Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение - «Верхнесиметский детский сад «Ромашка» Сабинского муниципального района РТ»
Визитная карточка
Адрес: | 422055, Республика Татарстан, Сабинский район, с. Верхний Симет ул. Советская, д. 30 |
Телефон: | +7(843)-624-50-48 |
E-Mail: | DsadRoma.Sab@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБДОУ - "Верхнесиметский детский сад "Ромашка" Сабинского муниципального района Республики Татарстан" |
Руководитель: | Шакирова Айгуль Айтугановна |
Год основания учреждения: | 1985 |
У нас учатся: | 18 воспитанников |
У нас учат: | 2 педагога |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение - «Верхнесиметский детский сад «Ромашка» Сабинского муниципального района РТ» - новости
Страницы: << 201 202 203 204 205 206 207 ( 208 ) 209 210 >>
-
Нәниләр әкият "укыйлар"
23.03.2013
Әкият могҗизалар тудырадыр
Уйлатадыр, елатадыр, җырлатадыр.
Яхшылыкны яманнан аерадыр
Сабыйларга "дөньяны танытадыр.
-
"Тал песие"
23.03.2013
Язлар җитсә "Тал песие"
Карый кояшка.!
"Тал песие"н ясыйк эле,
Ападан башка. :)
-
"Җыештырабыз! :)
23.03.2013
"Эш беткәч" уйнарга була,
Барыбыз да беләбез.
Чиста, пөхтә булсын диеп
Өстәлләрне сөртәбез!
Бигрәк тырыш кызлар безнең
Иркә белән Язилә.
Ни кушсаң да ялт итеп,
Эшләп куялар менә.
-
"Нәүрүз кызын" ясадык.
22.03.2013
"Нәүрүз"не каршылау- ул бит язны каршылау!"Нәүрүз" бит ул язны, кошларны алып килә.Җирне яшеллеккә күмә.Без дә бүген үзебез "искиткеч" матур итеп "Нәүрүзбикәне" ясап куйдык әле.Яз килгәне "Нәүрүзбикәнең" чәчәкле тәкыяларыннан, аллы- гөлле күлмәкләреннән аңлашыладыр инде))) И оста рәссамнар да инде үзебез!
Табигаттә- Яз атлый!
Кошлар да аны мактый.
Төкле аягың белән
-Кил ди аңа, Игенче!
"Нәүрүз" килә дип куанып
Без алабыз- сөенче!
-
Уйный- уйный үсәбез.
21.03.2013
Әй яратабыз да инде уйнарга! Көне буе уйнасак та- уеннан туймыйбыз!
Уеннар, уеннар!
Витамин кебек алар!
Кәефләрне күтәрә!
"Йөгертеп" тә җибәрә!
Биетеп тә җибәрә!
-
"Калфаклар" ясадык.
20.03.2013
Бүген татар халкының милли орнаментларын кулланып "матур калфаклар" ясадык.Без бит- татар балалары! Ә татар балалары милли бизәкләрне белергә тиеш.
Әй калфагым, калфагым!
Калфаклар кияр чагым.
Йөзләремне бизәп тора
Минем- матур калфагым!
Минем- милли калфагым!
-
Гөлзирәнең туган көне!
19.03.2013
Бүген дустыбыз Гөлзирәнең туган көне булды.Аңа 5 яшь тулды.Гөлзирзбез әле быел гына "ачылып" китте.Бәйрәмнәрдә дә очып- очып биеде, матур итеп шигырьләр дә сөйләде, әкиятләрдә дә катнашты.Без моңа чын күңелебездән сөендек! Ничек инде сөенмәскә- 5 яшь тулгач бик тә зур кыз бит инде ул!Гел шундый тырыш булып үс, яме, дустыбыз Гөлзирә!!!)))
-
"Матурлык" яратабыз.
16.03.2013
Буш вакытыбыз булса, ул вакытны бер дә әрәм итмибез, тәрбияче ярдәмчебез Миләүшә апаның дә чәчләренә "матур" прическалар ясыйбыз.И кәнагәть тә кала инде Миләүшә апа без ясаган "прическалардан", сездән дә "оста" чәчтарашлар юктыр ул- дип мактый безне)))Без дә бик сөенәбез, кешегә шатлык бүләк итүдән дә зур сөенеч кайда бар?)))
-
Йоклап үсәбез.
16.03.2013
Матур итеп, "акыллы" булып йоклый да беләбез әле без.
Апа әйтә: Йоклагыз!- ди.
Йокласагыз- үсәрсез!
Битләрегез матур булыр!
"Алма кебек" пешәрсез!)))
-
Язгы табигатькә сокландык!
14.03.2013
Язгы кояш бигрәк матур
Хәтта күзләр камаша.
Табигатьтә Яз исе!
Нинди матур тамаша!!!
Чаңгы эзләребез тиздән
Эреп бетәрләр инде.
Чаңгыларны җыеп куепГөрләвекле сулар аккан
Язны көтәрбез инде)))