муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Большековалинская основная общеобразовательная школа Высокогорского муниципального района Республики Татарстан"/ "Татарстан Республикасы Биектау муниципаль районының Олы Кавал төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422727, Республика Татарстан, Высокогорский район, село Большие Ковали, улица Школьная, дом 13 |
| Телефон: | +7(843)-656-00-54;+7(843)-656-00-14 |
| E-Mail: | SBkoval.Vsg@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Большековалинская ООШ" |
| Руководитель: | Забиров Нагим Абдулхакович |
| Год основания учреждения: | 1929 |
| У нас учатся: | 28 учащихся |
| У нас учат: | 13 учителей |
муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Большековалинская основная общеобразовательная школа Высокогорского муниципального района Республики Татарстан"/ "Татарстан Республикасы Биектау муниципаль районының Олы Кавал төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 91 92 93 94 95 ( 96 ) 97 98 99 100 >>
-
2016-2017 нче уку елының соңгы ата-аналар җыелышы булды 31.05.2017

Бүген безнең мәктәптә агымдагы уку елының соңгы ата-аналар җыелышы булып узды. Монда балалар да, ата-аналар да катнашты. Җыелышны мәктәп директоры Зәбиров Нәгыйм Абдулхак улы ачып җибәрде. Мәктәпнең завучы Насыйбуллина Энҗе Фаукат кызы ата-аналарны укучыларның өлгерешләре белән таныштырды.Җәйге хезмәт чиреге графигы белән Галиуллина Гөлнар Илдар кызы таныштырды. Шулай ук мәктәп директоры отличник укучыларга "Похвальный лист" лар тапшырды. Шулай ук интернет олимпиада һәм конкурсларда , район конкурсларында катнашкан укучыларга диплом һәм грамоталар тапшырды. Сыйныф җитәкчеләре ата-аналар белән аерым сөйләштеләр һәм балалар өчен җаваплылыкны үз өсләренә тулысынча алу турындагы белешмәләргә кул куйдылар.
-
Бүген башлангыч сыйныф укучылары укытучылары белән бергә "Иске Казан музей-тыюлыгына" бардылар. 29.05.2017

-
1 нче һәм 9 нчы сыйныф укучылары өчен соңгы кыңгырау чыңлады 25.05.2017

Бүген мәктәптә "Соңгы кыңгырау" тантаналы бәйрәме булды. Монда иң беренче булып дәүләт имтиханнарына кертелүче укучылар турында боерык укылды. Безнең мәктәпнең 9 нчы сыйныфының барлык укучылары да имтиханнарга кертелде.Аларга уңышлар телибез!
Укучыларны һәм укытучылар коллективын бәйрәм белән котларга район администрациясе вәкиле, җирле үзидара башлыгы, әти-әниләр килгәннәр.Кунаклар барысы да укучыларга зур уңышлар теләделәр, укытучыларга укучыларга тирән белем бирүләре өчен рәхмәтләрен белдерделәр.
Чыгарылыш сыйныф укучылары укытучылар, мәктәп хезмәткәрләре, әти-әниләренә багышлап үз чыгышларын күрсәттеләр.
Бәйрәм моңсу да , күңелле дә булды.
-
Мәктәп укучыларын ашату өчен бәрәңге утырту эшләре бара 21.05.2017

-
Чәчәкләр гөрләп үсәчәк 17.05.2017

Быел мәктәп бик күп төрле чәчәк үсентеләре үстерде. Шулардан тыш, кайбер чәчәкләрне турыдын-туры туфракка да чәчтеләр. Укучылар һәм укытучылар ярдәме белән алар гөрләп үсәчәк.
-
Укучылар яшелчә утырттылар. 16.05.2017

Мәктәп бакчасында җир яшелчә утыртырлык булып өлгерде. Мәктәп тракторы белән бакча сукаланды.Бүген укучылар укытучылар белән бергәләп яшелчә утырттылар.
-
Авыл уртасындагы обелиск янында митинг булды 08.05.2017

Бүген авыл уртасындагы Бөек Ватан сугышында һаләк булган авылдашлар истәлегенә куелган обелиск янында Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 72 еллыгы уңаеннан тантаналы митинг булды. Укучылар,укытучылар , ветераннар һәм авылдашларны район хакимияте вәкиле Газизов Рафис Гарафи улы, авыл җирлеге башлыгы Мифтахов Айнур Гомәр улы, мәктәп директоры Зәбиров Нәгыйм Абдулхак улы һәм "ТатмелиарацияАгро"вәкиле котлады һәм тыныч имин тормыш теләделәр.
-
Парникта эш гөрли 02.05.2017

Тәрәзә төбендә үстерелгән үсентеләрне парникка күчерү эшләре гөрләп бара. Мәктәп кирәк кешеләргә яшелчә, чәчәк үсентеләре сата башлады инде.
-
Бакча казу эшләре башланды 02.05.2017

Яшелчә,чәчәк утырту өчен башта түтәлләр казырга кирәк. Укучыларыбыз бу эшнең никадәр әһәмиятле икәнен аңлыйлар, бик тырышып эшлиләр.
-
1 май эстафетасында безнекеләр өченче урында.
30.04.2017
Бүген Биектауда 1 май- ял һәм хезмәт бәйрәменә багышланган эстафета булып узды. Безнең мәктәп командасы 3 нче урынны яулады. МОЛОДЦЫ! КОТЛЫЙБЫЗ! Спорт ярышларында яңа үрләр яулагыз!









