муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Верхнесиметская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан"
Визитная карточка
| Адрес: | 422068, Республика Татарстан, Сабинский район, с. Верхний Симет, ул. Советская, д. 30 |
| Телефон: | +7(843)-624-50-45 |
| E-Mail: | Svsim.Sab@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Верхнесиметская СОШ" |
| Руководитель: | Гарифуллин Рафис Накипович |
| Год основания учреждения: | 1988 |
| У нас учатся: | 59 обучающихся |
| У нас учат: | 25 педагогов |
муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Верхнесиметская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан" - новости
Страницы: << 61 ( 62 ) 63 64 65 66 67 68 69 70 >>
-
"Бишкә биш" интеллектуаль уен 20.04.2021

2021- Халыклар бердәмлеге елы уңаеннан, табигать фәннәре атналыгы кысаларында , 20нче апрель көнне “Бишкә биш” уены үткәрелде. Уенда 7 нче һәм 8 нче сыйныф укучылары катнашты. Укучылар төрле географик сорауларга җавап бирделәр, Татарстанда яшәүче төрле халыкларның җырларын, киемнәрен таныдылар,елга – күлләре, чиктәш республикалары турында сорауларга җаваплар таптылар .
-
Математик квест 16.04.2021

Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы уңаеннан, математика атналыгы кысаларында, 16 нчы апрель көнне 5-9 нчы сыйныф укучылары катнашында “Математик квест” булып узды. Катнашучылар 5 командага бүленеп 5 тукталышта үзләренең белем һәм сәләтләрен күрсәттеләр. “Иҗади тукталыш”та татар милли орнаментларын ясадылар. Татар милләтен, туган телне кадерләп саклау, үстерү, аның сафлыгы, матурлыгы өчен көрәшү - һәр кешенең изге бурычы. Квестта “Шар” һәм “Геометрия” командалары җиңүгә иреште.
-
Дөньякүләм танылган физик милләттәшләребез 15.04.2021

15 апрель көнне, Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы уңаеннан, физика-математика атналыгы кысаларында, мәктәптә югары сыйныф укучылары өчен “Дөньякүләм танылган физик милләттәшләребез” исеме астында лекция-әңгәмә формасында класстан тыш чара уткәрелде. Укучылар татар галимнәре, аларның биографияләре белән таныштылар. Хәмит Мозаффар улы Мөштәри, Роальд Зиннур улы Сәгъдиев, Рәшит Гали улы Сүнәев һәм башка физикларыбызның фән өлкәсенә керткән хезмәтләре, ачышлары зур кызыксыну тудырды. Россиядэ генә тугел, Европа, Америкада танылу алган академикларыбыз булу, укучыларда милли горурлык хисләре уятты.
-
Своя игра
13.04.2021
В рамках Года народного единства и недели физики-математики, 13 апреля проводилась «Своя игра». В нем участвовали ученики 5-6 классов.Обучающиеся с удовольствием выполняли разнообразные задания, давали чёткие обдуманные ответы, некоторые узнали много полезного и интересного о математиках разных стран. С большим интересом решались задачи на смекалку.
-
Калфак-кызлар күрке 07.04.2021

Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы уңаеннан , милли традицияләребез нигезендә ятучы кыйммәтле, милли, әхлаклы сыйфатларны саклау, татар хатын-кызларының милли баш киеме - калфак турында мәгълүмат бирү, милли мәдәниятыбызга ихтирам һәм мәхәббәт хисе тәрбияләү максатыннан, "Оста куллар" түгәрәгендә шөгыльләнүче укучыларыбыз, татар хатын-кызларының милли баш киеме, калфак эшләделәр, аны матур бизәкләр белән бизәделәр.
-
Халыкара балалар китабы көне 02.04.2021

2 апрель- Халыкара балалар китабы көне. Шул уңайдан мәктәбебездә Г.Х.Андерсен, А.Милн, Братья Гримм, В.Гюгю, И.Ефремов, А.Гераскина кебек балалар тарафыннан яратып укыла торган төрле милләт язучыларының китапларыннан күргәзмә оештырылды. Әлеге көннең барлыкка килү тарихы белән таныштырылды.
-
Татар халык композиторлары 01.04.2021

-
Кошлар-безнең дуслар. 01.04.2021

1 апрель-Кошлар көне. Укучыларга кошларнын файдасы турында аңлату, кошлар турында кайгыртырга, өлкәннәр ярдәмендә җимлекләр куярга, кош оялары ясарга өндәү, кечкенә дусларыбызга карата мәрхәмәтлелек, шәфкатьлелек тәрбияләү максатыннан 2 нче сыйныф укучылары белән, "Кошлар-безнең дуслар!" темасын сбор үтәрелде.
-
“Туган як бизәкләре” 29.03.2021

-
Нәүрүз мөбәрәкбад! 24.03.2021

Нәүрүз бәйрменең йолаларын искә төшерү, дуслык, туганлык хисләре тәрбияләү, максатыннан, туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы уңаеннан укучылар белән "Нәүрүз" бәйрәме үтте.









