муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение - Тюлячинский детский сад №3 Тюлячинского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | г. Тюлячинский муниципальный район, с.Тюлячи, ул. Кооперативная, д. 2А |
| Телефон: | 8(84360)21-6-78 |
| E-Mail: | Tul.3@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ- Тюлячинский детский сад №3 |
| Руководитель: | Габдулхакова Гелюса Вакифовна |
| Год основания учреждения: | 2012 |
| У нас учатся: | 111 воспитанников/111 тәрбияләнүче |
| У нас учат: | 14 педагогов/14 мөгаллим |
-
"Көч бердәмлектә!" 24.06.2026

Үзәк паркта авыллар арасындагы үзәк китапханә хезмәткәрләре тарафыннан "Көч бердәмлектә!" дигән күңелле чара үткәрелде. Әлеге чарада безнең Теләче 3нче номерлы балалар бакчасы тәрбияләнүчеләре дә бк теләп катнаштылар.Җәйге кояшлы көндә балалар төрле уеннарда катнашып күңел ачтылар. Программада яраткан халык уеннары: «Түбәтәй», «Йөзек салыш», «Колакка колак», «Очты-очты» һәм «Чүлмәк вату» бар иде. Моннан тыш, китапханәчеләр балаларга акыл сәләтләрен дә артырырга тәкъдим иттеләр: балалар табышмакларны чиштеләр һәм әкият геройларын искә төшерделәр. Бу вакыйга халкыбызның рухи кыйммәтләрен саклауның мөһимлеген һәм аларны киләчәк буыннарга тапшыру зарурлыгын тагын бер кат искәртте. Халык уеннары-безнең мирасыбыз, тере тарихыбыз бит ул!
-
22 июнь – Хәтер һәм матәм көне 22.06.2026

22 июнь безнең илебез һәм Россиядәге һәр гаилә тарихында иң фаҗигале даталарның берсе булып исәпләнә. 85 ел элек бу көнне дистәләгән миллион кешенең гомерен өзгән Бөек Ватан сугышы башлана.
-
Самокатларда һәм велосипедларда балаларның иминлеге 17.06.2026

Бүген Теләче 3нче номерлы балалар бакчасында "Самокатларда һәм велосипедларда балаларның иминлеге" темасына юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча чара узды. Чара ДБУнең Казан шәһәре территориаль идарәсенең профилактика бүлеге Саба районы бүлеге җитәкчесе Ягъфәрова Г.Н. катнашында узды. Балалар велосипедта һәм самокатта йөргәндә үз-үзеңне куркынычсыз тоту кагыйдәләре белән таныштылар. Самокат һәм велосипедта йөргәндә балалар өчен саклану чараларын карадылар. Шулай ук самокат һәм велосипед төзелешенең үзенчәлекләре белән таныштылар , балалар белән самокат яки велосипед белән машина юлына ничек дөрес чыгарга кирәклеге турында сөйләшенде.







