муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Большековалинская основная общеобразовательная школа Высокогорского муниципального района Республики Татарстан"/ "Татарстан Республикасы Биектау муниципаль районының Олы Кавал төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422727, Республика Татарстан, Высокогорский район, село Большие Ковали, улица Школьная, дом 13 |
| Телефон: | +7(843)-656-00-54;+7(843)-656-00-14 |
| E-Mail: | SBkoval.Vsg@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Большековалинская ООШ" |
| Руководитель: | Забиров Нагим Абдулхакович |
| Год основания учреждения: | 1929 |
| У нас учатся: | 28 учащихся |
| У нас учат: | 13 учителей |
муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Большековалинская основная общеобразовательная школа Высокогорского муниципального района Республики Татарстан"/ "Татарстан Республикасы Биектау муниципаль районының Олы Кавал төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 81 82 83 84 85 86 87 88 89 ( 90 ) >>
-
"Юнармия" сафларына кабул итү тантанасы 08.12.2017

Бүген безнең мәктәптә 6 нчы сыйныф тимурчыларын "Юнармия" сафларына кабул итү тантанасы булды. Бу тантанага Биектау районының хәрби комиссары А.Л.Найденов килде.Шулай ук Биектау районы "Юнармия" хәрәкәте штабы җитәкчесе Забиров Инсаф яшь "Юнармия"челәрнең хәрби антын кабул итте, значоклар такты. А.Л.Найденов удостоверениелар тапшырды.
-
"Час кода" укучыларны киләчәк һөнәрен өйрәнергә чакыра 04.12.2017

Бүген "Россия информатиклары көне". "Час кода" дип аталган Бөтенроссия белем акциясе менә дүртенче ел инде билгеләп үтелә. Шул уңайдан безнең мәктәптә бу чара бик истә калырлык булып үтте. Укучылар видеороликлар карадылар,"Час кода" чарасының нилектән шулкадәр әһәмиятле булуына программистлар мөрәҗәгате аша төшенделәр.
-
ӘНИЛӘР көненә багышланган бәйрәм концерты 27.11.2017

Бүген мәктәбебез укучылары әниләргә бик куңелле һәм эчтәлекле концерт куйдылар. Җырлар, биюләр төрле уеннар белән урелеп барды. Тамашадан соң әниләрне тәмле ризыклар белән сыйланырга ашханәгә чакырдылар. Күңелле бәйрәм кичәсе оештырган өчен укытучы Абдрахманова Гүзәл Илдар кызына һәм әзерләүдә катнашкан башка укытучыларга мәктәп җитәкчелеге зур рәхмәтен белдерә һәм катлаулы эшләрендә зур уңышлар тели..
-
Мәктәптә ата-аналар җыелышы булып узды. 22.11.2017

Бүген безнең мәктәптә ата-аналар җыелышы булды. Җыелышта укучыларны өлгереше, тәртибе, укучыларның ашау мәсьәләләре каралды. Доклад белән математика һәм информатика укытучысы Зәбирова Даймә Мөхтәр кызы чыгыш ясады. Ул ата-аналарны "Госуслуги сайтында бердәм шәхси кабинет" белән таныштырды, сайттан, шәхси кабинет мөмкинлекләреннән файдаланырга өйрәтте. Җыелышның төп өлешеннән соң ата-аналар сыйныф җитиәкчеләре белән очраштылар. 9 нчы сыйныф ата-аналары имтиханга әзерләүче укытучылар белән очраштылар.
-
"Яшь гражданнар форумы" 16.11.2017

Бүген район үзәгендә "Яшь гражданнар" форумы булып узды. Бу форумда безнең мәктәпнең 7-9 сыйныф укучылары да катнашты.
-
"Әниләр көне" якынлаша. 15.11.2017

Безнең мәктәп укучылары "Әниләр көне"нә әзерлекне башлап җибәрделәр инде. Алар Әниләргә бүләк итәргә төрле открыткалар, сувенирлар ясыйлар.
-
Әниләргә бүләк әзер. 15.11.2017

Башлангыч сыйныф укучыларының Әниләренә бүләкләре әзер инде.
-
"Интернетта куркынычсызлык" конкурсының мәктәп туры булып узды. 27.10.2017

Мәктәбебез укучылары арасында "Интернетта куркынычсызлык" темасына конкурс булып узды . Конкурска укучылар рәсемнәре, плакатлары , шигырьләре белән катнаштылар.
6 нчы, 8 нче , 9 нчы сыйныф укучылары аеруча актив булдылар.
-
Башлангыч сыйныф укучылары 2 нче дәрәҗә лауреатлар
26.10.2017
Бүген Биектау мәдәният йортында Халыклар бердәмлеге көненә багышланган "ВАТАН" VII район фестиваль-конкурсы булып узды. Безнең мәктәпнең башлангыч сыйныф укучылары "Хореография" номинациясендә 2 нче дәрәҗә лауреат исеменә лаек булдылар.
Укучыларны һәм җитәкчеләрен җиңү белән котлыйбыз , зур уңышлар телибез!
-
Урта сыйныф укучылары 3 нче дәрәҗә лауреат исеменә лаек булдылар
26.10.2017
Бүген Биектау мәдәният йортында Халыклар бердәмлеге көненә багышланган "ВАТАН" VII район фестиваль-конкурсы булып узды. Безнең мәктәпнең урта сыйныф укучылары "Хореография" номинациясендә 3 нче дәрәҗә лауреат исеменә лаек булдылар.
Укучыларны һәм җитәкчеләрен җиңү белән котлыйбыз , зур уңышлар телибез!









