муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Верхнесиметская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан"
Визитная карточка
| Адрес: | 422068, Республика Татарстан, Сабинский район, с. Верхний Симет, ул. Советская, д. 30 |
| Телефон: | +7(843)-624-50-45 |
| E-Mail: | Svsim.Sab@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Верхнесиметская СОШ" |
| Руководитель: | Гарифуллин Рафис Накипович |
| Год основания учреждения: | 1988 |
| У нас учатся: | 59 обучающихся |
| У нас учат: | 25 педагогов |
муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Верхнесиметская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан" - новости
Страницы: << 61 62 63 ( 64 ) 65 66 67 68 69 70 >>
-
Су модельләре ярышы
22.02.2021
21 нче февраль көнне мәктәбебез укучылары (җит.Имамиев И.И.) Әлмәт шәһәрендә үткән су модельләре ярышында катнашып, матур нәтиҗәләр белән кайттылар.
Загриев Солтан-2 урын, 3 урын
Ибрагимов Ильшат-3 урын
Шайхуллин Ильфар - 1 урын, 2 урын
Мәктәп командасы - 2 урын!!!!!
-
Җырдай моңлы татар теле 20.02.2021

И туган тел, и матур тел
Әткәм әнкәмнең теле
Дөньяда күп нәрсә белдем
Син туган тел аркылы.Телебезнең матурлыгын тоярга өйрәтү, горурлану хисе уяту максатыннан, мәктәбебездә"Җырдай моңлы татар теле" дип исемләнгән чара үтте.
-
“Татар теле –дуслык теле” күргәзмә
20.02.2021
21 февраль – Халыкара туган тел көне. Дөньяда җиде меңгә якын тел бар. Шуларның сиксән өче киң таралган. Ә өч йөз сиксән өч тел бөтенләй юкка чыгарга мөмкин. Татар теле –ЮНЕСКО тарафыннан бөтендөнья халыкара аралашу теле дип саналган 14 телнең берсе. Бу – туган телебез белән горурланырлык мөһим фактор.Һәр халыкның туган теле – аның мәдәнияте, тарихи көзгесе. Шуңа да телебез сафлыгын, матурлыгын, аһәңлелеген саклауда беребез дә читтә калырга тиеш түгел. Шул уңайдан китапханәдә “Татар теле –дуслык теле” дип исемләнгән күргәзмә оештырылды.
-
Открытие шахматной зоны
19.02.2021
В МБОУ «Верхнесиметская СОШ" сегодня состоялось открытие шахматной зоны. Теперь ребята могут на любой перемене подойти и играть в шахматы. Шахматы – это наука, которая помогает побеждать, преодолевать препятствия и добиваться самых существенных и значимых результатов.
-
Бар җырымны илгә багышладым... 15.02.2021

Муса Җәлил - бу исемне телгә алуга, күз алдына ниндидер гадәттән тыш кеше килгәндәй була. Ул – ялкынлы шигырьләр язган шагыйрь дә, илнең азатлыгы өчен курку белмәс көрәшче дә, үлемне ирләрчә батыр каршылаган каһарман да. Җәлил исемен илебез халкы горурлык белән искә ала. Һәр буын аны йөрәгендә саклый. Аның көрәше һәм эшчәнлеге – күпләр өчен кыюлык һәм батырлык үрнәге. Бүген мәктәбебездә Муса Җәлилнең 115 еллыгына багышланган "Бар җырымны илгә багышладым" дигән әдәби-музыкаль кичә узды. Укучылар Герой-шагыйрьнең шигырьләрен сөйләделәр, шигъри әсәрләрен театральләштерделәр.
-
День дарения книг
13.02.2021
14 февраля, международный день дарения книг. Ученики приняли участие в акции и принесли книги, которые уже были прочитаны дома. Библиотека с благодарностью приняла их в дар.
-
Муса Җәлилнең тууына 115 ел 12.02.2021

Муса Җәлил... бу исем һәр татар кешесенә, һәр мәктәп баласына яхшы таныш. Моннан 115 ел элек татар халкын бөтен дөньяга танытачак татар малае дөньяга килә. Ул бары 38 ел гына яшәсә дә, үлгәннән соң да үлмәслек итеп яши белде.
Ул халык йөрәгендә Ватанга тугрылык, үлемсезлек, батырлык һәм каһарманлык символына әверелде. Советлар Союзы герое, Ленин премиясе лауреаты М. Җәлилнең исеме бөтен планетабызга билгеле. М. Җәлил диюгә, татар халкын, ә татар халкы диюгә, М. Җәлилне күз алдына китерәләр, аның шәхесен һәм батырлыгын бөтен дөнья белә. Димәк, ул чын мәгънәсендә халкыбызның бөек шәхесе, горурлыгы. Шул уңайдан мәктәбебездә күргәзмә оештырылды. Анда шагыйрь турында мәгълүматлар һәм балалар өчен чыккан китаплары урын алды.
-
Волейбол ярышы 10.02.2021

Хәрби патриотик айлык кысаларында, командалар арасында волейбол ярышы үткәрелде. Әлеге ярышта "Ястреб" командасының егетләре дә, кызлары да матур уен күрсәтеп, җиңү яуладылар.
-
Күңелле стартлар 08.02.2021

Мәктәбебездә хәрби-патриотик айлык башланып китте. Бүген әлеге айлык кысаларында, башлангыч класслар арасында күңелле стартлар үтте. Әлеге ярышта аз гына өстенлек белән "Орёл" командасы җиңү яулады.
- “Туган телем – иркә гөлем” (КВН) 08.02.2021









