Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Шикшинская основная общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан"
Визитная карточка
| Адрес: | 422053 с.Шикши, ул. Школьная, дом 4а, Сабинский район, Республика Татарстан |
| Телефон: | +7(843)-624-61-18 |
| E-Mail: | Shikshi.Saba@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Шикшинская ООШ" |
| Руководитель: | Ханнанов Ильдар Фанисевич |
| Год основания учреждения: | 1985 |
| У нас учатся: | Бездә укыйлар:70 |
| У нас учат: | Бездә укыталар: 18 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Шикшинская основная общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан" - новости
Страницы: << 71 72 73 74 75 ( 76 ) 77 78 79 80 >>
-
Архивка сәяхәт 29.12.2018

Бүген лагерьга йөрүче укучылар Саба районының архивы белән танышырга район үзәгенә сәяхәт кылдылар. Алар архивның эшчәнлеге белән таныштылар,үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар таптылар.
-
"Юлда булсаң, бул өлгер..." 28.12.2018

Лагерьның 4нче көне "Юлда йөрсәң, бул өлгер,юл йөрү кагыйдәләрен бел!" девизы астында, укучыларның юл йөрү кагыйдәләре буенча белемнәрен арттыру һәм үзләштерү дәрәҗәсен тикшерү максаты белән үтте.
-
Спорт-сәламәтлек нигезе 27.12.2018

Лагерьның 3 нче көне "Спорт-сәламәтлек нигезе" темасы астында үтте. Укучылар спорт төрләре буенча үзләренең көчләрен сынаштылар. Явлаштау урта мәктәбенә иптәшләрчә очрашуга барып, бадминтон ярышында катнаштылар. Тренер Гыйлметдинов А.Н. җиңгән укучыларга грамоталар, истәлекле бүләкләр тапшырды.
-
Районда чыршы бәйрәме 27.12.2018

Бүген Шекше төп мәктәбенең алдынгы укучылары, район башлыгы Р. Н. Миннеханов катнашында узган чыршы бәйрәмендә катнашты.
-
"Сәламәт тәндә-сәламәт акыл" 26.12.2018

Бүген лагерьның 2нче көне ""Сәламәт тәндә-сәламәт акыл" темасы астында узды. Укучылар биеделәр, КВН да ярыштылар, һәм әлбәттә тимераякта узыштылар.
-
Ел укытучысы конкурсы дәвам итә 25.12.2018

Ел укытучысы конкурсының, "Яшь белгеч" номинациясендә 2 этапта, Шекше төп мәктәбенең информатика укытучысы Гарифуллина А.И. мастер-класс күрсәтте. Молодец, Алсу! Алга таба да уңышлар сиңа!
-
Лагерьның 1 нче көне 25.12.2018

Бүген Шекше төп мәктәбендә "Кыңгырау" сәламәтләндерү һәм ял лагеры эшли башлады. Балалар оештыру эшләре белән шөгыльләнделәр: газета чыгардылар, исем, девиз уйладылар. Кагыйдәләр белән таныштылар. Шулай ук бозда тимераякта шудылар.
-
Казанда яңа ел бәйрәме 25.12.2018

Бүген Казан каласында, "Татнефть Арена" боз сараенда, президент катнашында яңа ел бәйрәме үтте. Анда Шекше төп мәктәбе укучысы Яруллин Әлфис тә катнашты.
-
Письмо Деду Морозу! 24.12.2018

Сегодня учащиеся 3 класса Шикшинской школы на уроке английского языка написали письмо Деду Морозу и отправили на родину дедушки мороза.
-
Ата-аналар җыелышы. 21.12.2018

21 декабрь көнне Шекше төп мәктәбендә ата-аналар җыелышы булып узды. Җыелышта Саба районының балигъ булмаган балалар эше буенча өлкән инспекторы Романова А.Г. чыгыш ясады. Ата-аналар тарафыннан бирелгән сорауларга җавап бирде. Шулай ук җәмгыять белеме укытучысының чыгышы да игътибар белән тыңланды.2 нче чиреккә йомгак ясалды.











