Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение-Тюлячинский детский сад №2 Тюлячинского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 422080, Республика Татарстан, Тюлячинский район с. Тюлячи, ул. Молодежная, дом 13А |
| Телефон: | +7(843)-602-14-14 |
| E-Mail: | dsad.tul2@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ-Тюлячинский детский сад №2 |
| Руководитель: | Хасаншина Фарида Фаннуровна |
| Год основания учреждения: | 1984 |
| У нас учатся: | 148 |
| У нас учат: | 13 |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение-Тюлячинский детский сад №2 Тюлячинского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: 1 ( 2 ) 3 4 5 6 7 8 9 10 >>
-
Осенние утренники/Көзге бәйрәмнәр 24.10.2025
Балалар бакчасындагы бәйрәм-ул гаҗәеп могҗизалар, тылсымлы буяулар, балаларның шат көлүләре һәм күңел ачулар дәрьясы. Көзнең моңсу вакыты дисәләр дә, балалар көз айларында аяк астында коелган алтынсу яфраклар кыштырдавына шатланалар, яңгырлар астында резина итекләрен киеп, кулчатыр астында йөгерү алар өчен бик кызык. Көз тылсымчысы хөрмәтенә бу атнада балалар бакча сында чын бәйрәм оештырылды!Көз безнең нәни балаларыбыз бәйрәмнәренә үзе дә кунакка килде. Ул балаларны яфраклар белән биетте, алар белән әйлән-бәйлән уйнады. Балалар да җырлау, бию, шигырь уку, табышмаклар чишү буенча үзләренең осталыкларын күрсәттеләр. Алар җырларны яңгыратып кына калмадылар, әкиятләр дә уйнадылар, күңелле бәйгеләрдә дә катнаштылар. Әкият персонажларың да уеннары һәм күңелле мәзәкләре аларны шатландырды.Сыйсыз нинди бәйрәм инде ул? Көз барлык балаларга да үзенең юмарт бүләкләрен алып килде. Безнең балалар бакчасында Көзге бәйрәмнәр күңелле узды, балаларга да бик күп уңай хис-кичерешләр бүләк итте. -
Кечкенә волонтерлар/Маленькие волонтеры 21.10.2025

Теләче 2 нче балалар бакчасының мәктәпкә төркемендә тәрбияләнүчеләр чын волонтерлар булдылар! Алдынгылар хәрәкәте активистлары белән берлектә алар госпитальгә мендәрләр тегү өчен йомшак уенчыклар җыю хәйрия акциясе оештырдылар. Балалар бик күп уенчыклар җыйганнар, алар яраланган солдатларга уңайлы мендәрләр ясау өчен кулланылачак. Мондый акцияләр балаларны яхшылык һәм башкалар турында кайгыртуның мөһимлегенә өйрәтү бер ысулы булып торалар.Без үзебезнең кечкенә волонтерларыбыз һәм аларның игелекле инициативалары белән горурланабыз! Әйдәгез, бергәләп игелекле эшләргә ярдәм итик һәм безнең ярдәмгә мохтаҗлар турында кайгыртыйк!
-
Балалар бакчасында бию түгәрәге / Танцевальный кружок в детском саду 14.10.2025

-
Азы финансовый грамотности вместе с сотрудниками Ак Барс Банка 09.10.2025

Финанс грамоталылыгын арттыру программасы кысаларында балалар бакчасының өлкән төркемендә тәрбияләнүчеләр Ак Барс банкының якындагы бүлегенә экскурсиягә бардылар. Банк хезмәткәрләре балалар өчен мавыктыргыч интерактив дәрес үткәрделәр, аның барышында балаларны банк эшенең төп принциплары белән таныштырдылар, борынгы заманнардан алып безнең көннәргә кадәр акча тарихы турында сөйләделәр, "Тиен" һәм "сум" төшенчәләрен һәм алар белән рациональ эш итү принципларын аңлаттылар, халыкка хезмәт күрсәтү өчен кулланыла торган заманча банк техникасын күрсәттеләр, банк карталарының билгеләнешен һәм өстенлекләрен аңлаттылар. Очрашу ахырында балалар үзләренең тәэсирләре белән уртаклаштылар. Аларның фикерләре буенча, экскурсия кызыклы һәм файдалы булган. Балалар банк хезмәткәрләренең эше катлаулы һәм җаваплы булуын аңладылар, шулай ук банкның акча саклау өчен ышанычлы саклагыч булуына инандылар.
-
"Минем гаиләм тарихы" исемле иҗат остаханәсе/ Творческая мастерская "История моей семьи" 03.10.2025

