муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Большековалинская основная общеобразовательная школа Высокогорского муниципального района Республики Татарстан"/ "Татарстан Республикасы Биектау муниципаль районының Олы Кавал төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422727, Республика Татарстан, Высокогорский район, село Большие Ковали, улица Школьная, дом 13 |
| Телефон: | +7(843)-656-00-54;+7(843)-656-00-14 |
| E-Mail: | SBkoval.Vsg@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Большековалинская ООШ" |
| Руководитель: | Забиров Нагим Абдулхакович |
| Год основания учреждения: | 1929 |
| У нас учатся: | 28 учащихся |
| У нас учат: | 13 учителей |
муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Большековалинская основная общеобразовательная школа Высокогорского муниципального района Республики Татарстан"/ "Татарстан Республикасы Биектау муниципаль районының Олы Кавал төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 111 ( 112 ) 113 114 115 116 117 118 119 120 >>
-
"Мәктәпкә җыенырга булыш" акциясе 14.08.2016

"Мәктәпкә җыенырга булыш" акциясендә безнең мәктәптән Фазылҗанов Әмир катнашты.
-
Уку елы нәтиҗәләре 30.06.2016

29нчы июнь көнне исполкомның кече залында, район администрациясе катнашында уку елы нәтиҗәләре буенча сөйләшү булды. Бу сөйләшүдә безнең мәктәпнең нәтиҗәләре яхшы дип каралды һәм бизнес-планга берникадәр үзгәртүләр кертелде. Мәктәпнең бизнес-планында бер укучыга 1000 сум керем каралган иде. Бугенге көнгә бу план 100% үтәлгән. Димәк, мәктәпнең мөмкинлекләре бар. Шуның өчен план 1 укучыга 2000 итеп үзгәртелде. Без бу планны да 100%ка үтәрбез дип ышанабыз.
-
Аттестат алу
24.06.2016
Бүген 9 нчы сйныф укучылары кулларына төп гомуми белем алу турында аттестат алдылар. Бу - аларның 9 ел буена алган белемнәре нәтиҗәләре. Укучыларның барысы да төп дәүләт имтиханнарын уңышлы гына тапшырдылар. Киләчәктә аларга уңышлар телибез.
-
Соңгы кыңгырау чыңлады 25.05.2016

Бүген мәктәбебезнең 9нчы сыйныф укучылары өчен соңгы кыңгырау бәйрәме булды. Аларга имтиханнарда һәм киләчәк тормышларында зур уңышлар телибез.
-
Музейлар көне 18.05.2016

18 нче май - музейлар көне. Шул уңайдан укучылар мәктәп музеенда булдылар. Тарих укытучысы Насыйбуллин Зөлфәт абыйлары музей экспонатлары белән таныштырды.
-
Җиңү парадында катнашу 10.05.2016

9 нчы май көнне Биектау районында Бөек Җиңүнең 71 еллыгына багышланган бәйрәм парады булып узды. Анда мәктәп укучылары һәм укытучылары катнашты.
-
Бөек Җиңүгә багышланган митинг 07.05.2016

Бүген Бөек Җиңүнең 71 еллыгына багышланган митинг булып узды. Җитәкчеләр һәм мәктәп укучылары Бөек Ватан сугышы һәм тыл ветераннарын котладылар. Укучылар музыкаль монтаж куйдылар. "Үлемсез полк" акциясендә катнаштылар.
-
Котлыйбыз! 03.05.2016

1 нче май көнне Биектау районында бәйрәм хөрмәтенә эстафета ярышы оештырылды. Өлкән сыйныфлар арасында мәктәп укучылары Әхмәдуллина Зөһрә, Низамова Әдилә, Шакиров Рамил һәм Сафин Маратлар 3 нче урын алып кайттылар. Аларны котлыйбыз!
-
Тукай атналыгы дәвам итә 27.04.2016

Бүген Тукай әсәрләренә укучылар иҗат иткән рәсемнәр конкурсы булды. Җиңүче укучыларның рәсемнәреннән күргәзмә оештырылды.
-
"Туган телем -Тукай теле"
26.04.2016
Бүген татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайның тууына 130 ел уңаеннан районда "Туган телем - Тукай теле" исемле шигырь конкурсы булды. Анда мәктәптән Насыйбуллина Лиана Г. Тукайның "Милли моңнар" шигыре белән катнашты.









