муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Большековалинская основная общеобразовательная школа Высокогорского муниципального района Республики Татарстан"/ "Татарстан Республикасы Биектау муниципаль районының Олы Кавал төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422727, Республика Татарстан, Высокогорский район, село Большие Ковали, улица Школьная, дом 13 |
| Телефон: | +7(843)-656-00-54;+7(843)-656-00-14 |
| E-Mail: | SBkoval.Vsg@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Большековалинская ООШ" |
| Руководитель: | Забиров Нагим Абдулхакович |
| Год основания учреждения: | 1929 |
| У нас учатся: | 28 учащихся |
| У нас учат: | 13 учителей |
муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Большековалинская основная общеобразовательная школа Высокогорского муниципального района Республики Татарстан"/ "Татарстан Республикасы Биектау муниципаль районының Олы Кавал төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 111 112 113 ( 114 ) 115 116 117 118 119 120 >>
-
Әлифба бәйрәме 05.04.2016

Бүген берече сыйныфларның Әлифба бәйрәме булды. Алар беренче укытучылары Идрисова Хәлидә апалары белән әлифбаны уңышлы гына тәмамладылар.
-
Ата-аналар җыелышы 01.04.2016

Бүген 3 нче чирек нәтиҗәләре буенча ата-аналар җыелышы булды. "Сәламәт яшәү серләре" темасы белән Абдрахманова Гүзәл чыгыш ясады. Шулай ук авыл фельдшеры Шәйхетдинова Миләүшә хәзерге вакытта еш очрый торган авырулар турында сөйләде. Ата-аналарны 3 нче чирек нәтиҗәләре белән завуч Нәҗметдинова Лилия таныштырды.
-
Кошлар көне 01.04.2016

1 нче апрель - Бөтендөнья кошлар көне. Шул уңайдан мәктәптә кошлар көне уздырылды. Биология укытучысы Абдрахманова Гүзәл "Кошлар иленә сәяхәт" дигән конкурс уздырды. Конкурста "Шәүлегән" һәм "Уткойрык" командалары ярышты.
Кичәнең кульминацион моменты булып укучылар алып килгән кош ояларына конкурс булды. "Чулпан" заказнигы инспекторлары Гыймадиев Фәнил һәм Шакиров Рафис абыйлары алып килгән дипломнар һәм китаплар җиңүчеләргә бүләк итеп бирелде. Ахырдан укучылар повар Гөлия һәм Ләлә апалары пешергән карга боткасыннан авыз иттеләр.
-
Укытучылар бердәм формадан йөриләр 30.03.2016

Мәктәп укытучылары бертөрле формадан йөри башладылар.
-
Укучылар язгы каникулга киттеләр 19.03.2016

Дүшәмбедән укучылар язгы каникулга китәләр. Шул уңайдан мәктәптә линейка уздырылды. Шулай ук линейкада Кит һәм Эверест конкурсларында катнашучыларны бүләкләделәр.
-
Якташ язучы Рафис Корбан иҗатын өйрәнүгә багышланган I район конференциясе
18.03.2016
18 нче март көнне Олы Битаман гомуми белем мәктәбендә якташ язучы Рафис Корбан иҗатын өйрәнүгә багышланган I район конференциясе узды. Анда мәктәптән 6нчы сыйныф укучысы Насыйбуллина Лиана иҗади эшләр номинациясендә "Туган авылым-Кавалым" дигән эссе белән катнашты. Лиананы конференциягә укытучысы Насыйбуллина Энҗе әзерләде.
-
Елга урамы концерты 07.03.2016

-
Котлыйбыз! 02.03.2016

-
Муса Җәлилне искә алып 15.02.2016

-
"Аҗаган" уенына эзерлек кысаларында биатлон ярышы бара. 06.02.2016

Оборона-масса айлыгында ел саен уздырыла торган "Аҗаган" уенына эзерлек кызу темплар белән бара. Командалар биатлон буенча көч сынашалар.









