Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Альметьевская средняя общеобразовательная школа имени Мурада Рамзи" Сармановского муниципального района РТ / Татарстан Республикасы Сарман муниципаль районы "Морад Рәмзи исемендәге Әлмәт урта гомуми белем бирү мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423377, Республика Татарстан, Сармановский район, с. Альметьево, ул. Л.Рахматуллина, д. 1 |
| Телефон: | +7(855)-594-23-34 |
| E-Mail: | Almet.Osn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Альметьевская СОШ им. М.Рамзи" |
| Руководитель: | Шигапов Ильнар Зуфарович |
| Год основания учреждения: | 1970 |
| У нас учатся: | 114 учащихся и 6 воспитанников дошкольной группы |
| У нас учат: | 16 учителей и 2 воспитателя дошкольной группы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Альметьевская средняя общеобразовательная школа имени Мурада Рамзи" Сармановского муниципального района РТ / Татарстан Республикасы Сарман муниципаль районы "Морад Рәмзи исемендәге Әлмәт урта гомуми белем бирү мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << 131 132 133 ( 134 ) 135 136 137 138 139 140 >>
-
Мәктәпкә психолог килде. 18.10.2017

17 нче октябрь көнне мәктәпкә район мәгариф бүлеге психологы Миргасимова Гөлгенә Равил кызы килде.Ул 1, 5 сыйныф укучылары белән очрашты.Бу укучылар адаптация чорын узалар.Шуңа бәйле рәвештә Гөлгенә Равилевна балаларга психологик тест уздырды.
-
Алтын көз. 18.10.2017

Көзнең иң матур мәленә аяк бастык.Алтын-сары яфраклар салмак кына бөтерелеп җиргә төшәләр."Яфраклар ява, яфрак яңгыры!"-дип сөенечләрен белдерәләр саф һавага уйнарга чыккан бакчабыз нәниләре.
-
Җиңүче кызларыбыз. 18.10.2017

Узган атнада районның "Старт" чаңгы үзәге оештырган кросста катнашып, мәктәбебез кызлары җиңү яуладылар.2006-2007 нче елгы кызлар арасында 5 сыйныф укучысы Михайлова Мәдинә-I урын, 4 сыйныф укучысы Зарипова Мәрьям-III урынны алды.Республикакүләм, районкүләм җиңү яулаган мәктәбебез укучыларына быел икеләтә уңыш елмаячак.Чөнки физкультура укытучысы Ашрафуллин Марат Айрат улы үз инициативасы белән җиңгән укучыларны мәктәптә дә бүләкләячәк.Берничә укучыбыз мондый бүләкне алырга да өлгерде инде.Бу яңалык укучыларга алга таба спорт өлкәсендә тагын да югарырак күрсәткечләргә ия булу өчен зур этәргеч булып торачак.
-
Бакчада көзге эшләр. 16.10.2017

Өлкән сыйныф укучылары узган атнада бакчада эшләделәр.Алар сөрелгән җирне тырмалап түтәлләр ясадылар, сарымсак утырттылар.
-
Театр куярга әзерләнәбез. 16.10.2017

8-9 нчы сыйныф укучылары республика күләмендә узачак балалар театры фестиваленә әзерләнәләр.Алар Г.Гыйльмановның "Көмеш тарак" әсәрен сәхнәләштерәчәкләр.
-
Тимурчыларыбыз сынатмый. 10.10.2017

Мәктәбебез укучылары даими рәвештә авылыбыз өлкәннәренә ярдәм итеп торалар.Узган атнада 6 нчы сыйныф укучылары җитәкчеләре Мирсәетова Әнисә Мөнировна белән Мөхлиева Әлфинур әби йортына бардылар.
-
Көзге урманда кунакта. 10.10.2017

-
Рәхәт тә соң бакчада! 10.10.2017

"Әле укый белмәсәк тә, хәрефләрне таныйбыз.Китапларны бик яратабыз.Рузилә апабыз безгә алардан матур әкиятләр, хикәяләр укый, шигырьләр дә өйрәнәбез",-диләр Гүзәл, Азамат, Руслан.
-
Өлкәннәрне бәйрәм белән котладык. 07.10.2017

4 нче октябрь көнне авылыбыз Мәдәният йортында Өлкәннәр көне уңаеннан бәйрәм уздырылды.Бу чарада безнең мәктәп тә актив катнашты.Укучылар башкарган моңлы җырлар, дәртле биюләр, шигырьләр беркемне дә битараф калдырмады.
-
Укытучылар көне. 07.10.2017

Мактауларга лаек укытучы!
Ул бит безгә белем бирүче.
Белем чишмәсенең күзе бит ул,
Зиһеннәргә аңнар төрүче.
Бу көн 1, 2 нче сыйныфларның(җитәкчеләре Сәгыйтова Р.Р.,Шангараева Р.Р.) матур бәйрәм котлауларыннан башланып китте.Алар һәр укытучыга атап шигырьләр сөйләделәр, җырлар башкардылар.8-9 сыйныф укучылары үзләре укытучы ролендә булдылар, түбән сыйныфларга дәресләр бирделәр.











