Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Шикшинская основная общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан"
Визитная карточка
| Адрес: | 422053 с.Шикши, ул. Школьная, дом 4а, Сабинский район, Республика Татарстан |
| Телефон: | +7(843)-624-61-18 |
| E-Mail: | Shikshi.Saba@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Шикшинская ООШ" |
| Руководитель: | Ханнанов Ильдар Фанисевич |
| Год основания учреждения: | 1985 |
| У нас учатся: | Бездә укыйлар:70 |
| У нас учат: | Бездә укыталар: 18 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Шикшинская основная общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан" - новости
Страницы: << 171 172 173 174 175 176 177 178 ( 179 ) 180 >>
-
"Мин дөньяны танып беләм" 11.04.2012

10 апрельдә Саба гимназиясендә 3-4 класс укучылары арасында "Мин дөньяны танып беләм" бәйгесендә 4 класс укучысы Мәхмүтова Гүзәл укытучысы Кашапова Г.З. җитәкчелегендә "Авылымның янгын сүндерүчеләре" темасына проект эше белән катнашып, мәгариф бүлегенең Грамотасына һәм истәлекле бүләккә лаек булды.
-
Үткәнен белмәгәннең-киләчәге юк. 11.04.2012

Авылыбызның тарихын тирәнтен өйрәнеп, китап бастырып чыгарырга материал туплау максатыннан мәктәпкә авылдашыбыз "Саба дулкыннары" телерадиокомпаниясе директоры Мөбәрәкова Ә.Г. килде. Ул балалар белән әңгәмә үткәрде. Мәктәп музеенда ветеран укытучы Нотфуллина Г.Н. белән фикер алыштылар.
-
Конкурста 02.04.2012

Кукмара балалар сәнгать мәктәбендә үткән укытучыларның "От творчества учителя к творчеству ученика" исемле VII межрегиональ конкурс-фестивальдә технология укытучысы Гарипова А.Р. һәм 11 класс укучысы Галиева Хиндия декоратив-гамәли сәнгать номинациясендә катнашып, дипломга лаек булды.
-
"Теле барның- иле бар" 29.03.2012

28 нче март көнне шушы исемдәге сәнгатьле итеп шигырь сөйләүчеләр конкурсы үтте. Анда безнең мәктәптән 1нче класс укучысы Хисматов Әмир, 2 нче класстан Фаваризова Рәлинә, 6 нчы класстан Зиннатова Әдилә, 11 нче класстан Мәҗитова Эльвира катнаштылар. Зиннатова Әдилә исә II призлы урынга лаек булды.
-
Безнекеләр булдыра! 28.03.2012

26нчы март көнне мәктәбебезнең бер төркем укучылары Габдрахманова Р.М. җитәкчелегендә Яр Чаллы шәһәрендә узган "СӘХНӘ КӨЗГЕСЕ" республикакүләм милли балалар театр фестивалендә катнашып, III дәрәҗәдәге Диплом яулап кайттылар. Алар тарафыннан сәхнәләштерелгән Р.Сәгъдинең "Сынган беләзек" спектактакле жюри һәм тамашачылар күңеленә хуш килде. Рольләрне Галимов Ранис, Гумеров Илнур, Сабирова Әдилә, Ваесова Гөлдания, Шарипов Дилюс, Габдулхакова Алия башкардылар.
-
Нәүрүз бәйрәмендә 24.03.2012

24 март көнне шаулап-гөрләп Нәүрүз бәйрәме үтте. Саф һавада ярминкә гөрләде, теләгән кеше тәм-томнар, кул эшләрен сатып алдылар. Бәйрәм уен-көлке, җыр белән дәвам итте.
-
Без Камал театрында 17.03.2012
15 нче март көнне 9 нчы класс укучылары Казан шәһәрендә булып кайттылар. Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында Туфан Миңнуллин әсәре буенча куелган "Дивана" спектаклен тамаша кылдылар. Спектакль һәркемгә бик ошады! -
Тарих атналыгы. 17.03.2012
12-17 март көннәрендә мәктәптә тарих атналыгы булып узды. 5 нче һәм 6 нчы сыйныф укучылары арасында "Дәүләт символлары" дигән темага бәйге үткәрелде. Бу бәйгедә 6 нчы сыйныф укучылары җиңү яулады. Һәр сыйныфта тарих буенча блиц турнир үткәрелде һәм урыннар билгеләнде. Атна дәвамында шәҗәрәләр конкурсында катнаштылар, һәр сыйныф билгеле бер темага газета чыгарды, авылым тарихы турында чыгышлар тыңланды. -
"Президент ярышлары" 16.03.2012

Бүген,16 нчы март көнне мәктәбебезнең 7-8 нче класс укучылары Сабада Балалар иҗат үзәгендә "Президент ярышлары"нда "Игры, которые мы заслужили вместе с тобой" дигән темага уңышлы чыгыш ясап, икенче турда катнашу мөмкинчелегенә ия булдылар.
-
Шугалакта 13.03.2012
12 нче март көнне 1 класс укучылары (кл.җит.Ханнанова А.С.) гаиләләре белән шугалакка килде. Укучылар һәм әти-әниләр үзләре зур бер гаилә булып рәхәтләнеп ял иттеләр, кышны озаттылар.











