Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Иске Рязяпская средняя общеобразовательная школа Спасского муниципального района Республики Татарстан"/"Татарстан Республикасы Спас муниципаль районы Иске Рәҗәп урта гомуми белем бирү мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
Адрес: | 422865, Республика Татарстан, Спасский район, с. Иске- Рязап, ул. Ленина ,д.36 |
Телефон: | +7(843)-473-32-78 |
E-Mail: | Sisr.Sps@tatar.ru , ickerazap@mail.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Иске Рязяпская СОШ" |
Руководитель: | Файзиев Ильнур Гаммарович |
Год основания учреждения: | 1919 |
У нас учатся: | 22 обучающихся |
У нас учат: | 17 педагогов |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Иске Рязяпская средняя общеобразовательная школа Спасского муниципального района Республики Татарстан"/"Татарстан Республикасы Спас муниципаль районы Иске Рәҗәп урта гомуми белем бирү мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << 21 22 23 24 25 26 27 28 29 ( 30 ) >>
-
Террорчылык. Янау турында да онытырга ярамый 07.04.2017
Иске Рәҗәп уртамәктәбендә "Террорчылык. Янау турында да онытырга ярамый " дигән тема астында сыйныфтан тыш чара үткәрелде. Укучылар алдында мәктәп директоры Булатова, А. Н., тормыш иминлеге нигезләре укытучысы Мәхмүтова И. М. чыгыш ясадылар. Чара барышында укучылар белән әңгәмәләр алып барылды, видеофильмнар күрсәтелде.
-
Ата-аналар җыелышы 07.04.2017
Бүген бөтенроссия гомуммәктәп ата-аналар җыелышы булды. Җыелышта мәктәп директоры Булатова Ә.Н.,укыту эшләре буенча директор урынбасары Фәйзиев И.Г, тәрбия эшләре буенча директор уынбасры Замалиева М.Я., Иске Рәҗәп авыл советы рәисе Нугаев М.А ата-аналар алдында чыгыш ясадылар. Төп темалар булып - чирек нәтиҗәләре, укучыларның сәламәтлеге, ашату турында чыгышлар ясалды.
"Интернет-куркынычсызлык , балалар һәм яшүсмерләр тормышына янауларны профилактикалау”
1. Балаларга һәм яшьүсмерләргә интернетның төп куркынычлыкларын санап чыгарга.
2. Бала һәм яшьүсмерләргә куркыныч яный калган очракта профессионал ярдәм алу юллары белән танышырга.
Бөтенроссия балалар ышаныч телефоны : 8-800-2000-122;
Кайнар линия “Бала куркыныч астында” Эзләнүләр комитеты РФ 8-800-200-19-10
-
Спектакль 07.04.2017
Укытучы ул – психолг та, киңәшче дә, ярдәмче дә, оештыручы да, әйдәп баручы да, артист та... Мәктәп укытучылар коллективы көче белән ата-аналарга А.Гыйләҗевнең “Ефәк баулы былбыл кош” драмасы куелды. Ата-аналар, килгән кунакларга спектакль бик ошады , алар олы рәхмәтләрен белдерделәр!
-
Гаилә бәйрәме 05.04.2017
Гаилә тормышының төп мәгънәсе һәм максаты – балаларны тәрбияләү. (В.Сухомлинский)
Башлангыч класслар арасында гаилә бәйрәме үкәрелде. Бәйрәмгә ата-аналар чакырылган иде. “Бу минем бала!?” исемле шоу-тамашада 5 гаилә ярышты. Тамаша бик күңелле үтте. Башлангыч класс укытучылары Миндубаева Р.М., Мухаметзянова Ф.Д., Минхатыпова С.И., тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Замалиева М.Я. га кызыклы, тәрбияви, үзенчәлекле бәйрәм үткәргәннәре өчен ата-аналар исеменнән олы рәхмәтебезне белдерәбез.
