Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая» Вахитовского района г. Казани
Визитная карточка
| Адрес: | 420108, г. Казань, ул. Мазита Гафури, д. 34а |
| Телефон: | +7(843)-293-38-67;+7(843)-293-38-87;+7(987)-290-70-21 |
| E-Mail: | g1.kzn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая" |
| Руководитель: | Шамсеева Гульфия Гаязовна |
| Год основания учреждения: | 1990 |
| У нас учатся: | 558 учащихся, из них 6 иностранных граждан |
| У нас учат: | 37 преподавателя |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая» Вахитовского района г. Казани - новости
Страницы: << 201 202 203 204 205 206 207 208 ( 209 ) 210 >>
-
Яңа ел караокесы 27.12.2018

Бүген, 27 нче декабрь көнне, гимназиядә “Яңа ел караокесы” бәйгесе узды. 2-11 нче сыйныф укучылары Яңа елга багышланган җырларны иң оста башкару буенча осталыкларын күрсәттеләр. Бәйгенең шарты буенча сыйныфлар СССР заманы җырларын башкарырга тиеш иделәр. Укучылар берсеннән берсе матур җырлы-биюләр башкардылар, осталыклары белән жюрины таң калдырдылар.
-
О реализации полномочий органов прокуратуры в области антикоррупционного правового просвещения
27.12.2018
Генеральная прокуратура Российской Федерации разработала ряд тематических информационно-разъяснительных материалов, направленных на повышение уровня правосознания граждан: памятки и буклеты с пояснением законодательства в сферах, имеющих коррупционный риск, и обоснованием целесообразности выбора некоррупционного поведения, также компьютерный программный продукт с образовательным наполнением в виде игрового тестирования.
Принимая во внимание высокую социальную значимость проводимой работы по профилактике коррупции, представляется актуальным распространение указанных материалов на системной основе.
Электронная версия информационно-разъяснительных материалов размещена на сайте Генеральной прокуратуры Российской Федерации в разделе «Противодействие коррупции». С ними Вы можете ознакомиться по адресу: www.genproc.gov.ru/anticor/ . -
Волейбол уены узды 25.12.2018

Бүген, 25 нче декабрь көнне, гимназиядә волейбол уены узды. Бәйгедә укытучылар һәм укучылар командалары көч сынаштылар. Уен бик күңелле, мавыктыргыч узды. Укучылар бик тырышып, күңелләрен биреп уйнадылар. Ләкин, аз гына өстенлек белән, укытучылар командасы җиңү яулады.
-
Иҗади проект 25.12.2018

Бүген, 25 нче декабрь көнне, 5 нче сыйныфлар “Яңа ел” темасына иҗади проект эшләделәр. Барлык талантларын, иҗади көчләрен туплап, матур-матур проект эшләре тапшырдылар.
-
Каратэ буенча республика беренчелеге ярышлары 24.12.2018

23 нче декабрь көнне каратэ буенча Татарстан Республикасы беренчелеге ярышлары узды. Әлеге чарада безнең гимназия укучылары да катнашып, түбәндәге нәтиҗәләргә ирештеләр:
1 нче урын – Безруков Максим, Бикмухаметов Адель;
2 нче урын – Әхмәдуллин Рамазан, Пугачев Дмитрий, Фәтхуллин Малик.
Укучыларыбызны уңышлары белән тәбрик итәбез! -
Күңелле стартлар 24.12.2018

Бүген, 24 нче декабрь көнне, 1 нче сыйныфлар арасында, Яңа ел бәйрәменә багышланган күңелле стартлар ярышлары узды. Нәни укучыларыбыз барлык төр уеннарда актив катнаштылар. Бар яктан да өлгер, җитез булуларын күрсәттеләр.
-
Игелек дәресләре узды 24.12.2018

Бүген, 24 нче декабрь көнне, барлык сыйныфларда “Игелек дәресләре” узды. Укучылар Санкт-Петербург шәһәренең К.К. Грот исемендәге 1 нче интернат-мәктәбе турында документаль фильм карадылар. Укучылар начар күрүче яки бөтенләй күрмәүче балаларның тормышы белән якыннан таныштылар, үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар белделәр.
-
Яңа Татар бистәсендә чыршы бәйрәме 24.12.2018

Бүген, 24 нче декабрь көнне, Яңа Татар бистәсендә чыршы бәйрәме узды. Буранлы һава торышы булуга карамастан, безнең гимназиянең 9 нчы сыйныф укучылары да әлеге күңелле бәйрәмдә булып кайттылар.
-
Математик викторина 24.12.2018

Бүген, 24 нче декабрь, көнне 7 нче сыйныфлар арасында математика фәненнән викторина узды. Уен математика укытучылары Бодров Р.Г. һәм Хәкимҗанов Р.Р. укыткан сыйныфлар арасында узды. Укучылар кызыклы биремнәр, мәсьәләләр, ребуслар чиштеләр, сорауларга төгәл, матур, тулы җаваплар кайтардылар.
-
Икеләтә бәхет 21.12.2018

Башлангыч сыйныф укучылар, кечкенә булуларына карамастан, гел хәрәкәттә, яңалык эзләүдә.
2 нче А сыйныфы укучылары кытай теле дәресендә, үз куллары белән, “Икеләтә бәхет” иероглифлары ясадылар. Әлеге иероглифларның тарихы белән таныштылар.













