Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Шикшинская основная общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан"
Визитная карточка
| Адрес: | 422053 с.Шикши, ул. Школьная, дом 4а, Сабинский район, Республика Татарстан |
| Телефон: | +7(843)-624-61-18 |
| E-Mail: | Shikshi.Saba@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Шикшинская ООШ" |
| Руководитель: | Ханнанов Ильдар Фанисевич |
| Год основания учреждения: | 1985 |
| У нас учатся: | Бездә укыйлар:70 |
| У нас учат: | Бездә укыталар: 18 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Шикшинская основная общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан" - новости
Страницы: << 171 172 173 174 175 ( 176 ) 177 178 179 180 >>
-
Кечкенә волонтерлар 25.09.2012
II класс укучылары кечкенәләрнең "Без волонтерлар" төркемендә теләп шөгыльләнәләр. Хезмәт айлыгында сыйныф бүлмәсен гөлләр утыртып бизәделәр. -
"Милләтләр кроссы" 23.09.2012

Әлеге ярышлар җәйге спорт төрләре буенча Россия территориясендә үткәрелә торган иң масштаблы һәм массакүләм спорт чарасы булып санала. Мәктәбебездә ел саен үткәрелеп килә торган "Милләтләр кроссы” җиңел атлетика стартында бүген барлык укучылар һәм укытучылар катнашты. Һәркемнең кәефе шәп, күңеле күтәренке иде!
-
Кышка запас әзер! 20.09.2012

Бүгенге кояшлы матур көндә мәктәбебез участогыннан бәрәңге уңышы җыеп алынды. Бергәләшеп тотынгач бу эш бик күңелле һәм җитез башкарылды.
-
ТВБнең туган көне 15.09.2012

15 сентябрь- Татарстан Варислар Берлегенең туган көне. Шул уңайдан мәктәбебездә 2нче классларны эзтабарлар сафына алу тантанасы булып узды. Балалар Шекше-Эзтабар маршруты буенча сәяхәткә чыктылар һәм төрле авырлыкларны җинеп, эзтабар галстукларына ия булдылар.
-
"Юлда йөрсәң бул өлгер, юл кагыйдәсен нык бел!" 13.09.2012

13нче сентябрь көнне 2нче класс укучылары класс сәгатендә транспорт һәм юл хәрәкәте кагыйдәләре белән таныштылар.
-
Шырпы уенчык түгел 12.09.2012

Бүген 8 сыйныфта "Шырпы уенчык түгел" дип исемләнгән тәрбия сәгате үткәрелде.Янгын иминлеге кагыйдәләре,янгын чыкканда үз-үзеңне дөрес тотуга кагылышлы киңәшләр бирелде.
-
Тылсымлы патшалыкка сәяхәт 12.09.2012

12 сентябрь көнне балалалар куркынычсызлыгы айлыгы кысаларында 3нче класста юл йөрү кагыйдәләренә багышланган класс сәгате үтте. Аның барышында юл билгеләре, юл йөрү кагыйдәләре турында күп мәгълүмат бирелде.
-
Пешекче белән очрашу 11.09.2012

Бүген 8 сыйныфта укучыларның һөнәр сайлауга психологик әзерлеген тикшерү, сәләт мөмкинлекләрен ачыклау максатыннан "Кайда хезмәт-шунда бәхет" дип исемләнгән тәрбия сәгате үткәрелде.Зайниева Гөлнур апалары укучыларга үзенең профессиясе турында мавыктыргыч итеп сөйләде.
-
Белем бәйрәме
01.09.2012
Бүген мәктәбебездә гөрләп Белем бәйрәме үтте. 1нче сыйныфка барлыгы 7 укучы килде. Аларны Гибадуллина Р.Х. кабул итеп алды. Аларны бәйрәм белән котларга дип районнан һәм авыл җирлегеннән бик күп кунаклар килгән иде. Ә 11нче сыйныфны бу уку елында 5 укучы тәмамлаячак, алар мәктәбебездә соңгы елларын укыйлар.
-
Мәктәп яны тәҗрибә участогында
01.08.2012
Мәктәп яны тәҗрибә участогында укучылар тырышлыгы белән яшелчә, җиләк-җимеш үстерелде. Бүгенге көндә бакчада уңышны җыю бара. Ә ашханәдә кышка кыяр тозлана, салатлар һәм кайнатмалар ясала.











