Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Шикшинская основная общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан"
Визитная карточка
| Адрес: | 422053 с.Шикши, ул. Школьная, дом 4а, Сабинский район, Республика Татарстан |
| Телефон: | +7(843)-624-61-18 |
| E-Mail: | Shikshi.Saba@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Шикшинская ООШ" |
| Руководитель: | Ханнанов Ильдар Фанисевич |
| Год основания учреждения: | 1985 |
| У нас учатся: | Бездә укыйлар:70 |
| У нас учат: | Бездә укыталар: 18 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Шикшинская основная общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан" - новости
Страницы: << 171 ( 172 ) 173 174 175 176 177 178 179 180 >>
-
“Чыршы утлары янында” 30.12.2012

7-11 классларның бәйрәме “Чыршы утлары янында” аталды. Төп кунаклар “Яңа әбиләр” иде. Алар бәйрәмне уеннар, җыр – биюләр белән алып бардылар. Бәйрәмгә ямь өстәп укытучылар да катнашты
-
Хөрмәтле Шекше урта мәктәбе коллективы!
27.12.2012
Хөрмәтле Шекше урта мәктәбе коллективы!
Сезне Яңа 2013 ел белән чын күңелебездән тәбрик итәбез. Яңа ел Сезгә бары шатлык һәм сөенечләр генә алып килсен.
Яңа елның һәрбер көне
Бәхетләр алып килсен.
Һәр ишектән шатлык тулы
Яңа ел җыры керсен.
Озын гомер бирсен ходай ,
Кояш бирсен һәрчак яктылык.
Һәр укыткан балагыз да Сезгә,
Китерсеннәр бары яхшылык.
Быелгы Яңа ел күчтәнәчләрен өләшүне шундый үзенчәлекле һәм истә калдыра торган итеп үткәрүегез өчен барлык гаиләбез исеменнән Сезгә чиксез рәхмәтебезне белдерәбез. Безнең балаларыбызны зурлаганыгыз өчен Ходай үзегезне зурласын. Аларның сөенүен күреп үзебез дә балачакка кайтып килдек. Күңелдә матур хисләр калды. Киләчәктә дә шулай дус, тату, бердәм, иҗади булыгыз! Уңышлар Сезгә!!!
Иң изге теләкләр белән Гумеровлар гаиләсе.
-
9 нчы класста ата-аналар җыелышы 27.12.2012

27 декабрь көнне 9 нчы класста "ГИА га әзерләнү" дигән тема астында ата-аналар җыелы үтте. Җыелышта предмет укытучылары мәктәптә үткәрелгән пробное тестирование нәтиҗәләре белән таныштырдылар.
-
Кыш бабай килгән, бүләк китергән. 26.12.2012
24 декабрь көнне мәктәбебезнең Кыш бабае һәм Кар кызы җәнлекләре белән укучыларның өйләренә яңа ел күчтәнәчләрен таратты. -
Яңа ел килә 25.12.2012

Кыш җитте, кар ява
Урманга, кырларга
Киенеп чыктык без
Без сыннар ясарга. -
"Стена газеталары" конкурсы 24.12.2012
Мәктәбебез традициясенә тугры калып һәр класс "Яңа ел"га багышлап стена газетасы чыгара. Әзер газеталар мәктәп фойесына эленде. Газеталар белән тулырак сайтыбызның фотогалерея бүлегеннән таныша аласыз. -
Укучылар иҗаты 24.12.2012
Мәктәбебездә "Иң матур чыршы уенчыгы"на, сувенирларга, "Иң матур рәсем"гә конкурс игълан ителде. Укучыларыбыз "Оста куллар" түгәрәгендә сувенирлар, чыршы уенчыклары ясыйлар. Җиңүчеләрне чыршы бәрәмендә бүләкләр көтә. -
Көрәшчеләр үсә.
24.12.2012
22 декабрь көнне Тимершык мәктәбендә узган татар-башкорт милли спорт көрәше буенча ачык турнирда 1998 елгы һәм кечерәк яшьүсмерләр арасында мәктәбебезнең 7 класс укучысы Галимов Ильдар 2 урын яулап, балалар һәм яшьүсмерләр спорт мәктәбе грамотасы белән бүләкләнде.
-
Инглиз теле укытучыларының район семинары 20.12.2012
Шекше мәктәбендә инглиз теле укытучыларының район семинары булып үтте. 3 класста Галиева М.Р., 8 класста Галимзянова Г.Г. ачык дәресләр бирделәр. "Белоснежка и семь гномов" әкиятенә мюзикл куелды. -
Татар теленнән 4 класста олимпиада 19.12.2012
17 декабрь көнне районның 4 класс укучылары арасында татар теленнән олимпиада үткәрелде. Безнең мәктәп укучысы Зиннатов Айзат 2 урын алды.











