Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая» Вахитовского района г. Казани
Визитная карточка
| Адрес: | 420108, г. Казань, ул. Мазита Гафури, д. 34а |
| Телефон: | +7(843)-293-38-67;+7(843)-293-38-87;+7(987)-290-70-21 |
| E-Mail: | g1.kzn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая" |
| Руководитель: | Шамсеева Гульфия Гаязовна |
| Год основания учреждения: | 1990 |
| У нас учатся: | 556 учащихся, из них 4 иностранных граждан |
| У нас учат: | 37 преподавателя |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая» Вахитовского района г. Казани - новости
Страницы: << 151 152 153 154 155 ( 156 ) 157 158 159 160 >>
-
Соңгы кыңгырау чыңлады 22.05.2021

Бүгенгедәй минем хәтеремдә
Иң беренче белем бәйрәме.
Бер кулымда әни кулы иде,
Ә берсендә – чәчәк бәйләме.
Тәүге звонок чылтырады безгә,
Ачты олы белем юлларын.
Мәктәп дөньясына рәхим ит дип,
Укытучым сузды кулларын.
Бүген гимназиябездә “Соңгы кыңгырау” бәйрәме үткәрелде. Соңгы кыңгырау мәктәптә соңгы мәртәбә чылтыраса да, олы юлга чакырган беренче кыңгырау ул.
Хөрмәтле чыгарылыш сыйныф укучылары, аларның сыйныф җитәкчеләре, укытучылары һәм әти-әниләре! Сезне бүгенге зур әһәмияткә ия көн - соңгы кыңгырау чылтыраган көн белән тәбрик итәбез!
Нәкъ менә чыгарылыш сыйныф укучылары өчен әлеге кыңгырау мәктәпләрдә бүген соңгы мәртәбә чыңлый. Мәктәп күңелегезгә никадәр якын яисә ерак булуына карамастан, бу көн, сыйныфташлар һәм мәктәп еллары күңелләрдә гомергә сакланачак. Чыгарылыш сыйныф укучылары, без сезгә уңышлар һәм якты киләчәк телибез!
-
Яңа уңышларыбыз 21.05.2021

Укучыларыбыз яңадан-яңа уңышлары белән сөендереп тора. Укучыбыз Мухаметшин И. татар телендә “Җиңү җыры” шәһәр әдәби конкурсының “Автор җыры” номинациясендә җиңү яулады һәм 1 нче дәрәҗәле дипломга лаек булды. Аның җитәкчесе – музыка укытучысы Мустафина Ф.Ш. мактаулы грамота белән бүләкләнде. Без алар белән горурланабыз!
-
Бшлангыч сыйныф белән саубуллашу 21.05.2021

21 нче май көнне балаларның күңелләрендә иң якты,иң матур хәтирә булып сакланып калачак чыгарылыш – башлангыч сыйныф белән саубуллашу узды. 4 нче сыйныфны тәмамлаган укучылар бүген сабый чакның бер баскычыннан югарыга күтәрелделәр. Алар сихри балачак мизгелләре,беренче хәрефләр,килеп чыкмаган мәсьәләләр, буталчык кагыйдәләр иленнән ышанычлы адымнар белән чыгып киләләр. Хөрмәтле укучыларыбыз, алга таба да җитез, акыллы,максатчан булып калыгыз!
-
Укучыларны бүләкләдек 19.05.2021

Бүген безнең гимназиябездә күңелле мөхит хөкем сөрә, чөнки укучыларыбыз кулларына мактаулы грамоталар алдылар. Ел буе укуда, мәктәп тормышында актив булган, җиңү яулаган балалар бүләкләнде. Алар төрле конкурсларда, чараларда, спорт ярышларында катнашканнар. Укучыларыбыз гимназиядән тыш үткәрелгән чараларда да актив, күп кенә призлы урыннарга да ия булдылар. Без үзебезнең укучыларыбыз белән горурланабыз!
-
Уку елы ахыры якынлаша 18.05.2021

4 нче чирек һәм 2020-2021 нче уку елы да тәмамланырга күп калмады. Барлык сыйныфлар да инде йомгаклау конроль эшләрен язалар, ә чыгарылыш сыйныфлар имтиханнарга әзерләнәләр. Бүген дә 9 нчы сыйныф укучыларының күбесе рус әдәбияты һәм җәмгыять белеменнән контроль эшләр башкардылар. Без аларга имтиханнарны уңышлы бирүләрен телибез.
-
Укучыларыбыз радиода чыгыш ясый 17.05.2021

Бүген, 17 нче май көнне, 7 "Б" сыйныфы укучылары мәктәп радиосында чыгыш ясады. Алар уку елы ахыры җиткәне, алга таба бөтен көч белән тырышырга кирәклеге турында әйтеп үттеләр. Шулай ук алдагы уку атнасы рейтингы , яңалыклар турында да сөйләнелде.
-
«Үлемсез полк» акциясенә кушылып 09.05.2021

Үлемсез полк - Россиядә һәм Бөек Ватан сугышында катнашкан башка илләрдә Җиңү көненә багышланган чара. Ул 9 май бәйрәменең тагын бер күркәм традицияләренең берсе. Быел бу чара онлайн форматта уза. Ләкин ничек кенә булмасын, безгә аяз күк йөзе, кояшлы көннәр, тыныч төннәр бүләк иткән әби-бабаларыбызны онытырга хакыбыз юк! Бөек Җиңү көненә бик күп еллар узса да, алар мәңге безнең хәтердә! Шуңа укучыларыбыз да “Үлемсез полк” акциясендә бик теләп катнаштылар.
-
Җиңү тәрәзәләре 08.05.2021

Бөек Ватан сугышындагы Җиңүгә багышланган акция кысаларында “Җиңү тәрәзәләре” дип исемләнгән чара үтте. Балалар бу юнәлештә үзләренең тәрәзәләрен бизәделәр.
-
Җиңүгә багышланган җырлар башкару 07.05.2021

Бөек Җиңүгә санаулы көннәр генә калып бара. Аңа багышланган чаралар әле дә дәвам итә. Бүген, 7 нче апрель көнне, укучылар сугышка бәйле җырлар башкардылар.
-
Ветеранга бүләк 06.05.2021

Акциянең бүгенге чарасы “Ветеранга бүләк” дип аталды. Укучылар үзләре бүләкләр ясадылар, бу эшнең барышын алар видеога төшерде һәм мастер-класс форматында онлайн күргәзмәгә куйды.













