Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение - «Верхнесиметский детский сад «Ромашка» Сабинского муниципального района РТ»
Визитная карточка
Адрес: | 422055, Республика Татарстан, Сабинский район, с. Верхний Симет ул. Советская, д. 30 |
Телефон: | +7(843)-624-50-48 |
E-Mail: | DsadRoma.Sab@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБДОУ - "Верхнесиметский детский сад "Ромашка" Сабинского муниципального района Республики Татарстан" |
Руководитель: | Шакирова Айгуль Айтугановна |
Год основания учреждения: | 1985 |
У нас учатся: | 18 воспитанников |
У нас учат: | 2 педагога |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение - «Верхнесиметский детский сад «Ромашка» Сабинского муниципального района РТ» - новости
Страницы: << 201 202 203 204 205 ( 206 ) 207 208 209 210 >>
-
"Һөнәрле- үлмәс!"
19.04.2013
"Һөнәрле- үлмәс!"- дигәннәр!
Шул сүзне тоттык әле.
Әниләр белән бергәләп
Алъяпкыч тектек әле.
Теккәч инде алъяпкычны-
Чәчәк чигәргә кирәк!
Чәчәген дә чиктек без!
Бездәй кызлар- бик сирәк!!!
-
Чигүле читекләрем.
15.04.2013
Халкыбызның гореф- гадәтләрен,һөнәрчеләрен, милли киемнәрен, бизәнү әйберләрен өйрәнүне дәвам итәбез.Бүген без "чигүле читекләр" ясадык.Бу читекләр- кызлар өчен әлбәттә!"Эх, шушы читекләрне киеп, тыпырдап биеп китәр идек!"- диделәр кызлар)))
-
Бакчабызда нәниләр артты.
12.04.2013
Бакчабызга ике нәни кыз килде.Таныш булыгыз, бу- МӘЛИКӘ!
Мәликә- хан кызы дигәнне аңлата.Карагыз әле бер генә үзенә,
күзләр генә тимәсен! Нәни курчак бит безнең Мәликә!
Күрегезче Мәликәне-
Бигрәк матур кыз икән!
Дусларым күп булсын диеп.
Безнең "бакчага" килгән!
Әзрәк "елап" та ала ул...
Дуслар белән дә "уйный".
Иптәшкә Мәрьям дә килсә,
Рәхәт булыр дип "уйлый")))
-
Таныш булыгыз- бу Мәрьям!
12.04.2013
Дуслар, таныш булыгыз, бу- Мәрьям! Мәликә белән Мәрьям "күрше кызлары".Алар бик дус! Бакчабыздагы балалар Мәрьямне "МАША И МЕДВЕДЬ" әкиятендәге Машенькага охшаттылар."Мәрьям- Машенька" диләр аңа яратып.
Нинди матур кыз икән бу?
Бу дусларым- Мәрьям!
Мәликә янында булгач,
Аңа көн дә "бәйрәм")))
-
Галәм-искиткеч могҗиза икән!
12.04.2013
Егетләребезне "галәм киңлекләре" бик кызыксындырды.Үскәч "космонавтлар" булабыз, галәм "серләрен" ачарга "менәбез" дип торалар!)))
-
Планеталар безне бик кызыксындырды.
12.04.2013
Тугыз планета бар икән бит,
Галәм киңлекләрендә.
Зур үскәч менәрбез әле,
"Серләрен" өйрәнергә!
-
"Оябызга" сыерчыклар оя корды.
12.04.2013
Сыерчыклар- кошларым!
Килдегезме дусларым?
"Оябызга" керегез!
"Кошчыклар" үстерегез!)))
-
"Капкалы" уйнадык!
10.04.2013
Көндәлек мәшәкатьләрдән,
Арынып торыйк әле!
Күтәрелсен лә күңелләр!
"Капкалы" уйныйк әле!
-
"Галәмгә!"
08.04.2013
"Космонавт" булу өчен
Кыю булырга кирәк!
Батыр булырга кирәк!
Зирәк булырга кирәк!
"Галәмгә" очар өчен
"Ракеталар" ясадык!
Бездә "ялкаулар "сирәк!!!
-
Матур кошлар ясадык.
05.04.2013
Нәни кошчык! Алдым сине
Нәни учыма!
Син курыкма, тимим сиңа
Җылын учымда.
Бар, оч әйдә, иректә бул!
Уйна, сайра, оч!
Нинди гүзәл бит табигать!
Оч син матур кош!!!