муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Верхнесиметская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан"
Визитная карточка
| Адрес: | 422068, Республика Татарстан, Сабинский район, с. Верхний Симет, ул. Советская, д. 30 |
| Телефон: | +7(843)-624-50-45 |
| E-Mail: | Svsim.Sab@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Верхнесиметская СОШ" |
| Руководитель: | Гарифуллин Рафис Накипович |
| Год основания учреждения: | 1988 |
| У нас учатся: | 59 обучающихся |
| У нас учат: | 25 педагогов |
муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Верхнесиметская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан" - новости
Страницы: << 61 62 ( 63 ) 64 65 66 67 68 69 70 >>
-
Татар телем-туган телем
23.03.2021
Укучыларыбызның каникулларын күңелле үткәрү максатыннан, туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы уңаеннан, башлангыч сыйныф укучылары һәм класс җитәкчеләре Гарифуллина Д.Г.Маннанова Н.Р., Хакимова М.З., Махиева Ф.М. «Татар телем-туган телем» исеме астында туган телгә багышланган чара үткәрделәр. Әлеге чара туган телгә багышланган шигырьләр,җырлар, табышмаклар, конкурслар белән үрелеп барды. Әлеге чара туган телгә- ана телебезгә мәхәббәт тәрбияләү, туган телне саклау максатыннан үткәрелде. Балалар өчен кызыклы, файдалы чара булды.
-
"Тамчы -шоу"- интеллектуаль уен 16.03.2021

Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы уңаеннан, 2-3 нче сыйныф укучылары белән "Тамчы-шоу" уены үткәрелде. Уенның масаты: укучыларда туган телгә, төбәккә, аның күренекле кешеләренәз карата ихтирам, хөрмәт, горурлык, мәхәббәт хисләре тәрбияләү. Укучыларны эзләнергә, мөстәкыйль эшләргә өйрәтү.
-
"Уңган син, татар кызы, булган син, татар улы!"
15.03.2021
Уңган син, татар кызы!
Булган син, татар улы!
Әнә шундый канатлы сүзләр белән башланып китте 4 класста кызлар һәм егетләр арасындагы бәйге. Әлеге бәйгедә “Кызлар-йолдызлар” һәм “Татар егетләре” командасы үзара көч сынашты. Иң кызыгы шунда – кызлар егетләрне “кызлар”, ә егетләр кызларны “егетләр”буларак сынады.
Кызлар кадак кагып, футбол уенында осталыкларын күрсәтсә, егетләр каблукта матур итеп йөреп тә күрсәтте, кызларны тәмле салат ясап та сыйлады.
Һәр команда көндәш команданың эшеннән канәгать икәнен күрсәтеп, аларны югары баллар белән бәяләде, өстәмә приз белән дә күңелләрен күтәреп җибәрде. Әлеге бәйгедә укучылар “Егет кешегә җитмеш төрле һөнәр дә аз”, “Һөнәрле үлмәс, һөнәрсез көн күрмәс” мәкальләренең асылына да төшенделәр.
-
Тел күрке-сүз 11.03.2021

Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы уңаеннан мәктәбебездә "Тел күрке-сүз" дип исемләнгән акция үтте. Әлеге акциянең шарты, мәктәпкә килгән һәр кеше- укучы, укытучы, хезмәткәрберәр мәкаль әйтеп керергә тиешләр. Мәкаль - сөйләшкәндә сүзгә ямь һәм куәт бирү өчен, көнкүрештә күп сыналган дәлил яки шигъри бер мисал урынында әйтеп йөртелә торган, кыска, ләкин гомуми бер, тирән мәгънәне эченә алган төгәл җөмләле халык хикмәте әсәре.
-
Башваткычлар илендә 09.03.2021

Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы уңаеннан, укучыларда өстәмә белем алуга кызыксыну һәм омтылыш тәрбияләү, уен аша баланың белем сәләтен үстерү, белем дәрәҗәләрен күтәрү, белем һәм күнекмәләрне тикшерүнең көн тәлапләренә туры килерлек яңа формаларын куллануны тормышка ашыру максатыннан мәктәбебездә "Башлангычлар илендә" дип исемләнгән стенд әзерләнде. Стендка укучылар өчен төрле кызыклы башваткычлар, ребуслар куелган иде.
-
Родительский контроль за качеством питания 04.03.2021

4 марта комиссия родительского контроля за качеством питания провела мониторинг качества организации питания. Было выявлено, что утвержденное меню, санитарно - техническое состояние обеденного зала, состояние столовой посуды, условия соблюдения правил личной гигиены обучающимися соответствует требованиям. По результатам опроса детей, ассортимент и качество потребляемых блюд удовлетворяет учащихся.
-
Бөтендөнья язучылар көне 03.03.2021

1986 елдан башлап ел саен, 3 мартта дөньяның күп кенә илләрендә, шул исәптән Россиядә Бөтендөнья язучылар көне билгеләп үтелә. Аның икенче исеме-Бөтендөнья язучы өчен дөнья көне, ә төп максаты-сүз ирегенә һәм язучы һөнәренә басым ясарга ярамауга игътибар итү.Китапханәче Гөлнар Магсумовна балаларны Балалар язучыларының китаплары, әсәрләре белән таныштырды.
-
Мин яратам сине, Туган ягым!
01.03.2021
Бүген мәктәбебездә Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы уңаеннан "Мин яратам сине, Туган ягым!" дип исемләнгән җырлар конкурсы үтте. Конкурста укучылар туган якка, Ватанга багышланган җырлар башкардылар.
-
Татар егете-2021 26.02.2021

Татар кызы , татар уллары без,
Саклыйк, яклыйк туган илебезне.
Без, көч биреп яшәтергә тиеш
Җандай газиз туган илебезне.
Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы уңаеннан мәктәбебездә "Татар егете-2021" бәйгесе булып үтте. Укучылар үзләренең сәхнә , аш-суга булган осталыкларын күрсәттеләр, кызыклы сорауларга җавап бирделәр.
-
Милли ризыклар 24.02.2021

Укучыларда татар халкының милли ризыкларына карата хөрмәт, кызыксыну тәрбияләү максатынна, 3 нче сыйныф укучылары белән "Милли ризыклар" темасына җыен үткәрелде. Әлеге җыенда укучылар өчпочмак ясау серләренә өйрәнделәр.









