Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая» Вахитовского района г. Казани
Визитная карточка
| Адрес: | 420108, г. Казань, ул. Мазита Гафури, д. 34а |
| Телефон: | +7(843)-293-38-67;+7(843)-293-38-87;+7(987)-290-70-21 |
| E-Mail: | g1.kzn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая" |
| Руководитель: | Шамсеева Гульфия Гаязовна |
| Год основания учреждения: | 1990 |
| У нас учатся: | 558 учащихся, из них 6 иностранных граждан |
| У нас учат: | 37 преподавателя |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая» Вахитовского района г. Казани - новости
Страницы: << 201 202 203 204 205 206 207 208 209 ( 210 ) >>
-
Кыш бабайга хат 21.12.2018

Яңа ел алды һәр бала өчен, хәтта зурлар өчен дә, сихри чор. Күңел ниндидер могҗизалар, күңелле вакыйгалар, якты кичерешләр көтә. Нәкъ менә шушы вакытта балалар Кыш бабайга хат язалар. Үзләренең иң эчкерсез теләкләрен җиткерәләр.
Шул уңайдан 2 нче сыйныфларда “Кыш бабайга хат” проекты оештырылды. Укучылар берсеннән-берсе матур, бизәкле хатлар язып алып килделәр. -
Ата-аналар җыелышы узды 20.12.2018

20 нче декабрь көнне гимназиядә ата-аналар җыелышы узды. 2018-2019 нчы уку елының беренче яртыеллыгына нәтиҗәләр ясалды, алга таба планнар билгеләнде. Сыйныфта булган проблемалар һәм аларны чишү юллары каралды.
-
Музейга сәяхәт 20.12.2018

Бүген, 20 нче декабрь көнне, 5 нче А сыйныфы укучылары “Пушечный двор” музеена сәяхәт кылдылар. Борынгы чорлардан килгән төрле туплар, коралларны күрү, аларның тарихын ишетү укучылар өчен бик кызыклы булды. Бу көнне алган кичерешләр бик озакка укучылар күңелендә сакланыр.
-
"Иң яхшы стена газетасы" бәйгесе нәтиҗәләре 19.12.2018

Бүген, 19 нчы декабрь көнне, “Иң яхшы стена газетасы” бәйгесенә нәтиҗәләр ясалды.
“Иң үзенчәлекле стена газетасы” номинациясе:
1 нче урын – 6 нчы В һәм 5 нче Б сыйныфлары;
2 нче урын – 9 нчы А һәм 9 нчы Б сыйныфлары;
“Яңа елның сихри рухы” номинациясе:
1 нче урын – 6 нчы А һәм 10 нчы А сыйныфлары;
2 нче урын – 5 нче А һәм 5 нче В сыйныфлары;
“Исәнме, әкият!” номнациясе:
1 нче урын – 6 нчы Б һәм 7 нче Б сыйныфлары;
2 нче урын – 8 нче Б һәм 9 нчы В сыйныфлары. -
Кем тизрәк?! 19.12.2018

Гимназиядә математика атналыгы дәвам итә. Шул сәбәпле бик күп дәрестән тыш чаралар, ачык дәресләр үтә. Укучыларны әлеге чараларга җәлеп итү йөзеннән, экранда һәр көнне укучылар өчен математик мәсьәләләр бирелә.
Кадерле укучылар! Математика иң кирәкле, иң төп фәннәрнең берсе. Шуңа күрә ял вакытында да үз белемнәрегезне сынарга чакырабыз! -
Күңелле стартлар дәвам итә 18.12.2018

“Күңелле стартлар” спорт ярышлары дәвам итә. Бүген, 18 нче декабрь көнне, 3 нче сыйныфлар арасында “Күңелле стартлар” ярыш-уены узды. Укучылар төрле уеннарда үзара көч сынаштылар. Нәтиҗәләр түбәндәгечә билгеләнде:
1 нче урын – 3 нче В сыйныфы;
2 нче урын – 3 нче Б сыйныфы;
3 нче урын – 3 нче А сыйныфы. -
Кызыклы математика 18.12.2018

Бүген, 18 нче декабрь көнне, математика атналыгы кысаларында, 5 нче сыйныфлар арасында математика фәненнән викторина узды. Укучылар өч командага бүленеп көч сынаштылар. Математикадан төрле кызыклы биремнәр, мәсьәләләр, ребуслар чиштеләр. Әлеге мавыктыгыч, кызыклы викторина укучылар күңеленә хуш килде.
Нәтиҗәләр түбәндәгечә билгеләнде:
1 нче урын – 5 нче А сыйныфы;
2 нче урын – 5 нче В сыйныфы;
3 нче урын – 5 нче Б сыйныфы. -
Күңелле стартлар 17.12.2018

Балачак – иң күңелле, рәхәт чор. Һәр кешенең күңелендә башлангыч сыйныфта укыган мизгелләр аерым урын алып тора. Әлеге чор яңа белемнәр алу белән генә түгел, ә күңелле вакыйгалары белән дә истә кала.
Бүген, 17 нче декабрь көнне, 2 нче сыйныфлар арасында “Күңелле стартлар” ярыш-уены узды. Укучылар төрле уеннарда үзара көч сынаштылар. Нәтиҗәләр түбәндәгечә билгеләнде:
1 нче урын – 2 нче В сыйныфы;
2 нче урын – 2 нче А сыйныфы;
3 нче урын – 2 нче Б сыйныфы. -
"Тылсымлы Яңа ел" бәйгесе нәтиҗәләре 17.12.2018

17 нче декабрь көнне, “Тылсымлы Яңа ел” бәйгесенә нәтиҗәләр ясалды.
“Иң үзенчәлекле кар бөртеге” номинациясе җиңүчеләре:
1 нче урын – Скворцова Таисия, 1 А, Мифтахов И., 1 Б
2 нче урын – Потапов Игорь, 1 А, Сибгатуллина С., 1 Б
3 нче урын – Миннебаева Э., 1 В
“Иң гүзәл чыршы” номинациясе җиңүчеләре:
1 нче урын – Валитова Д., 2 Б
2 нче урын – Салимова Я., 2 В
3 нче урын – Шакирова Р., 2 А
“Иң кызыклы уенчык” номинациясе җиңүчеләре:
1 нче урын – Валиев Г., 3 А, Дмитриев А., 3 В
2 нче урын – Хакимова С., 3 А
3 нче урын – Габдуллина К., 3 Б
“2019 нчы ел символы” номинациясе җиңүчеләре:
1 нче урын – Ахатов А., 4 А
2 нче урын – Загрутдинов Д., 4 А
3 нче урын – Овчинникова В., 4 А -
Волейбол уеннары дәвам итә 14.12.2018

Безнең гимназия мөгаллимнәре һәм башка мәктәп укытучылары арасында волейбол турнирлары дәвам итә. Бу юлы укытучыларыбыз 78 нче мәктәп мөгаллимнәре белән көч сынашты. Уен җиңү белән тәмамланды. Исәп: 3:0.
Гимназияне әлеге җиңү белән тәбрик итәбез!













