муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Большековалинская основная общеобразовательная школа Высокогорского муниципального района Республики Татарстан"/ "Татарстан Республикасы Биектау муниципаль районының Олы Кавал төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422727, Республика Татарстан, Высокогорский район, село Большие Ковали, улица Школьная, дом 13 |
| Телефон: | +7(843)-656-00-54;+7(843)-656-00-14 |
| E-Mail: | SBkoval.Vsg@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Большековалинская ООШ" |
| Руководитель: | Забиров Нагим Абдулхакович |
| Год основания учреждения: | 1929 |
| У нас учатся: | 28 учащихся |
| У нас учат: | 13 учителей |
муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Большековалинская основная общеобразовательная школа Высокогорского муниципального района Республики Татарстан"/ "Татарстан Республикасы Биектау муниципаль районының Олы Кавал төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << ( 101 ) 102 103 104 105 106 107 108 109 110 >>
-
Татарстан Республикасының беренче президенты Минтимер Шәрип улы Шәймиевка 80 яшь 20.01.2017

Минтимер Шәрип улы Шәймиев 1937 елның 20 гыйнварында хәзерге Актаныш районы Әнәк авылында крестьян гаиләсендә туа.
М.Ш.Шәймиевнең бабасы – Шәймөхәммәт урта хәлле, таза тормышлы игенче булган. Коллективлаштыру елларында, кулак дип санап, аны йортыннан, мал-туарларыннан мәхрүм иткәннәр. Минтимер Шәриповичның атасы – Шәһишәрип ага Шәймиев бөтен гомере буена авыл хуҗалыгында эшли (26 ел дәвамында колхоз рәисе булып тора).
1954 елда М.Ш.Шәймиев Пучыда урта мәктәпне тәмамлый һәм Казан авыл хуҗалыгы институтына укырга керә. Казан авыл хуҗалыгы институтының механикалаштыру факультетын тәмамлаганнан соң (1959 ел) авыл хуҗалыгын механикалаштыру өлкәсендә эшли.
- 1969-1983 елларда – ТАССРның мелиорация һәм су хуҗалыгы министры.
- 1983 елда ТАССР Министрлар Советы Рәисенең беренче урынбасары.
- 1983-1985 елларда КПССның Татарстан өлкә комитеты секретаре.
- 1985-1989 елларда – ТАССР Министрлар Шурасы Рәисе.
- 1989-1990 елларда КПССның Татарстан өлкә комитеты беренче секретаре.
- 1990 елда ТАССР Югары Шурасы Рәисе итеп сайлана. Шул елда Татарстан Республикасының дәүләт суверенитеты турында Декларация кабул ителә.
1991 елның 12 июнендә Татарстан Республикасының беренче Президенты итеп сайлана. Татарстанның күпмилләтле халкы республикада тынычлык һәм иминлекне ныгыту, катлаулы социаль-икътисадый проблемаларны хәл итү буенча М.Ш.Шәймиев тырышлыгына югары бәя бирә. Ике мәртәбә (1996 елның 24 мартында һәм 2001 елның 25 мартында) ул яңадан Татарстан Республикасы Президенты итеп сайлана.
1994-2001 елларда Русия Федерациясенең Федераль МәҗлесенеңФедерация Шурасы әгъзасы.
2005 елның 25 мартында Русия Федерациясе Президенты Владимир Путин күрсәтүе буенча, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы тарафыннан М.Ш.Шәймиевкә Татарстан Республикасы Президенты вәкаләтләре бирелә.
Русия Федерациясе Дәүләт Советы әгъзасы (2000-2001 елларда Дәүләт Советы Президиумы әгъзасы).
2001 елның 1 декабреннән "Бердәм Русия" партиясенең Югары Советы рәистәше.
ТР Республикасы Президенты М.Ш.Шәймиевның вәкаләтләр чоры 2010 елның 25 мартында бетте.
2010 елның 21 апрелендә Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе итеп билгеләп куелды.
2010 елның апреленнән “Татарстан Республикасы тарихи һәм мәдәни истәлекләрен торгызу Республика Фонды” коммерциячел булмаган оешмасының Попечительләр Советы Рәисе булып тора.
-
Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиевкә 20 январьда 80 яшь тула. 19.01.2017

Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиевкә 20 январьда 80 яшь тула. Халыкта ул – Бабай. Ягъни зур гаиләнең олы кешесе, нәселнең аксакалы.
Минтимер Шәрип улы Шәймиев Татарстан Республикасының беренче Президенты итеп 1991 нче елның 12 июнендә сайлана. Татарстанның күпмилләтле халкы республикада тынычлык һәм иминлекне ныгыту, катлаулы социаль-икътисадый проблемаларны хәл итү буенча М.Ш.Шәймиев тырышлыгына югары бәя бирә. Ике мәртәбә (1996 елның 24 мартында һәм 2001 елның 25 мартында) ул яңадан Татарстан Республикасы Президенты итеп сайлана.Бүген Минтимер Шәймиев - республиканың Дәүләт Киңәшчесе. Минтимер Шәрип улын гомер бәйрәме белән тәбрикләп, аңа исәнлек-иминлек, уңышлар һәм гаилә бәхете телибез. -
Кардан ясалган сыннарны чистартып торалар 18.01.2017

Яңа елны каршы алырга дип, мәктәп ишек алдын бизәр өчен, кардан ясалган сыннарны укучылар яңа яуган кардан чистартып торалар.Бу эш укучыларга эстетик тәрбия дә, хезмәт тәрбиясе дз.
-
Укучылар һәйкәл әйләнәсен кардан чистарттылар 17.01.2017

-
Укучылар кошларны кайгырта 16.01.2017

6 нчы сыйныф укучылары кошларга җимлек ясап элделәр.
-
Узе җимлек ясаган 16.01.2017

3 нче сыйныф укучысы Шиһапов Нәфкать кошлар өчен үзе җимлек ясаган. Ул җимлекне мәктәп ишек алдындагы куакка элде.
-
Чираттагы ата-аналар җыелышы булып узды 12.01.2017

Бүген мәктәп бинасында чираттагы ата-аналар җыелышы булып узды. Мәктәп директоры Зәбиров Нәгыйм Аюдулхак улы барлык җыелышта катнашучыларны мәктәптә үткәрелгән ремонт эшләренең ничек башкарылуы белән таныштырды. Мәктәп завучы Насыйбуллина Энҗе Фаукат кызы ата-аналарны 2 нче чирек нәтиҗәләре белән таныштырды. Тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Низамова Әнисә Нурхамәт кызы 71 нче законның үтәлеше, тәрбия чаралары турында тагын бер кат искәртеп үтте. Участок инспекторы ата-аналарга район буенча булган тәртип бозу һәм аларга карата административ җаваплылык турында сөйләде. Ата-аналар сыйныф җитәкчеләре белән үз балалары турында аерым әңгәмәләрдә булдылар.
-
Һава температурасы -31 градус 09.01.2017

Бүген урамда һава температурасы -31 булганлыктан мәктәп укучылары дәресләрне өйләрендә, мөстәкыйль рәвештә өйрәнделәр.
-
Мәктәп ашханәсенә ремонт ясалып бетте 05.01.2017

Укытучылар һәм хезмәткәрләр көче белән, каникул вакытында , мәктәп ашханәсенә ремонт ясалды. Стеналар шомартып буялды, рәсемнәр ясалды.Пешерү бүлмәсенең стенасы һәм идәне буялды, түшәме тышланды, пылинтуслар ябыштырылды.
Мәктәп дирекциясе , бердәм тырыш хезмәтләре өчен , мәктәп коллективына зур рәхмәтен белдерә.Зшләрендә зур уңышлар, гаиләләрендә иминлек, тигезлек, саулык-сәламәтлек, киләчәктә дә шулай бердәм , тату, тырыш коллектив булып калуларын теләп кала.
-
Укытучылар мәктәп ашханәсенә ремонт ясыйлар 29.12.2016

Укучыларны кышкы каникулга озату белән безнең мәктәп укытучылары һәм хезмәткәрләре җиң сызганып мәктәп ашханәсен ремонтлау эшенә керештеләр. Чөнки капиталь ремонт программасына ашханәгә ремонт ясау кертелмәгәнлектән, бу эш мәктәпнең үз өстенә йөкләнеп калды. Сыйныф бүлмәләрен буяган кебек, укытучылар ашханә стеналарын шомартып буядылар.Шулай ук идәнен дә яңадан буяп ашханәне ялт иттерделәр.
Фотоларны түбәндәге сылтама аша кереп карый аласыз:









