муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Верхнесиметская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан"
Визитная карточка
| Адрес: | 422068, Республика Татарстан, Сабинский район, с. Верхний Симет, ул. Советская, д. 30 |
| Телефон: | +7(843)-624-50-45 |
| E-Mail: | Svsim.Sab@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Верхнесиметская СОШ" |
| Руководитель: | Гарифуллин Рафис Накипович |
| Год основания учреждения: | 1988 |
| У нас учатся: | 59 обучающихся |
| У нас учат: | 25 педагогов |
муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Верхнесиметская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан" - новости
Страницы: << 91 92 93 94 ( 95 ) 96 97 98 99 100 >>
-
Прием в 1 класс
01.02.2017
На основании Приказа Министерства образования и науки Российской Федерации от 22.01.2014 года № 32 «Об утверждении Порядка приёма граждан на обучение по образовательным программам начального общего, основного общего и среднего общего образования» и Постановления Исполнительного комитета Сабинского муниципального рйаона РТ от 31.12.2016 года № 1605-п «О закреплении общеобразовательных учреждений за конкретными территориями Сабинского муниципального района», приём заявлений в первые классы для детей, проживающих на территориях, закреплённых за общеобразовательными учреждениями, проводится с 1 февраля по 30 июня 2017 года .
Общеобразовательные учреждения, закончившие до 1 июля приём в первый класс всех детей, проживающих на закреплённой территории и имеющие свободные места, смогут начать приём остальных детей. -
ГТО значокларын тапшыру 30.01.2017

Бүген үткәрелгән атналык линейкада тантаналы рәвештә , узган уку елы нәтиҗәләре буенча ГТО значоклары тапшырылды. 9 укучы көмеш, 16 укучы бронза билгеләргә ия булдылар. Котлыйбыз! Киләчәктә күбрәк укучыларыбызның зур нәтиҗәләргә ирешүен теләп калабыз.
-
Технологиядән ачык дәрес 28.01.2017

Технология укытучысы Имамиев И.И. 6 нчы сыйныфта "Агач кыру станогында игәү сабы кыру" темасына ачык дәрес үткәрде.
-
Авыл китапханәсенә экскурсия 26.01.2017

Бүген , тәрбия дәресе вакытында, 10 нчы сыйныф укучылары класс җитәкчеләре белән берлектә Югары Симет авыл китапханәсенә экскурсиягә бардылар. Китапханәче Насирова Гүзәл апа китапханә тормышы, даими китап укучылар, яңа газета-журналлар белән таныштырды, яңа китапларга күзәтү ясады.
-
Студентлар көне белән! 25.01.2017

25 гыйнвар – Россия студентлары көне.
Мәктәбебезне төрле елларда тәмамлап, хәзерге вакытта студент булучы укучыларыбызны чын күңелебездән бәйрәм белән котлыйбыз!!!
Мөстәкыйль тормышның беренче сабаклары, тәүге һөнәри белемнәргә төшенү, һичшиксез, студент еллары белән бәйле. Өмет-ышанычлар һәм романтик мавыгулар чоры гына түгел, җитди эшләр чоры да әле бу.
Вуз зачетлары һәм имтиханнарында гына түгел, тормыш юлыгызда, барлык башлангычларыгызда уңышлар, саулык-сәламәтлек, бәхет һәм иминлек телибез!Бәйрәм белән!!!
-
Укытучылар Спартакиадасы 23.01.2017

20-21 нче гыйнвар көннәрендә укытучыларыбыз мәгариф хезмәткәрләренең кышкы Спартакиадасында актив катнаштылар, теннис, чаңгы, шорт-трек, тартылу, отжимание, аркан тарту төрләрендә көч сынаштылар. Педагог-оештыручы Миннуллина Н.Н. отжимание ярышында 2 нче урын, физик тәрбия укытучысы Шакиров Р.Ш. шорт-трек ярышында 2 нче призлы урыннар алдылар. Җиңүчеләрне чын күңелебездән котлыйбыз!!!
-
Укучылар өчен спектакль 20.01.2017

Югары Симет мәдәният йортында Г.Кариев театры артистлары башкаруында , укучылар өчен Р.Корбанның "Керпе малае дуслар эзли" спектакле булды.
-
Олимпиадаларга әзерлек
19.01.2017
10 нчы сыйныф укучысы Шайхлиева Алия һәм 11 нче сыйныф укучысы Шакиров Илһам 19-23 нче гыйнвар көннәрендә Казан шәһәренең "Дуслык" үзәгендә геология фәне буенча республика олимпиадасына әзерләнәчәкләр. Укучыларыбызга белем үрләрен яулауда зур уңышлар телибез!
-
Имтиханнар биреп карау
16.01.2017
14-16 нчы гыйнвар көннәрендә 9,11 нче сыйныф укучылары сайлап алу фәннәреннән имтиханнар биреп карадылар.
-
Җиңүчеләрне котлыйбыз!!! 16.01.2017

"Дулкыннар" конкурсының район этабында җиңүче, призер булган укучыларыбызны һәм аларның җитәкчеләрен чын күңелебездән котлыйбыз, эшләрендә, укуларында зур уңышлар теләп калабыз.
3 нче сыйныф укучысы Имамиева Нәфисәгә "Нәфис сүз" номинациясендә 3 нче урын (Хакимова М.З.)
9 нчы сыйныф укучысы Шарафиева Алсуга "Вокал-соло" номинациясендә 2 нче урын (Имамиев И.И.)
9 нчы сыйныф укучысы Загриев Фоатка "Нәфис сүз" номинациясендә 1 нче урын (Нургалиева Г.М.)









