муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Верхнесиметская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан"
Визитная карточка
| Адрес: | 422068, Республика Татарстан, Сабинский район, с. Верхний Симет, ул. Советская, д. 30 |
| Телефон: | +7(843)-624-50-45 |
| E-Mail: | Svsim.Sab@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Верхнесиметская СОШ" |
| Руководитель: | Гарифуллин Рафис Накипович |
| Год основания учреждения: | 1988 |
| У нас учатся: | 59 обучающихся |
| У нас учат: | 25 педагогов |
муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Верхнесиметская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан" - новости
Страницы: << 91 92 93 94 95 ( 96 ) 97 98 99 100 >>
-
"Дулкыннар" конкурсында
13.01.2017
Бүген бер төркем укучылар Татарстанның халык шагыйре Разил Вәлиевның тууына 70 ел тулуга багышланган «Дулкыннар» Республика бәйгесенең район (сайлап алу) турында чыгыш ясап кайттылар.
"Вокал" номинациясендә: "Күңелле балачак" ансамбле(3,5 класс), Гилазиева Зөһрә, Шарафиева Алсу (9 класс), җитәкчеләре Имамиев Илмир Илфатович.
"Нәфис сүз" номинациясендә: Хассамова Зәлия ( 1 класс), җитәкчесе Гарифуллина Д.Г., Имамиева Нәфисә ( 3 класс), җитәкчесе Хакимова М.З., Загриев Фоат (9 класс) , җитәкчесе Нургалиева Г.М.
-
Таудан чана шуабыз 13.01.2017

1, 5, 6 нчы сыйныф укучылары класс җитәкчеләре белән берлектә тауга чана шуарга бардылар. Укучылар белән кышкы табигатьнең матурлыгы, туган як табигатенең үзенчәлекләре турында сөйләшү алып барылды. Саф һавада битләре алланган, йомшак карда әвәләләнеп, таудан чана шуып чыр-чу килгән балалар күпләрне балачакларына алып кайткандыр, мөгаен.
-
Халыкара Рәхмәт көне 12.01.2017

Педагог-оештыручы Миннуллина Н.Н. 7 нче сыйныфта отряд сборы үткәрде. Сборның темасы: “Халыкара Рәхмәт көне” .Рәхмәт әйтү ул- кешенең ярдәмен,шәфкатен игътибарсыз калдырмау дигән сүз.Укучылар сбор барышында әдәпле булырга өйрәнделәр, "рәхмәт" турында шигырьләр һәм җырлыр тыңладылар.
-
Әти-әниләр җыелышы 11.01.2017

14-16 нчы гыйнвар көнәрендә сайлап алу фәннәреннән ОГЭ һәм ЕГЭ биреп карау оештырылачак. Шул уңайдан, бүген 9,11 нче сыйныф укучыларының әти-әниләре белән җыелыш үткәрелде. Укыту эшләре буенча директор урынбасары Билалиева Г.Ф. әти-әниләрне имтихан биреп карау көннәре, куелган таләплә белән таныштырды, инструктаж үткәрде.
-
Район башлыгы елкасы 07.01.2017

Мәктәбебезнең 10 актив укучысы педагог-оештыручы Миннуллина Н.Н. җитәкчелегендә Лесхоз мәдәният йортында үткәрелгән Район башлыгы елкасынды булып, күңел ачып, ял итеп, бүләкләр алып кайттылар.
-
Кышкы каникул барышы
05.01.2017
Кышкы каникул көннәре укучыларыбыз өчен бик кызыклы һәм файдалы үтә. 25-31 декабрь көннәрендә 1-4 нче сыйныф укучылары кышкы лагерьда ял иттеләр. 2-7 нче гыйнвар көннәрендә 9,11 нче сыйныф укучылары өчен ОГЭ,ЕГЭга әзерлек, район олимпиадаларында җиңүче һәм призер булган югары сыйныф укучылары өчен республика олимпиадаларына әзерлек үткәрелә.
-
Яңа ел белән!!!! 31.12.2016

Хөрмәтле укучылар, укытучылар, әти-әниләр!
Барыгызны да декабрь бураннары алып килгән Яңа ел белән котлыйбыз! Бәйрәмегез мөбарәк, ризык тулы өстәлегез түгәрәк, күңелле, куанычлы булсын. Эшләрегез уң булсын, күңелегездәге мәрхәмәтлелек нуры йөзегезне тагын да бизәсен. Бусагаларыгыздан караңгылык, салкынлык, хәвеф-хәтәр атлап кермәсен, бәла-каза йөрмәсен. Бәхетле мизгелләр, матур вакыйгалар, яхшы хәбәрләр, саулык-сәламәтлек алып килсен Яңа ел! Гаилә бәхетегез учагы гел балкып торсын.
Яңа ел белән!!!
- Кышкы каникулда олимпиадаларга әзерлек графигы 30.12.2016
- Кышкы каникулда ОГЭ, ЕГЭга әзерлек графигы 30.12.2016
-
2016-2017 нче уку елында спонсорлар ярдәме
29.12.2016
2016-2017 нче уку елында өстәмә белем бирү түгәрәкләренә спонсорлык ярдәме күрсәткән түбәндәге оешма җитәкчеләренә зур рәхмәтләребезне белдерәбез һәм эшләрендә зур уңышлар, сәламәтлек телибез:
ОАО “Сабинское МПП ЖКХ» (Хабибуллин И.Г.) – 17500
ООО «Симет» (Талипов М.Х. ) – 12500
ИП Тимергалиев (Тимергалиев Р.Н.) – 6000
ИП Вагизов (Вагизов Н.Н.) - 2000
ИП Каримова (Каримова Г.) - 5000
ИП Гатауллин (Гатауллин А.Г.) - 5000.
Күчерелгән акчага ООО "ФРГ"дан "Оста куллар" һәм "Драма" түгәрәкләре өчен 12280 сумлык инвентарь, ИП Кудряшовтан "Судомоделирование" түгәрәге өчен 7035 сумлык инвентарьлар алынды. Калган товарлар шушы көннәрдә алынып бетәчәк.