-
Шоу-тамаша “Бу минем балам” 05.04.2017
5 апрель көнне башлангыч сыйныф укучыларының әти-әниләре “Бу минем балам” дигән бәйрәмгә җыелды. Шоу-тамашада 5 пар гаилә катнашты: 1 сыйныф- Исхаковлар гаиләсе, 2 сыйныф-Сөләймановлар гаиләсе, 3 сыйныф- Насыйбуллиннар гаиләсе, 4 сыйныф- Муратовлар һәм Вилдановлар гаиләсе. Гаилә төрле сынаулар аша үтте: 1тур“Балаңны таны”, 2 тур “Видеотур”, 3тур ”Мин рәссам ”, 4 тур “Балаң белән килешәсеңме? ”, 5 тур “ Юлга җыенабыз”, 6 тур “Сүз нәрсә турында бара?”, 7 тур “Тавышын таны”.Уенның һәр туры концерт номерлары белән бәйләнеп барды. Соңыннан жюри нәтиҗә чыгарды. Һәр гаилә төрле номинацияләрдә җиңеп чыкты. Катнашучылар да, килгән кунаклар да бәйрәмне ошаттылар һәм югары бәяләделәр.
-
Башлангыч сыйныфларның I фәнни-гамәли конференциясе 01.04.2017
31 март көнне Спас муниципаль районы күләмендә башлангыч сыйныфларның I фәнни-гамәли конференциясе узды. Конференциядә безнең мәктәптән 2 сыйныф укучысы Мингазов Илшат( җитәкче Мөхәммәтҗанова Ф.Д.), 3 сыйныф укучысы Сәмигуллина Әлфия(җитәкче Миндубаева Р.М.), 4 сыйныф укучысы Минхатыпова Алинә (җитәкче Минхатыпова С.И.) катнаштылар. Алар үзләренең фәнни-гамәли эшләрен яклап, призлы урынга лаек булдылар. Филология төркемендә Мингазов Илшат 1 урынны, әйләнә-тирә дөнья(тарих) буенча Сәмигуллина Әлфия 2 урынны, әйләнә-тирә дөнья(экология) буенча Минхатыпова Алинә 2 урынны яуладылар.
Молодцы!
-
Кошлар көне 01.04.2017
3 класс укучылары кошлар көненә “Туган якның бизәге сез, туган якның яме сез!” исемле театральләштерелгән экскурсия - кичәсе үткәрделәр. Туган ягыбызның табигатенә сокланып туймаслык. Урман дисәң, урманнары, сулыклар дисәң, елга-кулләре күп аның, таулар, болыннар, тугайлар, әрәмәлекләр, яз җитү белән җылы яктан кайтучы кошлары ... Болар барысы да туган ягыбызның бизәкләре. Кичә бик тәрбияви , күңелле узды . Кичәне әзерләүче укучыларга, класс җиәкчесе Миндубаева Р.М. зур рәхмәтебезне белдерәбез!
-
Кошларга оялар 30.03.2017
Кошлар безнең дусларыбыз! Без ел саен җылы якларга киткән кошларны көтеп алабыз. Табигать өчен дә, кешеләр өчен дә кошларның файдасы бик зур. Алар кайткан төшкә матур-матур оялар ясыйбыз. Ояларны мәктәп янындагы бакча кырыйларына элеп тә куйдык. Рәхим итегез кошкайлар!!!
-
"Дулкын" бассейнына теләп йөрибез 25.03.2017
«Йөзәргә өйрәнү» проектын тормышка ашыру кысаларында 2 сыйныф укучылары Болгарга “Дулкын” бассеенына йөзәргә бардылар. Бу беренче генә барулары түгел. Балалар бик теләп йөриләр. Оештыручыларга бик зур рәхмәт.
-
“Без бергә”
23.03.2017
23 март көнне балалар халык иҗаты “Без бергә” Республика фестиваль-конкурсының муниципаль этабы булып узды. Бу конкуста “Нәфис сүз” номинациясендә мәктәбебезнең “Нур” театр коллективы III урынга, вокал-соло номинациясендә 4 класс укучысы Хамидуллина Камилә III урынга, декоратив-гамәли сәнгать “Россия сувенирлары” номинациясендә укучылар һәм укытучылар коллективы III урынга, Урта Йорткүл мәктәбе филиалы укучылары “Хореография” номинациясендә Нургаязова Рамилә I урынга, “Халык ансамбльләре” номинациясендә Валеева Алия, Ибрагимова Гөлшат III урынга, шулай ук автомодель, самолет спортлары буенча да безнең укучылар – Каюмов Илсаф - I урынга, Мияссаров Ринат - II урынга лаек булдылар. Афәрин укучылар!!!
Барлык җиңүчеләргә Спас муниципаль районы мәгариф бүлеге башкарма комитеты дипломнары һәм бүләкләре тапшырылды.