Бүген Теләче 2нче балалар бакчасында "Минем гаиләм тарихы" исемле иҗат остаханәсе эшләде, анда пилот төркемендә тәрбияләнүчеләр, аларның Алдыңгылар хәрәкәтендәге остазлары һәм балаларның әби-бабайлары катнашты. Бу чара буыннар арасында аралашу өчен менә дигән мөмкинлек булды, остаханәдә катнашучылар гаилә тарихлары, традицияләре белән уртаклаштылар һәм уртак иҗади эшләр булдырдылар. Шул рәвешле бүген гаилә бәйләнешләрен ныгыттылды һәм балаларның иҗади сәләтләрен үстерде.
-
Котлыйбыз!/Поздравляем! 02.10.2025

3нче октябрь көнне район мәдәният йортында Укытучылар көне уңаеннан тантаналы чара булып узды. Бәйрәмгә район барлык мәктәпләреннән укытучылар, балалар бакчалары хезмәткәрләре һәм мәгариф ветераннары җыелган иде. Бәйрәм барышында сәхнәдән залда утыручы педагогларга котлау сүзләре һәм теләкләр яңгырады, шулай ук хезмәтләрендә уңышка ирешкәннәре сәхнә түрендә бүләкләнде. Бүләкләнүчеләр арасында Теләченең 2нче балалар бакчасының өлкән тәбиячесе Галимова Н.Ф. белән кечкенәләр төркеме тәрбиячесе Каримуллина Э.М. да бар иде. Чын йөрәктән аларны әлеге лаеклы бүләкләре белән котлыйбыз, алга таба да биек үрләр яулауларын телибез!
-
В нашем детском саду прошел праздничный концерт ко Дню пожилого человека/Безнең балалар бакчасында Өлкәннәр көненә багышланган бәйрәм концерты узды 02.10.2025

Бүген бакчабызның өлкәннәр төркемендә тәрбияләнүчеләр, ӨЛКӘННӘР КӨНЕ белән котлап, үзләренең әби-бабайларын бакчага кунакка чакырдылар. Балалар иң кадерле кунакларын җыр- бию һәм шигырьләр белән каршы алдылар. Әби- бабаларының яшь чакларын искә төшереп, алар белән бергәләшеп халык уеннары уйнадылар.
-
Всероссийского открытого урока культуры безопасности/Бөтенроссия куркынычсызлык ачык дәресе 30.09.2025

2025 елның 30 октябрендә Россия Федерациясе Гражданнар оборонасы көненә багышланган Бөтенроссия куркынычсызлык ачык дәресен үткәрү кысаларында Теләче 2нче балалар бакчасында үсеп килүче буын арасында тормыш иминлеге мәдәниятен пропагандалауга һәм төрле шартларда мәктәпкәчә яшьтәге балаларның куркынычсызлык күнекмәләрен практик яктан өйрәнүгә юнәлдерелгән профилактик чаралар узды.
-
С ДНЕМ ДОШКОЛЬНОГО РАБОТНИКА!!! 27.09.2025

УВАЖАЕМЫЕ КОЛЛЕГИ!!!!!
ПОЗДРАВЛЯЕМ ВАС С ПРАЗДНИКОМ!!!!!
С ДНЕМ ДОШКОЛЬНОГО РАБОТНИКА!!!!!
Детский сад – наш дом второй.
Тут среди гурьбы детей
Мы познали мир иной,
Мир чудесных малышей.
С профессиональным днём
Мы поздравляем всех коллег!
Пусть добро своим огнём
Защищает вас навек! -
Квест "Мой первый поход"/ "Минем беренче походым" квесты 23.09.2025

Бүген Теләче 2 нче балалар бакчасында Бөтендөнья туризм көне уңаеннан "Минем беренче походым" квесты узды! Пилот төркеме тәрбияләнүчеләре "Беренчеләр хәрәкәте" активистлары белән бергә уеннар һәм маьаралы ачышлар белән тулы дөньяга чумдылар! Квест барышында балалар бәйрәмнең барлыкка килъ тарихы турында белделәр һәм мавыктыргыч иҗади сынаулар үттеләр.





