муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение - Тюлячинский детский сад №3 Тюлячинского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | г. Тюлячинский муниципальный район, с.Тюлячи, ул. Кооперативная, д. 2А |
| Телефон: | 8(84360)21-6-78 |
| E-Mail: | Tul.3@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ- Тюлячинский детский сад №3 |
| Руководитель: | Габдулхакова Гелюса Вакифовна |
| Год основания учреждения: | 2012 |
| У нас учатся: | 103 воспитанников/103 тәрбияләнүче |
| У нас учат: | 14 педагогов/14 мөгаллим |
муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение - Тюлячинский детский сад №3 Тюлячинского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: 1 2 3 4 5 6 7 8 9 ( 10 ) >>
-
”Янгынны булдырмау өчен һәрвакыт гади янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәргә кирәк” 17.04.2025

Яз һәм җәй - янгын куркынычлыгы сезоны. Корылык, эсселек үзеннән-үзе янгын куркынычы тудыра, әмма шулай да аларның барлыкка килүендә ешрак саксызлыгы, ә кайвакыт җавапсызлыгы бәлагә китергән кешеләр гаепле була.
-
«Салават күпере» бездә кунакта 15.04.2025

Бүген Теләче 3нче номерлы балалар бакчасында район тәрбиячеләре, әти-әниләр алдында: «Салават күпере» журналы нигезендә балалар бакчаларында интерактив дәресләр үткәрү» темасы белән журналының баш мөхәррир урынбасары Гөлназ Ярмиева чыгыш ясады. Балалар өчен нәшер ителүче журнал белән якыннан таныштырды, сәхифәләренә күзәтү ясады. «Салават күпере» журналының мульти-медиалы булуы, әкиятләр, акыллы уеннар һәм ябыштыргычлар белән баетылганы хакында ассызыклады. Әлеге чара кысаларында безнең тәрбиячеләр Хабирова Ф.Ф. һәм Биккинина Р.Р. мастер класслар күрсәттеләр. Мондый очрашулар дәвамлы, дуслыгыбыз нык булсын дигән теләктә калабыз.
-
«Теләче йолдызчыгы» 15.04.2025

Бүген район мәдәният йортында «Теләче йолдызчыгы» балалар иҗат фестиваленең Гала -концерты булды. Безнең Теләче 3нче номерлы балалар бакчасыннан да тәрбияләнүче балалар чыгыш ясады Хафизова Алисә һәм Шамарданов Бахтияр - конферанс, Баева Залина- вокал-соло, "Нәни энҗеләр" - вокаль ансамбле,бию төркеме. Балалар дипломнар белән бүләкләнде.
-
"Асылташлар" бәйгесе 11.04.2025

Ватанны саклау елы һәм Бөек Җиңүнең 80- еллыгы кысаларында бүген 11 апрель көнне Теләченең 3 нче номерлы балалар бакчасы мәгариф бүлеге белән берлектә “Асылташлар” районкүләм бәйгесе узды. Бәйгенең максаты- үсеп килүче буынның ата-бабаларыбызның тарихи-мәдәни мирасы белән кызыксынуын арттыру, патриотик кыйммәтләрне ныгыту, балаларның иҗади мөмкинлекләрен үстерү һәм милли мәдәниятнең төрлелеген ачып бирә торган халык традицияләренә якынаю. Бәйге быел дүртенче тапкыр үткәрелә,елдан-ел үсә, популярлаша. Бәйге тәлапләре буенча, балалар үзләре белән таныштырдылар, сәләтләрен күрсәттеләр. Һәр катнашкан бала җиңүче, диплом һәм истәлекле бүләккә ия булды.
-
12 апрель – Космонавтика көне 10.04.2025

Космонавтика көне алдыннан Теләче 3нче номерлы балалар бакчасында кешенең беренче тапкыр космоска очуына багышланган чаралар узды. Аларның максаты: балаларның космос, аны беренче булып ачучылар, танылган космонавтлар турындагы күзаллауларын киңәйтү; кызыксынучанлыкны, танып белү активлыгын үстерү, эрудициянең гомуми дәрәҗәсен күтәрү; үз Ватаныбыз өчен горурлы тәрбияләү. Зурлар төркеме балалары белән космос, Кояш системасы планеталары, космик очышлар турында танып-белү дәресләре һәм әңгәмәләр үткәрелде, дәресне зурлар төркемендә тәрбияләнүче Сәйфетдинов Дамир Р. үткәрде. Соңыннан тәрбияче Хәбирова Ф.ф. балалар белән тәҗрибә - эксперименталь эшчәнлек үткәрде, нәтиҗәдә балалар вулканның атылуын күрделәр.
-
Для многодетных семей на Госуслугах появилось электронное удостоверение 08.04.2025

Оно является аналогом бумажного документа.Теперь для подтверждения права на получение льгот и скидок многодетным семьям достаточно показать специальный QR-код из приложения Госуслуг. Проверяющие отсканируют код через сервис «Госкан». Электронный документ можно использовать по желанию наравне с бумажным.
-
"Барысы да Җиңү өчен"дигән гуманитар ярдәм җыю акциясе 07.04.2025

Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан бүген Теләченең 3нче номерлы балалар бакчасында мобилизацияләнгән сугышчыларга "Барысы да Җиңү өчен"дигән гуманитар ярдәм җыю акциясе узды. Акциянең максаты солдатларның сугышчан рухына күтәрү,ярдәм итү, гражданнарның бердәмлеген күрсәтү, бергә булу, ватандашларыбызны һәм хәрби хезмәткәрләребезне ташламау. Хезмәткәрләр һәм педагоглар озак вакыт саклау продуктларны (тиз әзерләнә торган ашлар, чәйләр ), шәхси гигиена әйберләрен, перчаткалар җыйдылар һәр бер төре 80 дәнә. Хезмәткәрләргә һәм педагогларга әлеге акциядә актив катнашулары өчен зур рәхмәт. Иң мөһиме – ир-егетләр безнең ярдәмне тойсыннар, исән-имин әйләнеп кайтсыннар.
-
7 апреля- Всемирный день здоровья! 07.04.2025

7 апреля, во Всемирный день здоровья, Общероссийский Профсоюз образования торжественно дает старт акции «PROгимнастика». Эта вдохновляющая инициатива, являясь яркой частью федерального проекта «Профсоюз – территория здоровья», призвана пробудить в работниках и учащихся системы образования стремление к ежедневным занятиям производственной гимнастикой. Пусть каждый день станет шагом к здоровью и благополучию! Приглашаем вас стать частью этого движения, полного энергии и заботы о себе!
-
Субботник 04.04.2025

В рамках экологического двухмесячника в МБДОУ –Тюлячинском детском саду№3 прошел субботник по уборке территории детского сада. Цель субботника понятна каждому – сделать наш детский сад более чистым, благоустроенным и приятным. Приятно видеть результат своего труда, каждый внёс в это дело частичку своего тепла, чистая территория детского сада радует глаз всех окружающих.
-
Экологик икеайлык кысаларында 02.04.2025

Экологик икеайлык кысаларында бүген Теләче 3нче номерлы балалар бакчасы эшчеләре өмәгә чыкты . Аның барышында йөрү участокларын җыештырдылар.







