муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение - Тюлячинский детский сад №3 Тюлячинского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | г. Тюлячинский муниципальный район, с.Тюлячи, ул. Кооперативная, д. 2А |
| Телефон: | 8(84360)21-6-78 |
| E-Mail: | Tul.3@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ- Тюлячинский детский сад №3 |
| Руководитель: | Габдулхакова Гелюса Вакифовна |
| Год основания учреждения: | 2012 |
| У нас учатся: | 111 воспитанников/111 тәрбияләнүче |
| У нас учат: | 14 педагогов/14 мөгаллим |
муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение - Тюлячинский детский сад №3 Тюлячинского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: ( 1 ) 2 3 4 5 6 7 8 9 10 >>
-
"Көч бердәмлектә!" 24.06.2026

Үзәк паркта авыллар арасындагы үзәк китапханә хезмәткәрләре тарафыннан "Көч бердәмлектә!" дигән күңелле чара үткәрелде. Әлеге чарада безнең Теләче 3нче номерлы балалар бакчасы тәрбияләнүчеләре дә бк теләп катнаштылар.Җәйге кояшлы көндә балалар төрле уеннарда катнашып күңел ачтылар. Программада яраткан халык уеннары: «Түбәтәй», «Йөзек салыш», «Колакка колак», «Очты-очты» һәм «Чүлмәк вату» бар иде. Моннан тыш, китапханәчеләр балаларга акыл сәләтләрен дә артырырга тәкъдим иттеләр: балалар табышмакларны чиштеләр һәм әкият геройларын искә төшерделәр. Бу вакыйга халкыбызның рухи кыйммәтләрен саклауның мөһимлеген һәм аларны киләчәк буыннарга тапшыру зарурлыгын тагын бер кат искәртте. Халык уеннары-безнең мирасыбыз, тере тарихыбыз бит ул!
-
22 июнь – Хәтер һәм матәм көне 22.06.2026

22 июнь безнең илебез һәм Россиядәге һәр гаилә тарихында иң фаҗигале даталарның берсе булып исәпләнә. 85 ел элек бу көнне дистәләгән миллион кешенең гомерен өзгән Бөек Ватан сугышы башлана.
-
Самокатларда һәм велосипедларда балаларның иминлеге 17.06.2026

Бүген Теләче 3нче номерлы балалар бакчасында "Самокатларда һәм велосипедларда балаларның иминлеге" темасына юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча чара узды. Чара ДБУнең Казан шәһәре территориаль идарәсенең профилактика бүлеге Саба районы бүлеге җитәкчесе Ягъфәрова Г.Н. катнашында узды. Балалар велосипедта һәм самокатта йөргәндә үз-үзеңне куркынычсыз тоту кагыйдәләре белән таныштылар. Самокат һәм велосипедта йөргәндә балалар өчен саклану чараларын карадылар. Шулай ук самокат һәм велосипед төзелешенең үзенчәлекләре белән таныштылар , балалар белән самокат яки велосипед белән машина юлына ничек дөрес чыгарга кирәклеге турында сөйләшенде.
-
Җәйге чорда суда куркынычсызлык 15.06.2026

Сулыклар елның теләсә кайсы вакытында, бигрәк тә җәй көне куркыныч булырга мөмкин. Бу чорда, күңелсез хәлләрне булдырмас өчен, үз-үзеңне куркынычсыз тотуның билгеле бер кагыйдәләрен үтәргә кирәк.
-
Җәйге чорда балаларны бөҗәкләрдән саклау 11.06.2026

Җәй - ял һәм кызыклы дәресләр вакыты. Әмма җәй көне безгә черкиләр, талпаннар һәм бал кортлары күңелсезлекләр китерә. Һәм безнең бурыч балаларыбызны бөҗәк тешләвеннән сакларга тырышу. Черкиләр-куркыныч авыруларны таратучылар. Аларның тешләве дерматит, шешү, аллергия һәм уңайсызлыкларга китерә.
-
С Днём России: единство, мир и будущее! 11.06.2026

