муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Верхнесиметская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан"
Визитная карточка
| Адрес: | 422068, Республика Татарстан, Сабинский район, с. Верхний Симет, ул. Советская, д. 30 |
| Телефон: | +7(843)-624-50-45 |
| E-Mail: | Svsim.Sab@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Верхнесиметская СОШ" |
| Руководитель: | Гарифуллин Рафис Накипович |
| Год основания учреждения: | 1988 |
| У нас учатся: | 59 обучающихся |
| У нас учат: | 25 педагогов |
муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Верхнесиметская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан" - новости
Страницы: << 91 92 93 94 95 96 97 98 ( 99 ) 100 >>
-
Башлангыч сыйныфлар атналыгы башланды 21.11.2016

-
Проект эшчәнлеге 17.11.2016

"Учитель-мастер" гранты җиңүчесе - биология укытучысы Халиуллина Р.Р. 5-8 нче сыйныф укучылары белән проект эшчәнлегенең чираттагы дәресен үткәрде. Укучылар 2 төркемгә бүленеп, 1 нче төркем "Гөлләр үстерү", 2 нче төркем "Гөлләрне тукландыру" темаларына мастер-класс күрсәтергә әзерләнделәр.
-
Тәрбия дәресләре 17.11.2016

1-11 нче сыйныфларда "Көзге һәм кышкы чорларда сулыклар янында балаларның куркынычсызлыгы" темасына тәрбия дәресләре үтте һәм укучыларга инструктажлар үткәрелде.
-
1 нче сыйныфта ачык дәресләр 16.11.2016

Югары Симет "Ромашка" балалар бакчасы тәрбиячеләре өчен 1 нче сыйныфта рус теле, математика, әйләнә-тирә дөнья фәннәреннән ачык дәресләр күрсәтелде. Дәресләрне Гарифуллина Дилә Гамилевна үткәрде.
-
"Нур" драма түгәрәге эшчәнлеге
14.11.2016
Бүген "Нур" драма түгәрәгенә йөрүче укучылар, Ш.Биктимеров исемендәге V ачык балалар театр сәнгате конкурсында катнашу өчен, Юныс Сафиуллинның "Идегәй" спектакленнән өзекне видеотасмага яздырдылар. Җитәкчеләре - өстәмә белем бирү педагогы Гатауллина З.Р.
-
Психологик десант 11.11.2016

Бүген мәктәпкә психологик десант килде. Психолог Нигматуллина Л.К. 9,11 нче сыйныф укучылары белән "ОГЭ һәм ЕГЭга психологик әзерлек" темасына тренинглар үткәрде, аерым укучылар белән эшләде.Логопед Габдрашитова Ф.М. башлангыч сыйныф укучылар белән шөгыльләнде.
-
"Нарат" боз сараена сәяхәт
04.11.2016
Сәламәт тәндә - сәламәт акыл. Көзге каникул дәвам итә. Бүген 6,7,10 нчы сыйныф укучылары , сыйныф җитәкчеләре белән берлектә, "Нарат" спорткомплексына бозда шуарга бардылар, сәламәтлекләрен ныгыттылар.
-
Индивидуаль әти-әниләр җыелышы.
02.11.2016
1-11 нче сыйныф укучыларының әти-әниләре өчен индивидуаль җыелышлар үтте. Һәр укучының әти-әнисе укытучылар янында булып, баласының тәртибе, укуы, билгеләре, дәрескә нинди әзерлек белән йөрүе турында танышты.
-
Имтиханнар биреп карау
01.11.2016
31 нче октябрь һәм 1 нче ноябрь көннәрендә 9,11 нче сыйныф укучылары математика һәм рус теле фәннәреннән имтиханнар биреп карадылар.
-
Әти-әниләр җыелышы 31.10.2016

Бүген I чирек нәтиҗәләре буенча әти-әниләр җыелышы үткәрелде. Педагог оештыручы Миннуллина Н.Н. "Балаларның куркынычсызлыгын тәэмин итү" дигән темага доклад белән чыгыш ясады. Мәктәп директры Гарифуллин Р.Н., директор урынбасарлары Билалиева Г.Ф., Имамиева Г.Х. укыту-тәрбия эшенең торышы, каникул планы, имтиханнар биреп карау тәртибе, көндәлек туклану, ирешелгән уңышлар турында чыгыш ясадылар. Җыелышта Саба муниципаль районы Башкарма комитеты вәкиле Исхакова А.Р. хокук бозуларны кисәтү буенча, ЮХИДИ хезмәткәре Закиров Д.Р. юл йөрү кагыйдәләренең үтәлеше турында эчтәлекле чыгышлар ясадылар, видеороликлар күрсәттеләр.









