Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая» Вахитовского района г. Казани
Визитная карточка
| Адрес: | 420108, г. Казань, ул. Мазита Гафури, д. 34а |
| Телефон: | +7(843)-293-38-67;+7(843)-293-38-87;+7(987)-290-70-21 |
| E-Mail: | g1.kzn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая" |
| Руководитель: | Шамсеева Гульфия Гаязовна |
| Год основания учреждения: | 1990 |
| У нас учатся: | 558 учащихся, из них 6 иностранных граждан |
| У нас учат: | 37 преподавателя |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая» Вахитовского района г. Казани - новости
Страницы: << 201 ( 202 ) 203 204 205 206 207 208 209 210 >>
-
Балалар китабы көне 29.03.2019

2 нче апрель көнне Халыкара балалар китабы көне билгеләп үтелә. Бу истәлекле датадан безнең укучылар да читтә калмады. 29 нчы март көнне балалар китаплары белән бәйле декада башланып китте, китапханәдә күргәзмә оештырылды, лагерьга йөрүче укучылар белән кичә үткәрелде. Укучылар кызыклы китаплар белән таныштылар, әлеге дата белән бәйле фактлар белделәр.
-
Каюм Насыйри исемендәге XVII халыкара фәнни-тикшеренү конференциясе 29.03.2019

29 нчы март көнне Каюм Насыйри исемендәге XVII халыкара фәнни-тикшеренү конференциясе үткәрелде. Чара 9-11 нче сыйныфлар арасында оештырылды. Гимназиябезнең 10 нчы сыйныф укучысы Таһирова Л. катнашып дипломант исеменә лаек булды.
-
Без бергә! 29.03.2019

Бүген лагерьда үткән чаралар бердәмлек, туган җир, Татарстан белән бәйле иде. Укучылар Татарстан Республикасы милли музеена сәяхәт кылдылар. “Һөнәрчеләрнең алтын куллары: татар халык һөнәрләре” күргәзмәсен дә карадылар. “Яратам сине, Республикам” темасына матур рәсемнәр ясадылар.
-
Һөнәрчеләр шәһәре 28.03.2019

Бүген лагерьда хезмәт көне. Укучылар һөнәрләр белән таныштылар, һөнәрләр атласы ясап тәкъдим иттеләр. Төсле кәгазьләрдән кул эшләнмәләре ясадылар. Укучылар берсеннән берсе матур, үзенчәлекле эшләр күрсәттеләр.Үзләре яраткан һөнәрләр турында фикер алыштылар.
-
Сихри театр дөньясы 27.03.2019

Бүгенге көнне без “Сихри театр дөньясы” дип атадык. Лагерь эшчәнлеге виртуаль экскурсия белән башланып китте. Укучылар театрда үз-үзеңне тоту кагыйдәләре белән таныштылар.
Л.Н. Толстойның тормыш юлы һәм иҗаты турында әңгәмә оештырылды. Укучылар язучы турында кызыклы мәгълүматлар белделәр.
Шулай ук Яшь тамашачылар театрына сәяхәт кылып, театрның тарихы, репертуары белән таныштылар. -
Туфан Миңнуллин исемендәге исемендәге укытучылар һәм укучыларның VI республика конференциясе 26.03.2019

3 нче уку чиреге фәнни-гамәли конференцияләргә, шигырь бәйгеләренә бик бай. 26 нчы март көнне, шундый чараларның берсе, Туфан Миңнуллин исемендәге укытучылар һәм укучыларның VI республика конференциясе үткәрелде. Чарада безнең гимназия укучылары да катнашып призлы урыннар яуладылар.
10 нчы сыйныф укучысы Таһирова Л. лауреат, ә Әхәтова А. дипломант булдылар. Кызларны җиңүләре белән тәбрик итәбез.
-
Сиңа җырлыйм, туган ягым! 26.03.2019

Мәктәп лагеры үз эшен дәвам итә. Укучылар бүген “Сиңа җырлыйм, туган ягым” дип исемләнгән иҗади бәйгедә катнаштылар. “Пирамида” күңел ачу үзәгендә узган спектакльне тамаша кылдылар.
Укучылар бик яратып саф һавада хәрәкәтле уеннар уйнап, күңел ачтылар. Сәламәт яшәү рәвеше турында фикер алыштылар. -
Лагерь эшчәнлеген башлады 25.03.2019

Каникуллар булуга карамастан мәктәп лагеры эшен башлап җибәрде. Бүген ГТО нормаларын үз эченә алган күңелле старт ярышлары узды. Укучылар бик теләп, чарада катнаштылар, уйнадылар. Шулай ук Болак буендагы театрга сәяхәт кылдылар. Укучылар әлеге экскурсиядән бик тәэсирләнеп кайттылар.
Көн азагында “ Физкультура – минем дустым» темасына әңгәмә оештырып, үз фикерләрен җиткерделәр. -
Футбол буенча район турниры 22.03.2019

Егетләр арасында футбол турнирлары дәвам итә. 22 нче март көнне чираттагы матч үткәрелде. Безнең “Барс 1” командасы “Драконы МШ” командасы белән көч сынашты. Әлеге уен безнең команда өчен җиңү белән тәмамланды. Исәп: 2:0.
Егетләребезгә алга таба да уңышлар телибез! -
В.М. Шукшин иҗаты буенча ачык дәрес 22.03.2019

8 нче сыйныф укучылары В.М. Шукшинның тормыш юлы һәм иҗаты буенча оештырылган ачык дәрестә булып кайттылар. Совет кинорежиссёры, актёры, сценарийлар авторы, һәм язучы – В.М. Шукшин турында кызыклы мәгълүматлар тыңлау укучыларыбызга бик ошады.