12 июня наша страна отмечает замечательный праздник — День России, день свободы, мира и добра. Этот день символизирует единство многонационального народа, представляя собой надежный мост между прошлым и будущим нашей великой державы.С Днем России! Мира, тепла, добра, радости и света! Пусть каждый день начинается с хороших новостей и радостных событий!
-
С Днем защиты детей! 01.06.2026

С Днем защиты детей! Пусть наши дети как можно дольше остаются детьми. Беззаботными, веселыми, радостными. Хочется пожелать, чтобы каждый ребенок был здоров и окружен заботой родителей. Пусть небо над головой всегда будет мирным, а каждый новый день — добрым и интересным. А родителям пожелаем терпения, доброты и нежности. Не забывайте, что именно вы в ответе за счастливое и безопасное детство ребятишек!
-
Теләче прокуратурасына экскурсия 26.05.2026

Бүген Теләче 3нче номерлы балалар бакчасының мәктәпкә әзерлек төркеме балалары район прокуратурасына экскурсиягә бардылар. Максат – балаларга прокуратураның тарихын һәм законлылыкны саклаудагы ролен аңлату. Теләче районы прокуроры, өлкән юстиция киңәшчесе Суглова Елена Ивановна балаларны үзе каршы алды. Экскурсия вакытында алар прокуратураның эше, аның бурычлары һәм законнарны үтәүнең әһәмияте турында белделәр. Балалар кызыксынып сораулар бирделәр, эш урыннарын карадылар һәм ведомствоның эш принципларын өйрәнделәр. Мондый очрашулар балаларда законга хөрмәт һәм хокукый грамоталылыкны үстерә. Экскурсия ахырында балалар прокуратура хезмәткәрләренә җылы кабул итүләре һәм кызыклы экскурсия өчен рәхмәт белдерделәр.
-
Чыгарылыш кичәсе узды 22.05.2026

Бүген Теләче 3 нче номерлы балалар бакчасында түземсезлек белән көтелгән чыгарылыш кичәсе узды. Бу көнне 21 тәрбияләнүче өчен бакча белән хушлашу һәм яңа тормыш этабына — мәктәпкә аяк басу мизгеле җитте. Бәйрәм җылы, якты һәм бәйрәмчә рухта үтте. Балалар үзләренең иҗади сәләтләрен күрсәтте, беренче дипломнарын һәм истәлекле бүләкләр алдылар. Тәрбиячеләрдән, мөдирдән әти-әниләргә һәм нәни чыгарылышларга котлау сүзләре яңгырады. Чарада «Алдынгылар хәрәкәте»нең активистлары да катнашты. Алар булачак беренче сыйныф укучыларын котлады, укуларында уңышлар, яңа ачышлар теләде һәм значок, рәхмәт хатларын тапшырдылар. Теләче 3 нче номерлы балалар бакчасында узган чыгарылыш кичәсе — балалар, әти-әниләр һәм тәрбиячеләр күңелендә якты хатирә булып уелып калды. Бу көн нәни чыгарылышлар өчен яңа тормыш баскычына — белем дөньясына тәүге адымнарына нигез салды. Яшь йөрәкләрдәге хыяллар, өметләр һәм шатлыклы елмаюлар бу бәйрәмне тагын да нурлырак итте.
-
Яр Чаллы шәһәрендә 20.05.2026

2026 елның 19 маенда Яр Чаллы шәһәрендә мәктәпкәчә белем бирү хезмәткәрләренең республика август киңәшмәсенең «Татарстан Республикасында мәктәпкәчә белем алу мөмкинлекләре: таләпләр һәм аларны хәл итү юллары» темасына секциясе узды. Секция эшендә Теләче 3 нче номерлы балалар бакчасы мөдире Габдулхакова Г.В. катнашты. Катнашучылар балаларның мәктәпкәчә белем алуга тигез мөмкинлекләрен тәэмин итүнең актуаль мәсьәләләре турында фикер алыштылар, мәгариф учреждениеләре очраткан заманча мәсьәләләрне карадылар һәм уңышлы практикалары белән уртаклаштылар.







