муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Большековалинская основная общеобразовательная школа Высокогорского муниципального района Республики Татарстан"/ "Татарстан Республикасы Биектау муниципаль районының Олы Кавал төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422727, Республика Татарстан, Высокогорский район, село Большие Ковали, улица Школьная, дом 13 |
| Телефон: | +7(843)-656-00-54;+7(843)-656-00-14 |
| E-Mail: | SBkoval.Vsg@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Большековалинская ООШ" |
| Руководитель: | Забиров Нагим Абдулхакович |
| Год основания учреждения: | 1929 |
| У нас учатся: | 28 учащихся |
| У нас учат: | 13 учителей |
муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Большековалинская основная общеобразовательная школа Высокогорского муниципального района Республики Татарстан"/ "Татарстан Республикасы Биектау муниципаль районының Олы Кавал төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 101 102 103 104 105 106 107 108 109 ( 110 ) >>
-
Соңгы кыңгырау чыңлады 25.05.2016

Бүген мәктәбебезнең 9нчы сыйныф укучылары өчен соңгы кыңгырау бәйрәме булды. Аларга имтиханнарда һәм киләчәк тормышларында зур уңышлар телибез.
-
Музейлар көне 18.05.2016

18 нче май - музейлар көне. Шул уңайдан укучылар мәктәп музеенда булдылар. Тарих укытучысы Насыйбуллин Зөлфәт абыйлары музей экспонатлары белән таныштырды.
-
Җиңү парадында катнашу 10.05.2016

9 нчы май көнне Биектау районында Бөек Җиңүнең 71 еллыгына багышланган бәйрәм парады булып узды. Анда мәктәп укучылары һәм укытучылары катнашты.
-
Бөек Җиңүгә багышланган митинг 07.05.2016

Бүген Бөек Җиңүнең 71 еллыгына багышланган митинг булып узды. Җитәкчеләр һәм мәктәп укучылары Бөек Ватан сугышы һәм тыл ветераннарын котладылар. Укучылар музыкаль монтаж куйдылар. "Үлемсез полк" акциясендә катнаштылар.
-
Котлыйбыз! 03.05.2016

1 нче май көнне Биектау районында бәйрәм хөрмәтенә эстафета ярышы оештырылды. Өлкән сыйныфлар арасында мәктәп укучылары Әхмәдуллина Зөһрә, Низамова Әдилә, Шакиров Рамил һәм Сафин Маратлар 3 нче урын алып кайттылар. Аларны котлыйбыз!
-
Тукай атналыгы дәвам итә 27.04.2016

Бүген Тукай әсәрләренә укучылар иҗат иткән рәсемнәр конкурсы булды. Җиңүче укучыларның рәсемнәреннән күргәзмә оештырылды.
-
"Туган телем -Тукай теле"
26.04.2016
Бүген татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайның тууына 130 ел уңаеннан районда "Туган телем - Тукай теле" исемле шигырь конкурсы булды. Анда мәктәптән Насыйбуллина Лиана Г. Тукайның "Милли моңнар" шигыре белән катнашты.
-
Габдулла Тукайның тууына 130 ел 26.04.2016

Бүген татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайның тууына 130 ел. Шул уңайдан мәктәптә "Син сазыңны уйнадың" исемле чара үткәрелде. Кичәдә бөек шагыйрьнең тормыш һәм иҗат юлы искә алынды, шигырьләре сөйләнде. Чара "Туган тел" җыры белән тәмамланды.
-
Бүген-Бөтенроссия субботнигы 23.04.2016

Бөтенроссия субботнигында чишмә буйларын, авыл территориясен һәм мәктәп янын чүп-чарлардан чистарттык. Агачларны, поребрикларны агарттык.
-
23нче апрель-"Георгий лентасы" көне 23.04.2016

Бүген мәрхәмәтлелек атнасының "Георгий лентасы" көне. Шул уңайдан кешеләргә Георгий лентасын тарату башланды.









