Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Шикшинская основная общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан"
Визитная карточка
| Адрес: | 422053 с.Шикши, ул. Школьная, дом 4а, Сабинский район, Республика Татарстан |
| Телефон: | +7(843)-624-61-18 |
| E-Mail: | Shikshi.Saba@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Шикшинская ООШ" |
| Руководитель: | Ханнанов Ильдар Фанисевич |
| Год основания учреждения: | 1985 |
| У нас учатся: | Бездә укыйлар:70 |
| У нас учат: | Бездә укыталар: 18 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Шикшинская основная общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан" - новости
Страницы: << 181 182 183 184 ( 185 ) 186 187 188 189 190 >>
-
3 нче көн- "Сәламәтлек көне" 06.01.2012

"Кыңгырау"ның бүгенге көне "Сәламәтлек көне" дип игълан ителде. Көн иртәдән үк күңелле башланып китте: безгә Шәмәрдән мәдәният йорты артистлары "Чәпәләй белән Тәпәләй" дип аталучы кызыклы Яңа ел тамашасы белән кунакка килделәр. Бу әкиятне карау балаларга бик тә ошады. Аннан соң кыңгыраулылар "Шәвәли хикмәтләре" дигән уен уйнадылар, эстафетада катнаштылар, мәктәбебез шугалагында тимераякларда шудылар, шахмат түгәрәгендә шөгыльләнделәр. Кыскасы, бу көнебезнең исеме тулысынча җисеменә туры килде!
-
Бәйрәмнәр дәвам итә 05.01.2012

4 январь көнне мәктәптә 8-11 класс укучылары өчен "Могҗизалы чыршы" исемле Яңа ел бәйрәме үткәрелде. Бәйрәмдә матур җыр-биюләр белән бергә төрле уеннар да оештырылды. Мәктәп дирекциясе конкурсларда, олимпадаларда җиңгән укучыларга истәлек бүләкләре, ә уку алдынгыларына грамоталар тапшырды.
-
"Музыка һәм бию көне" 05.01.2012

Лагерьның икенче көне нәкъ менә шула дип атала иде. Көн дәвамында балалар "Без музыка яратабыз" исемле караоке-шоуда, милли биюләр конкурсында катнаштылар. Төрле ярышларда катнашып, бүләкләр алдылар. Шекше мәдәният йорты хезмәткәрләре куйган "Кыш Бабай бездә кунакта" дигән Яңа ел тамашасы карау укчыларга бигрәк тә ошады! Төшке аштан соң "Саба" бассейнында рәхәтләнеп су коенып, ял итеп кайттылар.
-
Лагерь башланды! 04.01.2012
Бүген Шекше урта мәктәбенең "Кояшкай" кышкы сәламәтләндерү лагере үз эшен башлап җибәрде. Көн күңелле физик күнегүләр белән башланып китте. Аннары балалар "Чыршы бизәү" дигән уен уйнадылар, бадминтон буенча мастер-класста катнаштылар, "Яңа ел хатирәләре" дигән темага рәсем конкурсында катнаштылар. Шулай ук мәктәбебездә эшләп килүче "Оста куллар" түгәрәгендә квиллинг ысулы белән кар бөртеге ясарга өйрәнделәр. Көн бик күңелле үтте. -
Ата-аналар җыелышында 29.12.2011
28 декабрьдә мәктәптә "Гаиләдә тәрбия стильләре" темасына ата-аналар җыелышы үтте. Ата-аналардан алынган анкеталарга анализ ясалды. Укытучылар Зайнагиева З.Ф. һәм Галиева М.Р.ның чыгышы игътибар белән тыңланды. -
Кыш бабай "Каурый каләм"дә кунакта 27.12.2011

Мәктәбебез түгәрәкләре үз эшләрен дәвам итә. Кичә, 26нчы декабрь көнне "Каурый каләм"гә йөрүче укучылар янына кунаккка Кыш Бабай һәм Кар Кызы килде. Укучылар үзләре иҗат иткән шигырьләрне сөйләделәр, матур җырлар җырлап кунакларны сөендерделәр. Кыш Бабай һәм Кар кызы балаларның иҗатын бик ошаттылар, алга таба да аларга яңа уңышлар теләделәр, алып килгән күчтәнәч бүләкләрен тараттылар. "Каурый каләм" леләр янында кунакта булу Драма түгәрәгенә йөрүче укучыларның да күңеленә хуш килде.
-
"Хуш киләсең, Яңа ел!" 26.12.2011
25 декабрь ял көне булуга карамастан, мәктәбебез балаларның шат авазыннан гөрләп торды. Чөнки бу көнне 1-7 класс укучылары катнашында "Хуш киләсең, Яңа ел!" дип аталган чыршы бәйрәме үткәрелде. Матур итеп бизәлгән залга әти-әниләр, кунаклар җыелды. Бәйрәмнең беренче өлешендә уку алдынгыларына грамоталар тапшырылды. Стена газеталарына, кулдан ясалган "Яңа ел" открыткасы, рәсем конкурсларына нәтиҗә ясалып, һәрбер укучы истәлекле бүләкләр алдылар. Ә аннан соң сүз укучыларның үзләренә бирелде. Берсеннән-берсе матур итеп киенгән малайлар-кызлар, Кыш бабай белән Кар кызына, үзләренең җырга, биюгә, нәфис сүзгә булган осталыкларын күрсәтеп калырга ашыкты. Бәйрәм бик күңелле үтте. -
"ТИН укытучылары" конкурсында 22.12.2011
21 декабрьдә үткән "2011-2012 нче уку елының ТИН укытучысы" конкурсында мәктәбебезнең ТИН укытучысы Гатиятов Р.Р. район этабында катнашып, 1 урын алды, республика зоналары арасындагы турга үтте. Республика зона этабында Руслан Рашитовичка уңышлар телибез. -
Сыннар патшалыгында 21.12.2011
Мәктәп каршысында ясалган кар сыннары арасында үзеңне сихри әкият дөньясында итеп хис итәсең. Анда нинди генә персонажлар юк!? Укучыларның иҗатына Чыршы бәйрәмендә нәтиҗә ясалачак. -
Кече олимпиада 20.12.2011
19 декабрьдә Cаба гимназиясендә үткән әйләнә-тирә дөнья фәненнән кече олимпиадада 4 класс укучысы Фатыйхова Миләүшә, укытучысы Кашапова Г.З. 2 урынга лаек булды. Миләүшәгә укуында зур уңышлар телибез!











