Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Шикшинская основная общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан"
Визитная карточка
| Адрес: | 422053 с.Шикши, ул. Школьная, дом 4а, Сабинский район, Республика Татарстан |
| Телефон: | +7(843)-624-61-18 |
| E-Mail: | Shikshi.Saba@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Шикшинская ООШ" |
| Руководитель: | Ханнанов Ильдар Фанисевич |
| Год основания учреждения: | 1985 |
| У нас учатся: | Бездә укыйлар:70 |
| У нас учат: | Бездә укыталар: 18 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Шикшинская основная общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан" - новости
Страницы: << 71 72 73 74 75 76 ( 77 ) 78 79 80 >>
-
ТВ "Саба дулкыннары" бездә кунакта 18.12.2018

18 декабрь көнне мәктәбебезгә "Саба дулкыннары" телевидениясеннән кунаклар килде. Мәктәптәге һәр укучы аларны зур дулкынлану белән көтте. Алар безнең мәктәп турында тапшыруны 26.12.2018 көнне күрсәтәчәк.
-
"Мини-футбол" ярышы 18.12.2018

18.12.2018 көнне Шәмәрдән лицеенда кызлар арасында мини-футбол ярышы булып узды. Шекше мәктәбе кызлары уенда сынатмадылар 3 нче урынны яуладылар.
-
Шахмат ярышы 15.12.2018

15 декабрь көнне Шекше төп мәктәбенең 2007 нче елгы укучылары шахмат ярышында катнашты. Командалар арасында 1 нче урын алдылар, ә Фаваризова Айзилә 5нче тактада 1 нче урын, Гыйләҗетдинов Ислам 2нче тактада 2нче урынга лаек булдылар. Афәрин укучылар! Алга таба да уңышлар телибез.
-
Неделя русского языка 15.12.2018

В рамках недели русского языка и литературы прошел конкурс чтецов "Живая классика", КВН в 4 классе "В стране грамматики" , а также игра в 5 классе "Счастливый случай". Ученики активно участвовали, были подведены итоги в конце недели.
-
Татар театры туган көне 14.12.2018

Татар театры туган көн уңаеннан 6 нчы сыйныфта "Театр яктылыкка, нурга илтә" дигән кичә булды.
-
"Саф һава -тәнгә дәва!" 11.12.2018

5 нче сыйныф укучылары уку белән беррәттән спортны да якын итәләр.Кышның матур бер көнендә бергәләп тимераякта шудылар.
-
"Тимурчылар" отряды эшчәнлеге 10.12.2018

7 нче сыйныф укучылары ялгыз яшәүче Хисматова Рәисә апага барып булышып, кар көрәп кайттылар.
-
1-10 декабрь ил күләмендә инвалидлар декадасы 10.12.2018

БМО карары нигезендә 1993 елдан 3 декабрь Халыкара инвалидлар көне итеп билгеләнде. Әлеге дата белән бәйле рәвештә декабрь башын инвалидлар декадасы итеп үткәрү традициягә керде. Декада җәмгыятебезгә тагын бер кат әлеге категория кешеләргә даими игътибар бирү, социаль яклау кирәклеге турында искәртә. Бу җәһәттән безнең мәктәптә дә бу категориягә кергән укучыларга, авылыбыздагы өлкән кешеләргә карата ярдәм оештырылды.
-
1 декабрь- спидка каршы көрәш көне 01.12.2018

Бөтендөнья сәламәтлек оешмасы игълан иткән Бөтендөнья СПИДка каршы көрәш көне – 1 декабрь. ВИЧ – инфекциясе таралуын һәм ВИЧ – инфекция эпидемиясенең афәтле нәтиҗәләрен киметү өчен авыру турында халыкның хәбәрдар булырга тиешлеген искәртү көне булып тора. Шул уңайдан 9нчы сыйныф укучылары өчен "СПИД-замана афәте" дигән темага класс сәгате үткәрелде. Анда авылыбыз фельдшерлары Гатиятова Г.А. һәм Гафиятова Н.З. катнашты.
-
ГТО значоклары тапшыру 01.12.2018

Бүген иртәнге линейкада, яхшы нәтиҗә күрсәткән укучыларга, ГТО значоклары тапшырылды.











