Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Шикшинская основная общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан"
Визитная карточка
| Адрес: | 422053 с.Шикши, ул. Школьная, дом 4а, Сабинский район, Республика Татарстан |
| Телефон: | +7(843)-624-61-18 |
| E-Mail: | Shikshi.Saba@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Шикшинская ООШ" |
| Руководитель: | Ханнанов Ильдар Фанисевич |
| Год основания учреждения: | 1985 |
| У нас учатся: | Бездә укыйлар:70 |
| У нас учат: | Бездә укыталар: 18 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Шикшинская основная общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан" - новости
Страницы: << 181 182 183 184 185 186 187 188 ( 189 ) 190 >>
-
Эх, шома басабыз... 05.10.2011
Быел мәктәптә хореография түгәрәге эшли башлады. Анда 1-9 класс балалары шөгыльләнә. Түгәрәкнең эшли башлаганына күп вакыт үтмәсә дә, нәтиҗәләр инде күренә. Түгәрәк җитәкчесе Фаваризова Р.Т. кечкенәләр төркеме белән укытучылар көненә өч төрле бию әзерләде. "Беренче коймакның" төерләре булса да, бик "тәмле" булырга охшаган. Чөнки бию түгәрәгенә балалар бик теләп йөри. -
Сез иң гүзәл кеше икәнсез! 05.10.2011

Бүген иртә баштан мәктәптә җанлылык сизелә иде. Урам тутырып чәчәк бәйләмнәре күтәреп укучылар мәктәпкә ашыга. Алар һәр елдагыча укытучыларын мәктәп ишеге төбендә үк чәчәк бәйләмнәре һәм матур җырлар белән каршы алдылар. Бәйрәм тантанасы мәктәпнең актлар залында дәвам итте.
-
Укытучыңны котла! 04.10.2011

1 нче октябрьдән "Укытучыңны котла!" акциясе игълан ителде. Безнең мәктәп укучылары да бу чарада активлык күрсәтәләр. Мәктәп фойесында урнаштырылган почта ящигы укучыларның котлау открыткалары белән тулылана бара
-
Өлкәннәргә хөрмәт, рәхмәт аларга!
03.10.2011
1 октябрь - өлкәннәр көне уңаеннан, мәктәптә эшләп лаеклы ялга чыккан укытучыларыбыз, хезмәткәрләр кунакка чакырылдылар. Чәй өстәле артында өлкәннәребез үткәннәрне искә төшереп, бүгенгесенә шөкер итеп сөйләшеп утырдылар. Алар өчен 4 класс укучылары (кл.җитәкчесе Кашапова Г.З) концерт куйды. Кичә бик күңелле узды.
-
"Ватан" конкурсында 29.09.2011
Балалар иҗат үзәгендә үткәрелгән "Ватан" конкурсында мәктәбебездән укучылар катнашып, призлы урыннарга лаек булдылар. 6 класс укучысы Зиннатова Әдилә (җитәкчесе Маметова М.Р.)"Татар халык җыры" номинациясендә - сертификат, ә "нәфис сүз" номинациясендә 2 турга үтте (җитәкчесе Зайнагиева З.Ф.). "Кул эшләре" номинациясендә (җитәкчесе Гарипова А.Р.) 6 класс укучысы Зиннатова Ә., 8 класс укучысы Халиуллина Н.-1 урын; 11 класс укучылары Назирова В., Ханнанова А. - 2 урын; 8 класс укучысы Ваесова Г., Хусаенов Р. - 3 урыннар яуладылар.Зиннатова Әдилә 29 сентябрь көнне район турында уңышлы чыгыш ясады. -
Конкурслар дәвам итә
28.09.2011
6 класс укучысы Зиннатова Әдиләнең эше "Помоги первокласснику безопасно прийти в школу" Республика акция-конкурсының мәктәп этабында җиңүче булды һәм район турына җибәрелде.
-
Парламент дәресләре 27.09.2011
Мәктәптә җирле Совет депутатлары һәм ветераннар катнашында парламент дәресләре уздырылды. Алар илдә барган вакыйгалар белән таныштырдылар, 2012 нче елда булачак президент сайлаулары турында мәгълүмат бирделәр. Балаларны кызыксындырган сорауларга җавап бирделәр. -
Иминлек дәресе 16.09.2011
3 нче сентябрь көнне 11 нче класс укучылары белән "Балалар иминлеге айлыгы" уңаеннан "Иминлек дәресе" үткәрелде. Әлеге класстан тыш чарада укучылар беренче медицина ярдәме күрсәтү алымнары белән таныштылар. -
ФГОС буенча укулар
16.09.2011
Мәктәптә икенче ел балалар яңа стандартлар буенча белем алалар. Яңача уку-укытуда күп сораулар туа. Шул максаттан мәктәптә ата-аналарга ФГОС буенча укулар оештырылды. Күп мәсьәләләргә ачыклык кертелде. Мондый укулар алга таба да дәвам итәчәк.
-
Түгәрәкләр турында
07.09.2011
Дәресләрдән соң балаларның вакытын файдалы үткәрүгә мөмкинлек күп. Быел мәктәптә эшләүче түгәрәкләр саны артты. Район балалар иҗат үзәгеннән сәхнә яратучылар өчен драма түгәрәге, кызлар өчен "Оста куллар", иҗади сәләтле балалар өчен "Каурый каләм" түгәрәкләре эшләячәк. Яңалык булып мәктәптә 1-9 класслар өчен бию дәресләре кертелә. ДООЦтан үткәрелә торган "бадминтон", шахмат түгәрәкләренә сәламәтлекләрен ныгытырга, уйлау, фикерләү сәләтләрен үстерергә теләүче балалар кызыксынып язылалар.











