Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Шикшинская основная общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан"
Визитная карточка
| Адрес: | 422053 с.Шикши, ул. Школьная, дом 4а, Сабинский район, Республика Татарстан |
| Телефон: | +7(843)-624-61-18 |
| E-Mail: | Shikshi.Saba@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Шикшинская ООШ" |
| Руководитель: | Ханнанов Ильдар Фанисевич |
| Год основания учреждения: | 1985 |
| У нас учатся: | Бездә укыйлар:70 |
| У нас учат: | Бездә укыталар: 18 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Шикшинская основная общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан" - новости
Страницы: << 181 182 183 184 185 186 187 188 189 ( 190 ) >>
-
Көз – уңыш җыю вакыты
05.09.2011
Мәктәп яны тәҗрибә участогыннан уңыш җыю дәвам итә. Помидор, кыярдан салатлар, җиләк-җимештән ясалган кайнатмалар һәркөнне менюга кертелә. Үз көчләре кереп үстерелгән ризыкның тәме дә татлырак!
-
“Электронное образование”да тәүге адымнар
03.09.2011
Быелгы уку елында һәрбер укытучыга ноутбуклар бирелде. "Электронное образование" да эшләү өчен укытучыларга, укучыларга һәм ата-аналарга логин-парольләр эшләнде. Һәр укытучы "Личный кабинет"ына үзе турында мәгълүматны урнаштырды. Бүгенге көндә электрон журналлар тутыру буенча эш бара.
-
1 сентябрь-Белем бәйрәме 01.09.2011

Бүген мәктәбебездә Белем бәйрәме булып узды. Балалар мәктәпне сагынып янәдән мәктәпкә җыелдылар. Бәйрәмдә мәктәп директоры Зәйнәгыев Н.М., районыбыз кунаклары чыгыш ясап, укытучыларны һәм укучыларны котладылар, эшләрендә һәм укуларында уңышлар теләделәр. Яңа уку елы яңа уңышлар алып килсен иде
-
Яңа уку елына әзерлек 16.08.2011
Шекше урта мәктәбе 2011/2012 нче уку елына укучылар кабул итәргә әзер. Класс-кабинетлар җыештырылды, косметик ремонт ясалды. Район комиссиясе тарафыннан мәктәпнең яңа уку елына әзерлеге уңай бәяләнде. -
Тәҗрибә участогында 29.07.2011
Мәктәп яны тәҗрибә участогында җәй буена эш гөрләде. Укучылар, укытучылар һәм хезмәткәрләр тырышлыгы белән мул уңыш үстерелде. Кышка витаминлы ризыклар әзерләнде. -
Су көне 16.06.2011

Лагерьда бүген "Су көне" иде. Шунлыктан балалар барысы да зәңгәр төстән киенеп килгәннәр. Алар шулай ук урман модасы күрсәттеләр, Габдулла Тукай иҗаты буенча презентация карадылар. "Югалган предметлар" уены балаларга аеруча нык ошады.
-
Без иң сәләтлеләр! 15.06.2011

Бүген "Кыңгырау"да балаларга "Спорт-тайм" уенын уйнау бик ошады. Алар бу уенда җитезлекләрен генә түгел, актёрлык сәләтләрен дә сынадылар. Көн дәвамында музыка укытучысы Маметова М.Р. белән яңа җырлар өйрәнделәр, "Иң кызыклы кошлар" конкурсында катнашып, урыннар яуладылар.
-
Безнең куллар бик оста! 14.06.2011

14 июнь көнне балалар Боз сараенда булдылар,рәхәтләнеп тимераякта шудылар. Шулай ук табигатьтә күңелле уеннар уйнап, оригами һәм аппликация ысулы белән матур итеп газета чыгардылар.
-
1 нче сменаның соңгы көне 07.06.2011

Көн яңгырлы булса да,балаларның күңеле күтәренке иде.Бу көн "Апельсин көне" дип аталды.Шуңа күрә балалар көне буе сары киемнәре белән балкып йөрделәр.Дуслык темасына тест эшләделәр, әкиятләрне заманча итеп сәхнәләштерделәр, ялганчылар конкурсында көчләрен сынадылар.Шулай ук лагерь начальнигы Гарифулинна Г.Р.ны туган көне белән котларга да онытмадылар.
-
Лагерь гөрли 06.06.2011

Лагерьның бу көне "Кире көн" дип игълан ителгәнлектән, бүген малайлар кызлар, кызлар малайлар булып киенеп килгәннәр иде. Көн дәвамында авылыбыз фельдшеры Яхина Ләйсән апа белән очрашып, сәламәтлек турында әңгәмә кордык. Мәктәп библиотекасына экскурсия, Г.Тукай турында презентация карау, аяк киемнәре "распродажа"сы балаларга бик ошады.











