Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Иске Рязяпская средняя общеобразовательная школа Спасского муниципального района Республики Татарстан"/"Татарстан Республикасы Спас муниципаль районы Иске Рәҗәп урта гомуми белем бирү мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422865, Республика Татарстан, Спасский район, с. Иске- Рязап, ул. Ленина ,д.36 |
| Телефон: | +7(843)-473-32-78 |
| E-Mail: | Sisr.Sps@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Иске Рязяпская СОШ" |
| Руководитель: | Файзиев Ильнур Гаммарович |
| Год основания учреждения: | 1919 |
| У нас учатся: | 22 обучающихся |
| У нас учат: | 17 педагогов |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Иске Рязяпская средняя общеобразовательная школа Спасского муниципального района Республики Татарстан"/"Татарстан Республикасы Спас муниципаль районы Иске Рәҗәп урта гомуми белем бирү мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << 21 22 23 24 25 26 27 28 ( 29 ) 30 >>
-
Үлемсез полк 09.05.2017

Ел саен үткәрелә торган әлеге акциягә мәктәбебез укучылары, укытучылары, авылдашларыбыз бик теләп кушылды.
-
Зур сугышның кечкенә геройлары 08.05.2017

Классларда Җиңү көненә багышлап тәрбия сәгатьләре үткәрелде. 7 класс укучылары белән Бөек Ватан сугышы чорындагы балалар язмышы, Марат Казей, Леня Голиков, Галя Комлева, Таня Савичеа,Надя Богданова, һәм башка герой-пионерлар, аларның батырлыклары турында әңгәмәләр алып барылды. Сугышта олылар белән беррәттән балалар да туган җирләрен фашист илбасарларыннан азат итүгә зур өлеш кертәләр
-
Музейда дәрес 05.05.2017

5 нче май көнне музей дәресеүткәрелде. Сугыш һәм педагогик хезмәт ветераны Зиннәтулла Гыйззәтуллинны БөекҖиңүнең 72 еллыгыбеләнкотладык. Укучыларга сугышта катнашкан авылдашларыбыз, аларның батырлыклары, үз-үзләрен аямыйча сугышта катнашулары, күпләренең кире әйләнеп кайтмаулары турында тарих укытучысы Замалиева М.Я. сөйләде
-
«Мы патриоты России» 29.04.2017

28 апреля подвели итоги детско-юношеского конкурса на лучшее сочинение по теме «Мы патриоты России». Победители со своими учителями были приглашены для награждения в Выставочный зал «Манеж» Казанского Кремля.
Из нашей школы ученик 9 класса Ильфат Исламов (учитель Ф.М.Гарафутдинова) награждён дипломом победителя и ценным подарком. После награждений учащиеся и учителя посмотрели мультимедийную выставку «Жизнь» посвященной ВОВ. Благодаря десятку кинопроекторов, объемному звуку, световому оформлению и 40-метровому экрану гостям было обеспечено полное погружение во времена тех страшных событий.
Волонтёры организовали экскурсию по музею естественной истории Татарстана. Посетив музей получили знания и понятия в области астрономии, ознакомиться с разнообразием мира минералов планеты, узнали, как образуются и добываются нефть.
-
“Без туган ягыбызда яшибез!” 19.04.2017

19 апрель көнне балалар иҗат йортында экология елы уңаеннан “Без туган ягыбызда яшибез!” исемендәге экологик фестиваль булып узды. 4 класс укучылары Гатауллин И, Вилданов И. экология турында шигырьләр яздылар, 3 кл кызлары рәсемнәр ясадылар. 5-9 класслар экология темасына игълан ителгән фотоконкурста актив катнаштылар. 4 класс укучысы Минхатыпова А, 9 класс укучысы Зиятдинова Г. проектлар якладылар.
-
15 апрель - Эклогия белемнәре көне. 15.04.2017

Табигать – чиксез хәзинә дип аталган ачык чара күрсәтелде. Чарада Россия һәм Татарстанның “Кызыл китабы”на кертелгән үсемлекләр һәм хайваннар дөньясы белән таныштык, кешеләр тормышында урманнарның әһәмияте турында шигырьләр сөйләдек. Сулыкларны чиста тоту, табигатьне саклау – безнең изге бурычыбыз !
-
“Без бергә” 15.04.2017

15 апрель көнне Чистай шәһәрендә “Без бергә!” балалар халык иҗаты фестиваль – конкурсының зона этабында мәтәбебезнең “Нур” театр коллективы “ Нәфис сүз” номинациясендә чыгыш ясады. Җитәкчеләре Миндубаева Р.М., Фәйзиева Г.М. Алга таба да коллективка иҗади уңышлар телибез!Афәрин укучылар!
-
Мәктәптә финанс грамотылыгы 13.04.2017

Мәктәптә финанс грамотылыгы атналыгы үтте. Атналыкта 7 сыйныф укучылары “Кулланучыларның хокуклары” исемле сәхнәләштерелгән әкият күрсәттеләр. Әкияттә укучылар товарларны сатып алганда билгеле бер кагыйдәләрне үтәргә кирәклекне яхшы аңладылар.
Татарстанда атна саен олы буын вәкилләрен мошенниклар алдавы турында хәбәрләр ишетеп торабыз. Гәрчә мондый бәла-казалардан саклану өчен финанс грамоталылык кагыйдәләрен истә тоту да җитә. Республикада мондый башбаштаклыкларны киметү өчен укучылар финанс яктан белемгә ия булырга тиеш.
Хәзерге заман кешесенә үз керемен һәм чыгымнарын планлаштыруны, гаилә бюджеты нигезләрен белү ни дәрәҗәдә мөһим икәнлеген җәмгыять белеме укытучысы Флюра Миннасых кызы Гарәфетдинова укучыларга аңлатты. Укучыларга кесә акчалары нигә кирәк һәм ул күпме күләмдә булырга тиешлеге турында фикер алыштылар.Мәктәп укучыларына эчтәлекле видеофильмнар күрсәтелде.
-
12апрель – Космонавтика көне 12.04.2017

Безнең тагын бер язгы бәйрәмебез бар. 12 апрельдә Космонавтика көнен билгеләп үтәбез. 1961 нче елның 12 апрелендә, дөньяда беренче буларак, бортына кеше утырган “Восток” космик корабле җир тирәли орбитага чыгарылды. Бу кеше – очучы – космонавт Юрий Алексеевич Гагарин иде. Ул илебез хөкүмәте тапшырган эшне үтәде.
Космонавтика көне уңаеннан, мәктәбебездә Ю.А.Гагарин турында видеофильм күрсәтелде. Озын тәнәфес вакытында мәктәп радио бүлеге аша укучылар “Кеше галәмдә” дигән радиогазета белән чыгыш ясадылар. Космоска багышланган рәсем күргәзмәсе оештырылды. Урамда “ Авиамодель” түгәрәге җитәкчесе Мәхмүтов Илназ Мәсхутович укучылар белән самолет ярышлары үткәрделәр.
-
Мәктәптә гаилә атналыгы 08.04.2017

Минем гаилә” (1,2, 4 кл), “ Шәҗәрә – нәсел агачы” (3 кл), “Гаилә бәхете – балада” (5 кл), “ Хыялдагы йорт” (6 кл), “Гаилә бәхете нидә?” (7 кл), “Минем гаиләнең үткәне2 (8 кл), “Гаиләдә истәлекле фотосурәт” (9 кл) дигән темаларга тәрбия сәгатьләре үткәрелде.
















