Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение - «Верхнесиметский детский сад «Ромашка» Сабинского муниципального района РТ»
Визитная карточка
Адрес: | 422055, Республика Татарстан, Сабинский район, с. Верхний Симет ул. Советская, д. 30 |
Телефон: | +7(843)-624-50-48 |
E-Mail: | DsadRoma.Sab@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБДОУ - "Верхнесиметский детский сад "Ромашка" Сабинского муниципального района Республики Татарстан" |
Руководитель: | Шакирова Айгуль Айтугановна |
Год основания учреждения: | 1985 |
У нас учатся: | 18 воспитанников |
У нас учат: | 2 педагога |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение - «Верхнесиметский детский сад «Ромашка» Сабинского муниципального района РТ» - новости
Страницы: << 201 202 203 204 205 206 ( 207 ) 208 209 210 >>
-
Нәниләр дә кошлар ярата!
05.04.2013
Нинди кошчык кунды микән?
Айсылуның кулына!
Карале син! Нинди матур!
Кара ничек очына?!
Авызларын ачып аңа
Карап тора Айсылу!
Үзе дә нәни бит әле
Кошчык кадәр- Айсылу!
-
Биюләр өйрәнәбез.
05.04.2013
Безнең Апаның хыялы-
"БИЮЧЕ" булу булган!
Хәзер ул безне өйрәтә!
Безнең АПА бик уңган!)))
-
"Әкияти" кошлар ясадык.
04.04.2013
Бик күп өйрәндек инде
Кошлар турында.
Әле менә белми идек
"Былбыл" турында.
Әллә нинди матур кошлар
Була икән бит!
Без дә кисеп ябыштырдык!
Кара! Рәхим ит!
-
"Былбылдан" килде аваз.
04.04.2013
Нур чәчеп табигатькә
Килде- Яз!
Былбылдан килде аваз,
Көн аяз!!!
Тимәгез кошларга!
Яратыйк кошларны!
Мәрхәмәтле булсак-
Тынмас- җырлары!!!
-
Кошлар- безнең дуслар!
02.04.2013
Бүген бик тырышып кошларга "оялар" ясадык!
Бүген иртүк уяттылар,
Сыерчыклар сызгырып!
Фьють- фьють, без килдек, тор!
Күр әле безне чыгып!
Канатлары биеп тора.
Җырлаган көйләренә!
Шатлыклары эчкә сыймый,
Кайтканнар өйләренә!
-
Язгы табигатькә сөендек!
02.04.2013
Бүген көн бигрәк матур! Чын Яз инде! Рәхәтләнеп "күлдәвек" эчендә "чупырдап" алдык! Кар эри башлады шул инде.
Кар дип җиргә басасың, суга кереп батасың!
Әйдә песи, безнең янга! Ник "оялып" ятасың?)))
Апрель җитсә- Яз җитә!
Бураннары булса да.
Песи дә чыккан урамга,
Тәпиләре туңса да!
-
Без "полиция" белән дус!
26.03.2013
"Милиционер" абыйны,
Бик тә яратам!
Юлда күрсәм мин аны
Кочаклап алам!
-
Дус булыйк!
26.03.2013
Милиционер абый!
Безгә генә әйтегезче?!
Кемнәр кагыйдә үтәми
Йөри юлларда?
Кемнәр кагыйдә бозып
Йөри урамда?
Без Илшат белән Ислам.
Бик тәртипле малайлар!
Безнең Сезне кайдадыр
Күргән бар?!?
-
"Нәүрүз" мөбарәк булсын!
24.03.2013
24 нче март көнне авыл мәдәният йортында Нәүрүзне каршы алу тамашасы булды. Елдагыча, безнең балалар иң матур шигырьләрен сөйләделәр, җырладылар, биеделәр, тамашачыларны шатландырдылар.
-
"Калфаклы кызлар"
23.03.2013
Өйгә бирелгән эшләрне
Үтәвебез күренә!
Әниләр белән бергә
Калфаклар тектек менә! )