Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Шикшинская основная общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан"
Визитная карточка
| Адрес: | 422053 с.Шикши, ул. Школьная, дом 4а, Сабинский район, Республика Татарстан |
| Телефон: | +7(843)-624-61-18 |
| E-Mail: | Shikshi.Saba@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Шикшинская ООШ" |
| Руководитель: | Ханнанов Ильдар Фанисевич |
| Год основания учреждения: | 1985 |
| У нас учатся: | Бездә укыйлар:70 |
| У нас учат: | Бездә укыталар: 18 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Шикшинская основная общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан" - новости
Страницы: << 181 182 183 184 185 186 187 ( 188 ) 189 190 >>
-
"5"лене ничек отарга? 01.11.2011

Бүген Хабирзянова Р.И. V-VI сыйныф укучылары арасында Борынгы заман тарихы һәм Урта гасырлар тарихы буенча "5"лене ничек отарга?" дигән темага уен-дәрес үткәрде. Уен кагыйдәләре укучыларга алдан җиткерелде, шулай итеп аларга әзерләнү мөмкинлеге бирелде. Укучылар үзләре ясап килгән әйберләрне жюри хөкеменә тәкъдим иттеләр. Сугыш һәм хезмәт кораллары, борынгы кешеләрнең яшәү урыннарын чагылдырган кул эшләре аерым игътибарга лаек иде. Әлеге бәйге чирек ахырында укучыларның белем дәрәҗәсен бәяләргә ярдәм итте. Җиңүче Гыйләҗетдинов Булат грамота белән бүләкләнде.
-
Укучыларның үз фикерләре бар 22.10.2011
Бүген 11нче сыйныфта "Яшүсмерләр арасында кылына торган җинаятьләр өчен җәзаны катгыйлату кирәкме һәм әлеге алымнар җинаятьләр санын киметергә ярдәм итәчәкме?" дигән темага диспут үткәрелде. Диспут барышында укучылар арасында ике төрле фикер туды. Бер төркем яшүсмерләр тарафыннан кылынучы җинаятьләргә катгый җәза кирәк дисә, икенче төркем бу проблеманы психолог ярдәмендә чишәргә була дип үз фикерен белдерде. Бу сөйләшүләр укучыларның үзләрен дә уйланырга мәҗбүр итте. -
Күңелле эстафета 20.10.2011
20 октябрь көнне башлангыч класслар атналыгында Кашапова Г.З. җитәкчелегендә күңелле эстафета узды. Һәр команда уенда актив катнашып, җиңәргә омтылды. Шулай да командалар арасында, Әлфис командасы гына җиңүче дип табылды. -
Көзге муллык 20.10.2011

20 октябрь көнне 2 класс укучылары яшелчәләрдән "Көзге муллык" күргәзмәсе оештырдылар
-
Математик КВН 19.10.2011
19 нчы октябрь көнне Хаертдинова С.Н. башлангыч класс укучылары арасында математик КВН үткәрде. "Иң тапкыр укучы" дип 2 класстан Зәйниев Әмир билгеләнде. -
Беренчеләр булдыра 18.10.2011
18 нче октябрьдә укучыларыбыз 1 класслар сәхнәләштерүендә "Шалкан" әкиятен тамаша кылдылар. Беренчеләр булдыралар! -
Башлангыч класслар атналыгы
17.10.2011
17 нче октябрьдән мәктәбебездә башлангыч класслар атналыгы башланды.Башлангыч класслар атналыгы планы (17-22 октябрь)№Мероприятие Үткәрү вакыты Класс Җаваплы кеше
1.Уңыш бәйрәме- 14.10 1-4 Класс җитәкчеләре
2.Математик КВН 18.10 1-4 Хәертдинова С.Н.
3.«Оста куллар»(Иң яхшы китап кыстыргычкаконкурс) 20.10 1-4 Гарипова А.Р.
4.Күңелле эстафета 17.10 1-4 Кашапова Г.З
5."Минем кадерле әнием”(Иң яхшы сочинение) 19.10 2-4 Зиннатова Э.Ш.
6.Иң матур рәсемгә конкурс. "Уңыш – 2011”17-20.10 1-4 Класс җитәкчеләре
7.Инсценировка сказки (на русском языке)«Репка»"Надо чистить зубы” 18.10 1- 2 Ханнанова А.С.
8.Түбәндәге номинацияләр буенча җиңүчеләрбилгеләү: - каллиграфия; -хатасыз язу; -хикәя язу;-мәсьәлә чишү; -мисал чишү; -рәсем ясау;-китап кыстыргычы ясау; -актер;-"Иң актив класс” 24.10 1-4 Давыдова Т.А.Класс җитәкчеләре
Төзеде: МБ җитәкчесе Ханнанова А.С.Раслады: директор урынбасары Давыдова Т.А. -
Бәйрәмнәр дәвам итә 15.10.2011
14 нче октябрьдә 1 һәм 2 нче классларда да (кл.җит. Ханнанова А.С., Хаертдинова С.Н.) "Уңыш бәйрәме" үткәрелде. Кызыклы төрле уеннарда, ярышларда, җыр-биюләрдә укучылар актив катнашты. Кичә бик күңелле узды. -
Көзге бал 14.10.2011

14 нче октябрь көнне мәктәбебездә югары класс укучылары катнашында "Огонек-кичә" үткәрелде. Кичә 8 нче класс укучыларын мәктәп Думасы составына кабул итү белән башланып китте. Укучылар 3 командага ("Әбиләр чуагы", "Колорадо коңгызлары", "Кока-кола") бүленеп ярыштылар. Укучылар "Көзге композиция", "Көзге мода" кебек турларда көзне чагылдырдылар, җырда, биюдә, кызыклы тамашада көч сынаштылар.
Кичә биюләр белән тәмамланды.
-
Дөнья буйлап алтын көз йөри 14.10.2011
Мәктәбебездә көзге бәйрәмнәр башланып китте. 14 октябрь көнне 3-4 классларда (класс җитәкчеләре Кашапова Г.З., Зиннатова Э.Ш.) "Алтын көз" бәйрәме булып узды. Укучылар Көз кызы белән бергәләп җырладылар, биеделәр, уеннар уйнадылар. Малайлар мода күрсәттеләр һәм яшелчәләргә реклама ясадылар. Көзге бәйрәм күңелле рухта узды.











