муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Большековалинская основная общеобразовательная школа Высокогорского муниципального района Республики Татарстан"/ "Татарстан Республикасы Биектау муниципаль районының Олы Кавал төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422727, Республика Татарстан, Высокогорский район, село Большие Ковали, улица Школьная, дом 13 |
| Телефон: | +7(843)-656-00-54;+7(843)-656-00-14 |
| E-Mail: | SBkoval.Vsg@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Большековалинская ООШ" |
| Руководитель: | Забиров Нагим Абдулхакович |
| Год основания учреждения: | 1929 |
| У нас учатся: | 28 учащихся |
| У нас учат: | 13 учителей |
муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Большековалинская основная общеобразовательная школа Высокогорского муниципального района Республики Татарстан"/ "Татарстан Республикасы Биектау муниципаль районының Олы Кавал төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 111 112 ( 113 ) 114 115 116 117 118 119 120 >>
-
Габдулла Тукайның тууына 130 ел 26.04.2016

Бүген татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайның тууына 130 ел. Шул уңайдан мәктәптә "Син сазыңны уйнадың" исемле чара үткәрелде. Кичәдә бөек шагыйрьнең тормыш һәм иҗат юлы искә алынды, шигырьләре сөйләнде. Чара "Туган тел" җыры белән тәмамланды.
-
Бүген-Бөтенроссия субботнигы 23.04.2016

Бөтенроссия субботнигында чишмә буйларын, авыл территориясен һәм мәктәп янын чүп-чарлардан чистарттык. Агачларны, поребрикларны агарттык.
-
23нче апрель-"Георгий лентасы" көне 23.04.2016

Бүген мәрхәмәтлелек атнасының "Георгий лентасы" көне. Шул уңайдан кешеләргә Георгий лентасын тарату башланды.
-
"Чишмәкәй"дә кунакта 22.04.2016

21нче апрель көнне 1-4 нче сыйныф укучылары Олы Кавал "Чишмәкәй" балалар бакчасында кунакта булдылар. Балалар бакчасы тәрбиячеләре һәм анда тәрбияләнүчеләр, Олы Кавал һәм Чувашиле китапханәчеләре катнашында татарның бөек шагыйре Габдулла Тукайның тууына 130 ел тулуга багышланган чара үткәрелде. Рәхмәт аларга! Киләчәктә дә аларның эшләрендә зур уңышлар телибез!
-
"Тамчы-шоу"да җиңү 18.04.2016

18 нче апрель көнне 6 нчы сыйныф укучылары Вәлиева Таңсылу һәм Насыйбуллина Лиана, 7 нче сыйныф укучысы Низамов Рәфикълар "Тамчы-шоу" халыкара фәнни-танып белү, интеллектуаль конкурсында җиңү яулап кайттылар. Алар анда Лаеш районы Хәерби урта белем мәктәбе укучылары белән көч сынаштылар. Укучыларны ярышка укытучылар Хәсәнова Илсөя Ильдусовна, Абдрахманова Гүзәл Илдаровна һәм Насыйбуллина Энҗе Фәүкатовна әзерләделәр. Укучыларны һәм укытучыларны "Яңа гасыр" телерадиокомпаниясенең балалар һәм яшьләр өчен тапшырулар иҗади берлегенең мактау грамотасы белән бүләкләделәр. Аларны чын күңелдән котлыйбыз һәм киләчәктә дә зур уңышлар телибез!
-
ГТО нормаларын тапшыруга әзерлек 16.04.2016

Бүген язгы ГТО фестивале башланды. Мәктәптә нормаларны тапшыруга әзерлек күптән бара инде.
-
Игелекле гамәлләр атнасы башланды
16.04.2016
16 нчы апрельдә язгы игелекле гамәлләр атнасы башланып китте. Мәктәп укучылары сугышта һәлак булганнар батырлыгына салынган һәйкәлне чистартуда катнаштылар.
-
Кәгазь самолетлар конкурсы 13.04.2016

Бүген мәктәптә кәгазь самолетларны очыру конкурсы узды. Конкурста ике төрле ярыш булды: иң ерак арага очыру һәм югары пилотаж. Иң ерак арага очыру конкурсында икенче ел рәттән 4 нче сыйныф укучысы Хөсәенов Алмаз җиңүче булды. Сәйфетдинов Илфрүз югары пилотаж конкурсында беренче урынга чыкты. Аларны котлыйбыз!
-
Поздравляем! 12.04.2016

Сегодня в Учхозской СОШ прошла первая историко-литературная конференция "Научитись любить...", посвященная творчеству поэта Е. А. Боратынского. В номинации "Я возвращуся к вам..." (Литературная "Стихи о родине") 2 место заняла из нашей школы ученица 9 ого класса Файзрахманова Ландыш. Учитель - Хасанова Ильсия Ильдусовна. Поздравляем их !
-
12 нче апрель - Космонавтика көне 12.04.2016

Бүген беренче космонавт Юрий Алексеевич Гагаринның беренче тапкыр космоска очуына 55 ел. Шул уңайдан мәктәптә "Космоска беренче адым" дигән чара үткәрелде. Укучылар Гагаринның хезмәт һәм тормыш юлы белән таныштылар. МКСны Он-лайн режимда карадылар.









