Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение-Тюлячинский детский сад №2 Тюлячинского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 422080, Республика Татарстан, Тюлячинский район с. Тюлячи, ул. Молодежная, дом 13А |
| Телефон: | +7(843)-602-14-14 |
| E-Mail: | dsad.tul2@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ-Тюлячинский детский сад №2 |
| Руководитель: | Хасаншина Фарида Фаннуровна |
| Год основания учреждения: | 1984 |
| У нас учатся: | 150 |
| У нас учат: | 13 |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение-Тюлячинский детский сад №2 Тюлячинского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: 1 2 3 4 5 6 ( 7 ) 8 9 10 >>
-
13 май - Бөтендөнья тузганак көне!/Всемирный день одуванчика 13.05.2025

Тузганак- безгә шатлык өчен бирелгән кечкенә кояш. 13 майда Бөтендөнья тузганак көне билгеләп үтелә. Табигатькә сак караш, үсемлекләр белән кызыксыну, матурлыкка соклану хисләре тәрбияләү максатыннан икенче кечкенәләр төркемендә тузганак чәчәге белән таныштык.
Одуванчик – маленькое солнышко, подаренное нам на радость. 13 мая отмечается Всемирный День одуванчиков. С целью воспитания бережного отношения к природе, интереса к растениям, во второй младшей группе познакомились со цветком одуванчика
-
"Мәңгелек ут" янына экскурсия/Экскурсия к "Вечному огню" 07.05.2025
9 май-Бөек Ватан сугышында Җиңү көне алдыннан Теләче 2нче балалар бакчасы балалары өчен мәңгелек ут янына экскурсия оештырылды.Мәктәпкәчә яшьтәге балалар мемориалга чәчәкләр салдылар, һәлак булганнарны бер минут тынлык белән искә алдылар, шулай ук Бөек Ватан сугышы вакыйгалары турында белделәр. Бүгенге көндә безнең киләчәк буыннарга сугыш кырларында һәлак булганнарның, госпитальләрдә яралардан үлгәннәрнең, хәбәрсез югалганнарның, фронтта һәм тылда үз көчләрен, гомерләрен һәм сәламәтлекләрен кызганмаган кешеләрнең Яхшы истәлеген саклап калудан да мөһимрәк бурычыбыз юк. -
Окна Победы/Җиңү тәрәзәләре 06.05.2025

День Победы – священный праздник для каждого жителя нашей страны. И как важно донести до наших дошколят значимость этого праздника.
В преддверии Великого праздника 9 Мая, воспитанники и педагоги присоединились к акции «Окна Победы», посвящённое ко Дню Победы в Великой Отечественной войне. -
Шигырь сөйләүчеләр бәйгесе узды!/Районный конкурс чтецов 29.04.2025

Бакчабызда бүген мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләрендә тәрбияләнүчеләр арасында районкүләм "Үз телемдә шигырь сөйлим" бәйгесе узды. Бәйгедә барлыгы Теләче район балалар бакчаларына йөрүче 47 бала катнашты. Алар "Якташлар иҗаты", "Шигырьләр бәйләме" һәм "Сугыш турында шигырьләр" номинацияләрендә көч сынаштылар. Балалар бәйгегә зур әзерлек белән килгәннәр иде, жюрига шигырьләрне бик матур тәкьдим иттеләр.
-
"Тукай оныклары" исемле шигырь кичәсе/Поэтический вечер "Тукай оныклары" 25.04.2025

Бүген бөек шагыйребез Г.Тукайның туган көне уңаеннан, бакчабызда "Тукай оныклары" исеме астында шигырь кичәсе узды.Кичә барышында шагыйрьнең тормыш юлы искә төшерелде, "Кызыклы шәкерт", "Бала белән күбәләк", "Гали белән кәҗә" әсәрләре сәхнәләштерелде, Тукайга багышланган шигырьләр укылды, җырлар җырланды.
-
Собираем макулатуру — участвуем в акции «БумБатл»/Макулатура җыябыз- "БумБатл" акциясендә катнашабыз 22.04.2025
Безнең балалар бакчасында «БумБатл» акциясендә катнашу кысаларында макулатура җыю оештырылды. Педагогларның актив эшчәнлеге нәтиҗәсендә бик күп гаиләләр әлеге акциядә катнашты. Атна дәвамында балалар әти-әниләре белән бергә өйләрендә җыелган кирәкмәгән газета-журналларны балалар бакчасына алып килделәр.Акция кысаларында тәрбияләнүчеләр һәм хезмәткәрләр тырышлыгы белән 957 кг макулатура җыелды. -
"Татар малае-татар кызы 2025" бәйгесе 16.04.2025

-
Встреча педагогов с заместителем главного редактора детского журнала "Салават Купере"/"Салават күпере" балалар журналының баш мөхәррир урынбасары белән очрашу 15.04.2025

Бүген безнең бакча тәрбиячеләре Хәбирова А.Р. һәм Фатыхова Л.Р. Теләче муниципаль районы мәктәпкәчә мәгариф учрежденияләрендә эшләүче педагоглар өчен "Салават күпере"журналы нигезендә балалар бакчаларында интерактив дәресләр үткәрү" темасына оештырылган семинарда катнашып, мастар- класслар күрсәттеләр.
Хәбирова А.Р. "СалаватTikлар белән иртәнге гимнастика", ә Фатыхова Л.Р. "Файдалы-зарарлы ашамлыкларны өстәл уены аша өйрәнәбез", дигән темага эш тәҗрибәләре белән уртаклаштылар. -
Карга боткасы/Грачиная каша 10.04.2025
17нче апрель көнне, татар халкының йола бәйрәмнәренә, әйләнә-тирә табигатькә карата мәхәббәт тәрбияләү максатыннан, Теләче 2нче балалар бакчасында иң күңелле язгы бәйрәмнәренең берсе “Карга боткасы” уздырылды. Бәйрәм барышында балалар бабай `һәм әби белән берлектә татар халкының уеннарын, җырыларын башкардылар, табышмак, сынамышларын искә төшерделәр; язның беренче хәбәрчеләре- кара каргаларны каршыладылар. Бәйрәм азагында барлык төркем балалары тәмле “карга боткасы” белән сыйландылар. Бәйрәм бик күңелле узды. -
Борьба с коррупцией 09.04.2025
Балаларда коррупциягә каршы дөньяга караш формалаштыру өчен шартлар тудыру максатыннан, мәктәпкә әзерлек төркемендә «Мин коррупция турында нәрсә беләм» темасына шөгыль үткәрелде. Балалар уен аша намуслылык турындагы белемнәрен ныгыттылар. Әдәби геройлар мисалында үзләренең уңай һәм тискәре гамәлләрен дөрес бәяләргә өйрәнделәр.





