Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение - «Верхнесиметский детский сад «Ромашка» Сабинского муниципального района РТ»
Визитная карточка
Адрес: | 422055, Республика Татарстан, Сабинский район, с. Верхний Симет ул. Советская, д. 30 |
Телефон: | +7(843)-624-50-48 |
E-Mail: | DsadRoma.Sab@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБДОУ - "Верхнесиметский детский сад "Ромашка" Сабинского муниципального района Республики Татарстан" |
Руководитель: | Шакирова Айгуль Айтугановна |
Год основания учреждения: | 1985 |
У нас учатся: | 18 воспитанников |
У нас учат: | 2 педагога |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение - «Верхнесиметский детский сад «Ромашка» Сабинского муниципального района РТ» - новости
Страницы: << 201 202 203 204 205 206 207 208 209 ( 210 ) >>
-
"Әниләр бәйрәме" якынлаша.
04.03.2013
Бакчабызда бәйрәм арты бәйрәм инде, бигрәк күңелле.Әле генә бакчабызга әтиләребез кунакка килгән иде, инде әниләр һәм Дәү әниләребезне көтәбез.Инде бүләкләребезне дә әзерли башладык, бик нык тырышырга туры килде.Үз кулың белән ясаган бүләк кенә матур була бит ул)))
-
"Юл кагыйдәләрен" өйрәндек.
02.03.2013
Юл хәрәкәте кагыйдәләрен өйрәнү шактый көч, түземлек, вакыт сорый. Моңа балаларны бакчадан ук өйрәтә башларга кирәк. Бу атнада бик тырышып "Юл йөрү кагыйдәләре" н өйрәндек. Шигырьләр, кагыйдәләр, уеннар өйрәндек, презентацияләр карадык. "Сакланганны саклармын!" - дигән Алла бабай дип өйрәтә безгә апа, юлда йөргәндә гел карап кына йөрегез, бик тә игътибарлы булыгыз ди.
-
Илшатның туган көне.
27.02.2013
Бүген бакчабыздагы "иң көчле", "иң түгәрәк" дустыбыз Ибраһимов Илшатның туган көне.-Миңаааа бүген "дүт" яшь дип бик нык шатланып килеп керде ул бүген бакчага.Без дә аны чын күңелдән котладык, Ак калач" "Кәрия- Зәкәрия"не җырладык.Без синең белән бик тә- бик тә дус Илшат!!!
-
Юлбат бакчасында- семинар.
26.02.2013
Бүген Юлбат балалар бакчасында тәрбияче -педогогларның семинар - киңәшмәсе булды.Семинар бик матур үтте.Балалар тәрбияче Рәмзия апалары белән бик матур шөгыль һәм күңел ачу кичәсе күрсәттеләр.Бер тәрбияче дә читтә калмады.Балалар белән бергә җырладык, биедек, өйрәндек! Юлбат балалар бакчасы коллективына эшләрендә уңышлар һәм рәхмәтләребезне белдерәбез.
-
Бакчада- ата- аналар җыелышы.
25.02.2013
Бүген бакчабызда ата-аналар җыелышы булды. Җыелышта- балаларга карата җинаятьне булдырмау һәм кисәтү, явыз кешеләрдән үз- үзеңне ничек сакларга кирәклеге турында әңгәмә- чыгыш ясалды.Авыл Советы рәисе Илгизәр Робертович чыгышы тыңланды. Тәрбияче Гөлнәзирә Нигматова әти- әниләрне "Истоки" программасы белән ныклап таныштырды.
- Әтиләр белән күңелле! 24.02.2013
-
Әтиләр- бездә кунакта!
22.02.2013
Бүген бакчабызда зур бәйрәм булды- кунакка әтиләребез килде!Ничек инде килмәсеннәр- Ватанны саклаучылар көне бит, әтиләр бәйрәме!Безнең әтиләребез дә бит солдат булганнар, илебез тынычлыгы өчен сакта торганнар!Әтиләребез килгәнгә бик сөендек! Ничек инде сөенмәскә- алар бит шундый зур, көчле, батыр әтиләр! Без аларга бик күп һөнәрләребезне күрсәттек, алар белән бергә уйнадык, көлдек ! Бик күңелле булды!Әтиләребез безгә бәйрәм саен килеп торсыннар иде!
-
Бүгенге яңалыклар.
20.02.2013
Бакчабыз гөрләп тора: матур җырлар өйрәнәбез, әтиләр бәйрәменә әзерләнәбез, күңелле итеп уйныйбыз, кызлар курчаклары белән, без малайлар конструкторлардан "самолетлар. очкычлар" ясыйбыз.Нәфисә курчакларның чәчен үзе үрә.-"Кыз кешеләр чәчләрен матур итеп үрә белергә тиеш, мин үземнең чәчемне дә үрә беләм, бөтен курчакларымның да чәчләрен үрәм, үскәч "чәчтараш" булачакмын, матур прическалар ясаячакмын"- ди ул дус кызларына.Әле бүген рәсем дәресендә һәрберебез үзебезнең әтиләребезне ясадык, бик матур һәм кызыклы рәсемнәр килеп чыкты.Менә шулай дус кына яшәп ятабыз)))
- Очкычлар ясыйбыз. 20.02.2013
-
Әтиләребезгә бүләкләр әзерлибез.
18.02.2013
Бу атнада әтиләребезнең бәйрәме- Ватанны саклаучылар көне бит ! Без дә шуңа күрә дә бу бәйрәмне бик көтәбез, әзерләнәбез, җырлар- биюләр өйрәнәбез, әтиләребезгә бүләкләр әзерлибез!Әтиләребез сөенерләр инде!!!