Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Иске Рязяпская средняя общеобразовательная школа Спасского муниципального района Республики Татарстан"/"Татарстан Республикасы Спас муниципаль районы Иске Рәҗәп урта гомуми белем бирү мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
Адрес: | 422865, Республика Татарстан, Спасский район, с. Иске- Рязап, ул. Ленина ,д.36 |
Телефон: | +7(843)-473-32-78 |
E-Mail: | Sisr.Sps@tatar.ru , ickerazap@mail.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Иске Рязяпская СОШ" |
Руководитель: | Файзиев Ильнур Гаммарович |
Год основания учреждения: | 1919 |
У нас учатся: | 22 обучающихся |
У нас учат: | 17 педагогов |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Иске Рязяпская средняя общеобразовательная школа Спасского муниципального района Республики Татарстан"/"Татарстан Республикасы Спас муниципаль районы Иске Рәҗәп урта гомуми белем бирү мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << 21 22 23 24 25 ( 26 ) 27 28 29 30 >>
-
Мәктәптә - үзидарә көне! 05.10.2017
Бүген, укытучылар көне уңаеннан, мәктәбебездә – үзидарә көне. Тугызынчы сыйныф укучылары бик нык эзерлектән соң укытучы һөнәренең асылын үз көчләре белән сынап карадылар. Тәнәфесләр вакытында да укытучы булуларыннан туктамадылар, ә балалар янында төрле сорауларга җаваплар бирделәр.
-
Көзнең күркәм, ямьле бәйрәмнәренең берсе – Укытучылар көне 05.10.2017
Бүген, укучылар көче белән әзерләнгән бәйрәм концерты булып узды. Хөрмәтле укытучылар. Әлеге күркәм бәйрәм – Халыкара укытучылар көнендә күңел түреннән чыккан иң изге теләкләрне, иң җылы хисләрне кабул итегез! Һөнәрегезгә һәрчак тугры булуыгыз, күңел сафлыгыгыз һәм тырышлыгыгыз өчен зур рәхмәт сезгә!
-
Бәйрәм белән котладылар 04.10.2017
Бүген укучылар өлкәннәр көне уңаеннан, үз куллары белән чәчәкләр ясап, күңел җылысы өстәп, ветеран укытучыларны өйләренә барып, бәйрәм белән котладылар. Белгәнебезчә, өлкәннәр иң рәхмәтле кешеләр. Балалар, биргән чәчәкләре, күрсәткән хөрмәтләре өчен, бик күп рәхмәт сүзләре һәм изге теләкләр ишеттеләр.
-
Өлкәннәр декадасы чаралары 02.10.2017
Узган җомгада өлкәннәр көне уңаеннан ветеран укытучылар һәм техник хезмәткәрләре белән очрашу оештырылды. Элек укучылар көче белән әзерләнгән бәйрәм концерты булды. Өлкәннәр исә балаларга туган илгә хезмәт итү, гаилә, тыныч тормыш кыйммәтләре турында сөйләделәр. Бәйрәм чәй табыны артында җылы сөйләшүләр белән тәмамланды.
-
Куркынычсызлык мәсьәләләре 29.09.2017
Мәктәптә 25 нче сентябрьдән 29 нчы сентябрьгә, куркынычсызлык мәсьәләләренә багышланган, юлларда балалар иминлеген тәэмин итү атнасы узды. Атналык кысаларында үткәрелгән чаралар профилактик эшне камилләштерүгә юнәлдерелгән иде. Һәр чәршәмбедә сыйныф җитәкчеләре балаларны юл йөрү кагыйдәләренә өйрәтүгә багышланган әңгәмәләр яки дәресләр үткәрәләр. Ә бу атнада "Добрая дорога детства" дәресе булды. Дәресне ТИН укытучысы Мәхмүтов И.М. үткәрде. Башлангыч сыйныф укучылары "йорт-мәктәп-йорт" исемле куркынычсыз маршрут хәрәкәте схемасын төзеделәр. Барлык сыйныф җитәкчеләре балалар һәм яшүсмерләр өчен юл кагыйдәләрен төгәл үтәү зарурлыгы турында класс сәгатьләре үткәрделәр.
-
Бердәм рухият сәгате” “Тынычлык күгәрчене” акциясе 24.09.2017
Бүген безнең мәктәп “Бердәм рухият сәгате” “Тынычлык күгәрчене” акциясендә катнашты. Бу гомуми утка тоту һәм көч куюны туктату көнне. Ак күгәрчен дөньяда тынычлык символы. Сугыш елларында туган илебезне саклаучы, яклаучы ветераннарга рәхмәтебезне җиткерү безнең максат. иң мөһиме дөньяда тынычлыкны саклап калу. Әлеге акцияне мәктәп активистлары оештырдылар. Балалар кәгазьдән күгәрченнәр кистеләр һәм халык арасында укучылар арасында тынычлыкка, дуслыкка чакырдылар.
-
Белем бәйрәме 01.09.2017
И мәктәбем! Зур хыяллар белән,
Кыңгыраулар белән дәшәсең.
Мең кат сагынып,
Мең кат сагындырып,
Каршы ала безне бу мәктәп –
Укытучының елмаюы белән,
Уку елы белән бүләкләп.
-
Тынычлык дәресләре 01.09.2017
1нче сентябрь көнне мәктәптә һәр сыйныф “Тынычлык дәресе”ндә булды.
Минем яшисем килә!
Җирнең балачагы тынычлык маршында.
Сугышлар чигенер балалар каршында.
Балалар- иң зур көч! Балалар- киләчәк!
Балалар хакына тынычлык җиңәчәк!
Яшел шар тирбәлә берсенең кулында.
Шул шарга карыйм да уйлыйм Җир турында.
Җир дә шул шар төсле-бик мөмкин шартларга...
Балалар чыкканнар җир шарын сакларга.
Ә алар- бер сафта, янәшә баралар.
Тынычлык хакына көрәшә балалар!
-
"Хезмәткә һәм оборонага әзер" дәресе. 01.09.2017
Барлык укучылар өчен "Хезмәткә һәм оборонага әзер" дәресе үткәрелде. Спорт уеннарын физик тәрбия укытучылары оештырды. Балалар уеннарда бик теләп һәм кызыксынып катнаштылар.
-
День двенадцатый «Райский уголок» 12.06.2017
Воспитатели проводили минутку здоровья «Солнечный ожог. Первая помощь». Дети смотрели видеоролики.
Удачно сложилась игра « Архипелаг удачи». Детям очень понравились подвижные игры по желанию детей.