Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая» Вахитовского района г. Казани
Визитная карточка
| Адрес: | 420108, г. Казань, ул. Мазита Гафури, д. 34а |
| Телефон: | +7(843)-293-38-67;+7(843)-293-38-87;+7(987)-290-70-21 |
| E-Mail: | g1.kzn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая" |
| Руководитель: | Шамсеева Гульфия Гаязовна |
| Год основания учреждения: | 1990 |
| У нас учатся: | 556 учащихся, из них 4 иностранных граждан |
| У нас учат: | 37 преподавателя |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая» Вахитовского района г. Казани - новости
Страницы: << 151 152 153 154 ( 155 ) 156 157 158 159 160 >>
-
Саф һава - тәнгә дәва 08.06.2021

Саф һавада йөрү, спорт белән шөгыльләнү балалар организмы өчен генә түгел, һәркем өчен файдалы. Ачык һавада йөрү, уйнау организымны тынычландыра, баш мие эшчәнлеген яхшырта, организмны стресстан, начар эмоцияләрдән арындыра.
Лагерьга йөрүче укучылар да көн саен ачык һавада уйныйлар. Бүген алар К. Тинчурин исемендәге паркта булдылар.
-
Мультфильм карадык 07.06.2021

Мультфильмнарның балалар тормышында роле бик зур. Яхшы мультфильмнар балаларны тәрбияли, яңа мәгълүматлар бирә, күзаллауны яхшырта.
Бүген, 7 июнь көнне, лагерьга йөрүче укучылар кинотеатрда “Спирит” мультфтльмын карадылар.
-
А.С. Пушкинның туган көне 07.06.2021

6 июньдә Русиядә Пушкин көне бәйрәм ителә. 1997 елдан алып бөек урыс шагыйре Александр Сергеевич Пушкинның туган көне Бөтенрусия бәйрәме буларак билгеләп үтелә.
Бүген бөек рус шагыйре А.С. Пушкинга багышланган чаралар узды. Укучылар шагыйрьнең тормыш юлы һәм иҗатына багышланган әңгәмәдә катнаштылар. Шигырь уку бәйгесендә чыгыш ясадылар.
-
Иминлек турында спектакль 03.06.2021

Бүген, 3 июнь көнне, лагерьга йөрүче укучылар “Зөбәрҗәт шәһәр” театрында “Дөрес фикерләү” спектаклен карадылар. Әлеге детектив тарих үз-үзеңне ничек сакларга кирәклеге турында иде. Бу сәяхәт күңелле дә, файдалы да булды.
-
Күңел ачу үзәгенә сәяхәт 02.06.2021

Җәйге лагерь үз эшчәнлеген дәвам итә. Бүген укучылар Fun24 күңел ачу үзәгендә булдылар. Төрле мавыктыргач уеннар уйнап, вакытларын файдалы үткәрделәр. Укучыларга әлеге экскурсия аеруча ошады.
-
Балаларны яклау көне 01.06.2021

Җәйнең беренче көне - балачак иленең иң матур бәйрәме. Шуңа да балалар бу көнне зур түземсезлек белән көтеп ала. Әлеге бәйрәм безгә, өлкәннәргә, һәр баланың яклауга, кайгыртуга мохтаҗ икәнен искәртеп тора. Чөнки үсеп килүче буын - ул безнең киләчәгебез, илебезнең киләчәге.
Шушы бәйрәм уңаеннан лагерьдагы укучыларыбыз шәһәребездә үткән бәйрәмдә булып кайттылар, бу көнгә багышлап рәсемнәр дә ясадылар. Әлеге көн барысы өчен дә күңелле үтте.
-
Бүгеннән гимназиядә җәйге лагерь эшли 31.05.2021

Бүгеннән гимназиядә җәйге лагерь эшчәнлеген башлап җибәрде. Балалар биредә күңелле ял итә. Алар урамда паркта йөрде, саф һавада зарядка ясады, отрядларга бүленеп, аларга исем,девиз сайлады, плакатлар ясады.
-
Җәйге лагерь башлана 29.05.2021

Җәй-уеннар, күңел ачулар, бер ел эчендә тупланган киеренкелекне бетерү, тотылган көчләрне тулыландыру, сәламәтлекне торгызу вакыты. Мәктәп лагерьларын оештыру-җәйге чорда мәктәп укучылары белән эшләүнең иң кызыклы һәм мөһим төрләренең берсе. Лагерь балаларны савыктыру һәм тәрбияләүнең бик мөһим миссиясен башкара.
Безнең гимназиядә дә ел саен июнь аенда кече мәктәп яшендәге балалар өчен җәйге лагерь эшли. Бу елны ул 31 нче майдан башланып китәчәк. -
Математикадан ОГЭ үтте 28.05.2021

9 нчы сыйныф укучылары 27-28 нче май көннәрендә математика фәненнән ОГЭ тапшырдылар. Безнең гимназиядә дә әлеге экзаменнар үтте.
Чыгарылыш 9 нчы сыйныф укучыларының бу соңгы имтиханы. Аларга хәзер нәтиҗәләрне генә көтәргә кала.
-
Имтиханнар башланды 26.05.2021

Уку елы тәмамлану белән чыгарылыш сыйныф укучыларының төп сынаулары - имтиханнар бирү дә башлана. Бездә дә 24-25 нче майларда 9 нчы сыйныф укучылары рус теленнән Төп дәүләт имтиханын (ОГЭ) тапшырдылар. Укучыларның әле алда тагын бер экзаменнары бар, без аларның уңышлы тапшыруларын телибез.













