Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Шикшинская основная общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан"
Визитная карточка
| Адрес: | 422053 с.Шикши, ул. Школьная, дом 4а, Сабинский район, Республика Татарстан |
| Телефон: | +7(843)-624-61-18 |
| E-Mail: | Shikshi.Saba@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Шикшинская ООШ" |
| Руководитель: | Ханнанов Ильдар Фанисевич |
| Год основания учреждения: | 1985 |
| У нас учатся: | Бездә укыйлар:70 |
| У нас учат: | Бездә укыталар: 18 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Шикшинская основная общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан" - новости
Страницы: << 71 ( 72 ) 73 74 75 76 77 78 79 80 >>
-
23 февраль-Ватанны саклаучылар көне 22.02.2019

23 февраль-Ватанны саклаучылар көне уңаеннан мәктәбебездә бәйрәм оештырылды. Кызлар егетләребезне котлап матур эчтәлекле концерт программасы күрсәтте. Шулай ук һәр класс "Маршировка"га ныклап әзерләнгән иде. Маршрут буенча байрак эзләү дә укучыларга бик ошады. Гомумән көн күңелле, истә калырлык булды.
Сез булганга имин булып ата таңнар,
Тыныч-матур тормыш белән үтә айлар.
Бәйрәмегез котлы булсын, ир-егетләр,
Мәңге тыныч, имин торсын җирләр-күкләр.
-
21 февраль-Халыкара Туган тел көне 21.02.2019

21 февраль-Халыкара Туган тел көне уңаеннан Шекше төп мәктәбендә күп төрле чаралар үткәрелде. Татар теле укытучысы Зәйнәгыева З.Ф. 5 сыйныф укучылары белән "Туган телем-татар теле" интеллектуаль уенын оештырды.
-
Созвездие-Йолдызлык 2019 21.02.2019

Бүген Балалар иҗат үзәгендә "Созвездие-Йолдызлык 2019" республика бәйгесенең район этабы үткәрелде. Бу бәйгедә безнең укучыларыбыз да катнашты."Вокал-соло" номинациясендә Габделхакова Илвина -2 урын (җитәкчесе Фаваризова Р.Т.), "Иң яхшы җыр тексты" номинациясендә Мирзегәләмова Ания -1 урын (җитәкчесе Мирзегәләмова Г.Б.) алды. Афәрин сезгә!
-
21 февраля-Международный день родного языка 21.02.2019

В честь дня Международного родного языка, учителя русского языка и литературы Габдулхакова М.Р., Хазеева Л.Х. провели конкурс чтецов "Живая классика" среди учащихся 2,4,5 классов.
-
Һөнәри бәйге җиңүчесе 20.02.2019

20 февраль көнне Теләче муниципаль районы Үзәк урта гомумбелем бирү мәктәбендә, "Кеше тәрбияләү" республика һөнәри бәйгесенең зона этабы булып үтте. Әлеге бәйгедә Шекше төп мәктәбе педагог -оештыручысы Габделхакова Гөлгенә Раиф кызы катнашып 2 нче урынга лаек булды. Аңа республика турында уңышлар телибез!
-
"Урман дәресе" 20.02.2019

Саба районында Казан аграр университеты оештырган "Урман дәресе"ндә,укучылар Шекше урта мәктәбен тәмамлаган, бүгенге көндә шәһәр яны урманчылыгы урманчысы һәм Казан аграр университеты укытучысы Гыйбадуллин Нурсил Фоат улы белән күреште.
-
Котлыйбыз! 16.02.2019

Мәктәбебез укучысы Мирзегәлямов Алмир, Казан шәһәрендә үткән Шәүкәт Биктимеров исемендәге "Әлмәндәр варислары" IV халыкара театр фестивалендә чыгыш ясап 1 нче дәрәҗәдәге дипломга лаек булды. Алмирны зур уңышы белән котлыйбыз!
-
Шахмат уены 16.02.2019

Әфганстаннан Совет гаскәрләре чыгарылуга 30 ел булу уңаеннан, Саба аграр көллиятендә уздырылган шахмат ярышында Шекше төп мәктәбе укучылары да катнашты. 9 сыйныф укучылары Фаваризова Рәлинә -1 урын, Галимов Динар- 3 урын, тренерлары Гарипова А.Р. -1 урынга лаек булдылар. Алга таба бу укучылар район данын яклап, республикада үтәчәк шахмат ярышларында да катнашачак. Котлыйбыз һәм уңышлар телибез!
-
15 февраль -Муса Җәлил туган көн 15.02.2019

15 февраль -патриот шагыйрь М.Җәлилнең туган көне. Шул уңайдан мәктәбебездә башлангыч класс укучылары белән "Кызыл ромашка чуклары" дигән кичә, 5 нче класс укучылары белән "Җәлил һәм җәлилчеләр" дигән тематик кичә, 7 класста "Батыр даны үлми" дигән шигъри мизгелләр, 8-9 класслар өчен "Моабит дәфтәрләре" тарихы дигән класс сәгате үткәрелде.
-
Хоккей-кыюлар уены 15.02.2019

15 февраль-Совет гаскәрләрен Әфганстаннан чыгарган көн. Шул уңайдан Явлаштау авыл җирлегендә Явлаштау, Тимершык, Шыңар урта мәктәпләре командалары көч сынашты. Безнең Шекше төп мәктәбе 2 нче урынга лаек булды. Котлыйбыз егетләр!











