы: << 251 252 253 254 ( 255 ) 256 257 258 259 260 >>
-
"Җәйге алан"да иртәнге зарядка ... 07.06.2017

Мәктәп яны җәйге аланына 80 бала ял итәргә йөри. Иртәләрен алар көндә зарядкадан башлый. Кояшлы июнь иртәсендә гимназия ишегалды табигате сафландырган саф һаваны күкрәк тутырып сулау көнозын уенга җитәрлек көч бирә! Иртәнге зарядкадан бер күренешне сезнең игътибарыгызга да тәкъдим итәбез.
-
Математика - фәннәр патшасы... 06.06.2017

Бүген 9нчы сыйныф укучылары математикадан имтихан тапшырды.
-
Сынауларда сынатмыйк.... 03.06.2017

3 июнь ( шимбә көнне) 9нчы сыйныф укучылары информатика һәм физика фәннәреннән сайлау имтиханнарының чираттагысын тапшырды. Информатикага 2сәг.30 мин., ә физикага 3сәг. вакыт каралганлыгын истә тотып, барлык укучылар да үз эшләрен билгеләнгән вакытка төгәлләде.
-
9нчы сыйныфлар сайлау имтиханнарын тапшырды 01.06.2017

1нче май көнне 9нчы сыйныф укучылары үзләренең чираттагы имтиханнарын тапшырды. Физика фәнен сайлаган укучылар 3 сәг. буена үзләренең өч ел дәвамында алган белемнәрен сынады.
-
Мәктәбебез горурлыгы ул! 31.05.2017

27нче май көнне "Пирамида" күңел ачу үзәгендә Республика күләмендә зур уңышларга ирешкән укучы һәм укытучыларны бүләкләү кичәсе булып узды. 9 А сыйныфы укучысы Д. Фаекова РӘХМӘТ ХАТЫ ҺӘМ 10мең сумлык СЕРТИФИКАТ белән бүләкләнде. Шул исәптән, Диләнең укытучысы һәм фәнни җитәкчесе Э. Р. Хөснетдинова да Мәгариф һәм фән министрлыгының РӘХМӘТ ХАТЫна һәм СЕРТИФИКАТына ия булды. Ә без исә укучыбызны һәм укытучыбызны, Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан җиткерелгән котлауларга кушылып, югары мәртәбәләргә ирешүләре белән тәбриклибез.
-
Сынаулар башланды... 30.05.2017

Бүген 9нчы сыйныф укучылары рус теле фәненнән беренче имтиханнарын тапшырды. Алда сынаулар июнь ае дәвамында көн аралаш булыр дип көтелә
-
"Җәйге алан" үз эшен башлап җибәрде! 29.05.2017

Балаларның җәйге ялларын файдалы һәм мавыктыргыч итеп оештыру - көн кадагындагы мәсьәләләрнең берсе. Гимназиябез яны лагеренда быел барлыгы 80 бала ял итәчәк. Ял итәргә җыенган балаларның исәбен ,нигездә, 1- 4 сыйныф укучылары тәшкил итә.
Иртәнге 8сәг.30мин. тан алып 14сәг.30 мин.ка кадәр укучылар төрле экскурсияләргә йөриләр, ял итәләр, ике тапкыр тукланалар. Гимназия үз эшчәнлеген төрле традицияләренә бәйле юнәлештә алып барганлыктан, лагерьда узачак чаралар күбрәк физик тәрбия , сәламәтлек, экология һәм сәнгать белән бәйле булачак. Моннан тыш, балаларын лагерьдан вакытында ала алмаган ата-аналар өчен озайтылган көн төркемнәрендә педагогларның кизү тору графигы да каралган. Җәйге лагерь сменасы 29нчы майдан, ягъни бүгеннән башлап 21 көн дәвамында эшләячәк. -
Язгы СПАРТАКИАДАга кушыл! 29.05.2017

Бүген гимназиянең мини-футбол кырында язгы СПАРТАКИАДА уеннары узды. Уенда 6, 7, 8 сыйныф укучылары үзара көч сынашты. Сыйныф җитәкчеләре дә җанатарлар сыйфатында үзләренең укучылары өчен читтән генә җан атты.
-
Ата-аналар җыелышы узды 26.05.2017

Узып баручы уку елына йомгак ясап, 26нчы май көнне ата-аналар җыелышы узды.
-
Беренче сыйныфлар җәйге каникулга таралды 26.05.2017

Бүгеннән 1нче сыйныфлар беренче җәйге каникулларына таралды.













