Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Иске Рязяпская средняя общеобразовательная школа Спасского муниципального района Республики Татарстан"/"Татарстан Республикасы Спас муниципаль районы Иске Рәҗәп урта гомуми белем бирү мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
Адрес: | 422865, Республика Татарстан, Спасский район, с. Иске- Рязап, ул. Ленина ,д.36 |
Телефон: | +7(843)-473-32-78 |
E-Mail: | Sisr.Sps@tatar.ru , ickerazap@mail.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Иске Рязяпская СОШ" |
Руководитель: | Файзиев Ильнур Гаммарович |
Год основания учреждения: | 1919 |
У нас учатся: | 22 обучающихся |
У нас учат: | 17 педагогов |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Иске Рязяпская средняя общеобразовательная школа Спасского муниципального района Республики Татарстан"/"Татарстан Республикасы Спас муниципаль районы Иске Рәҗәп урта гомуми белем бирү мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << 21 22 23 24 25 26 27 ( 28 ) 29 30 >>
-
1 июнь – Халыкара балаларны яклау көне . 01.06.2017
Балаларның киләчәге матур булсын өчен илләребезнең тыныч булуы, гаилә җылысы, үзебезнең яраткан туган җиребездә исән – имин яшәү,һәм балачагыбызның күңелле булуы кирәк. Шул уңайдан бөтен мәктәп укучылары белән табигатькә ял итәргә чыктык. Без төрле спорт ярышларында, хәрәкәтле уеннарда , очырткычлар очыртуда катнаштык. Табигатьтә, саф һавада бәрәңге, аш пешердек, сосискалар кыздырдык. Табигатьтә ялны оештыру бик күңелле булды.
-
Хезмәт һәм ял лагере. 01.06.2017
1 июнь көнне “ К.Р.У.Т.О.” хезмәт һәм ял лагере эшли башлады. Лагерьга балалар бик теләп, шатланып килделәр. Лагерьны ачу тантанасы булды. Алар үзләренең отрядларына исем, девиз, җыр сайладылар. Лагерь тормышы бик күңелле башланып китте.
-
День первый "Ура, каникулы!" 01.06.2017
Сегодня на торжественной линейке было открытие пришкольного лагеря « Бригантина». В лагере будут отдыхать 26 детей. Запланирована увлекательная и познавательная работа на 21 день. Ребят ждут путешествия, разнообразные игры, соревнования, квест-игры, мастер-классы и др. Ребята участвовали в спортивно-игровой эстафете « Ура, каникулы!»
-
Класс җыелышлары 31.05.2017
Бүген классларда җыелышлар булды. Җыелышта чирек нәтиҗәләре, укуга караш турында әңгәмәләр үткәрелде. Каникуллар вакытында үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен үтәргә дип инструктаж үткәрелде һәм журналларга куллар куйдырылды. Җәйге каникулларны исән –сау үткәреп, барлык укучыларны да мәктәптә көтеп калабыз!
-
Ветераннар туган як тарихы белән кызыксына 30.05.2017
Мәктәбебезнең туган якны өйрәнү музеена бер төркем ветераннар килде. Алар туган як тарихы һәм танылган якташларыбыз, исемнәре күпләргә билгеле булган кешеләр белән якыннан таныштылар. Үткәннәрне чагыштыручы документлар, тарихи экспонатлар һәркемдә зур кызыксыну уятты
-
Пионерлар слеты 23.05.2017
Районыбызда Пионерлар оешмасы барлыкка килүгә 95 ел тулу уңаеннан җәмәгать оешмалары һәм укучылар үзидарәсе органнары слеты булды. Безнең мәктәптән бу слетта ике укучы – Муратова Р. Һәм Коновалова С. делегатлар булып катнаштылар. Бәйрәмдә катнашучыларга пионер хәрәкәтенең барлыкка килү тарихы, аның лидерлары турында сөйләделәр. Укучылар өчен “Тарих битләре буенча “ уены оештырылды. Слет бәйрәм табыны янында тәмамланды.
-
19 май көнне Бөтенсоюз пионер оешмасы оешуга 95 ел тулды 20.05.2017
19 май көнне Бөтенсоюз пионер оешмасы оешуга 95 ел тулды. Бу көнне мәктәп күләмендә Пионериянең 90еллыгына багышланган юбилей тантанасы үтте. Укучылар өчен пионерлар турында күргәзмә оештырылды. Ветеран пионер – Гыйзатуллин З.Г. белән очрашу үткәрелде. Ул пионерлар тарихы белән таныштырды. Музейда укучылар өчен “Пионерия үткән юл” дигән темага дәресләр үткәрде.
-
Без – эзтабарлар! 20.05.2017
Бүген мәктәптә 2 нче класс укучыларын эзтабар сафларына кабул итү тантанасына җыелдык. Мәктәп бусагасын атлап кергән бу балалар инде матур итеп укырга, чиста итеп язарга, мәктәптә үз-үзләрен дөрес итеп тотарга өйрәнделәр. Алар үзләренең укучы икәнлекләрен тырышып укулары белән дәлилли алалар. Ә менә бүгеннән башлап без аларга укучылар дип кенә түгел, ә Эзтабарлар дип тә дәшә башлаячакбыз.
Укучылар Эзтабар исеме алгач, тагы да көчлерәк, белемлерәк, мөстәкыйльрәк булырсыз. Шулай ук әйләнә-тирәдәге табигатьнең серләрен, туган ягыбызның тарихын өйрәнүгә дә зур өлеш кертерсез дип ышанып калабыз.
-
9 май – Бөек Җиңү көне 09.05.2017
9 май- Бөек Җиңүкөне! Бу көнне кешелек дөньясы түземсезлек беләнк өтте. Һәм ул көн килде. 1945 елның май ае. Бу көнне безнең күзләрдә шатлыклык үзяшьләре.Илебездә сугыш урап узмаган бергенә гаиләдә юктыр, мөгаен.
-
Үлемсез полк 09.05.2017
Ел саен үткәрелә торган әлеге акциягә мәктәбебез укучылары, укытучылары, авылдашларыбыз бик теләп кушылды.