Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Шикшинская основная общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан"
Визитная карточка
| Адрес: | 422053 с.Шикши, ул. Школьная, дом 4а, Сабинский район, Республика Татарстан |
| Телефон: | +7(843)-624-61-18 |
| E-Mail: | Shikshi.Saba@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Шикшинская ООШ" |
| Руководитель: | Ханнанов Ильдар Фанисевич |
| Год основания учреждения: | 1985 |
| У нас учатся: | Бездә укыйлар:70 |
| У нас учат: | Бездә укыталар: 18 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Шикшинская основная общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан" - новости
Страницы: << 71 72 ( 73 ) 74 75 76 77 78 79 80 >>
-
15 февраль-"Әфганчылар көне" 15.02.2019

Шекше төп мәктәбе укучылары, "Әфганчылар көне" уңаеннан, Явлаштау урта мәктәбе оештырган хоккей ярышында 2 нче урынны яулады. Молодцы егетләр!
-
"Дулкыннар-2019" 13.02.2019

Бүген Балалар иҗат үзәгендә күренекле татар язучысы, галим-фольклорист Нәкый Исәнбәтнең тууына 120 ел уңаеннан "Дулкыннар-2019" республика бәйгесенең район этабы үтте. Шекше төп мәктәбе укучылары рәсем номинациясендә 3 сыйныф укучысы Зәйнәгыева Азалия-1 урын (җитәкчесе Гыйбадуллина Р.Х.), 2 сыйныф укучысы Махмудов Йосыф- 3 урын (җитәкчесе Зиннатова Э.Ш.), нәфис сүз номинациясендә үзе язган шигыре белән 5 нче сыйныф укучысы Мирзегәләмова Ания -3 урын (җитәкчесе Мирзегалямова Г.Б.) алдылар. Котлыйбыз сезне!
-
Хоккей уены 12.02.2019

Бүген патриотик-тәрбия айлыгы кысаларында, егетләр үз бозыбызда хоккей ярышы оештырды. Уенда 2 команда катнашты. "Лачын" уенчылары җиңү яулады.
-
"Яшь дизайнер" түгәрәге 12.02.2019

Шекше төп мәктәбендә "Яшь дизайнер" түгәрәге эшләп килә. Кызларыбыз бу түгәрәккә теләп йөриләр, төрле кул эшләренә өйрәнәләр. Җитәкчеләре Гарипова А.Р. кызларны яңа эш төрләре белән кызыксындыра.
-
Муса Җәлил патриот-шагыйрь 11.02.2019

Шекше төп мәктәбендә, 3-4 сыйныф укучылары, герой-шагыйрь Муса Җәлилне искә алу максатыннан, "Кызыл ромашка чуклары" темасына сыйныф сәгате үткәрде.
-
Әфган сугышына- 30 ел 11.02.2019

Әфганстан җиреннән Совет гаскәрләре чыгуга 30 ел булу уңаеннан, Шекше төп мәктәбе укучыларына видеороликлар күрсәтелә.
-
Турникта тартылу ярышы 09.02.2019

Бүген мәктәбебез егетләре үзләрен турникта тартылу ярышында сынап карады. Иң яхшы нәтиҗә 9нчы сыйныф укучысы Хөсәенов Ризатта.
-
Сау бул, Әлифба! 09.02.2019

Бүген бездә кабатланмас балачак иленең иң зур бәйрәмнәренең берсе -Әлифба бәйрәме булды. Җир йөзендә кем генә булмасын, кайда гына эшләмәсен-ул зур дулкынлану белән үзенең нәни кулларына тәүге тапкыр Әлифба алганын искә төшерә. Чөнки һәркемнең дә белем дөньясына беренче адымы Әлифбадан башлана.
-
Лыжня России-2019 09.02.2019

-
Радиода чыгыш 07.02.2019

Бүген Шекше төп мәктәбе укучылары "Дулкын" радиосының "Мәктәп тормышы" тапшыруында чыгыш ясады.











