Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Шикшинская основная общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан"
Визитная карточка
| Адрес: | 422053 с.Шикши, ул. Школьная, дом 4а, Сабинский район, Республика Татарстан |
| Телефон: | +7(843)-624-61-18 |
| E-Mail: | Shikshi.Saba@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Шикшинская ООШ" |
| Руководитель: | Ханнанов Ильдар Фанисевич |
| Год основания учреждения: | 1985 |
| У нас учатся: | Бездә укыйлар:70 |
| У нас учат: | Бездә укыталар: 18 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Шикшинская основная общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан" - новости
Страницы: << 151 152 153 154 155 156 157 158 ( 159 ) 160 >>
-
13 көн- “Урман көне” 15.06.2013
13 көн- "Урман көне”н иртәнге зарядка белән башладык. Туган телебездә Татарстан Республикасы гимнын башкару безнең күңелләрне тагын да күтәреп җибәрә. Көнне дәвам итеп без медпунктта киттек. -
12 көн - “Җырлы-моңлы балачак” 14.06.2013
Шау-гөр килеп "Кыңгырау" мәктәп яны сәламәтләндерү лагеры үз эшчәнлеген дәвам итә. Балалар анда бик теләп йөриләр. Менә бүген дә иртәнге линейка һәм зарядкалар үткәч, "Җырлы-моңлы балачак” концерт программасы куйдылар. -
11 көн - “Чәчәкләр көне”. 13.06.2013
Лагерьның 11 нче көнен "Чәчәкләр көне” дип атадык. Иртәнге зарядканы күңелле музыка белән эшләү балаларны тагын да уятып җибәрә. Туклыклы иртәнге аштан соң алар "Чәчәкләр көне” уңаеннан болынга экскурсия ясадылар. Шунда ук "Иң матур экибано”, "Иң матур букет” конкурсы үткәрелде. Төшке аштан соң "Бантиклар бәйрәме”(Иң күп бантик тагучы"конкурсы) узды. Җиңүче дип 27 бант таккан Махмутова Гүзәл табылды. -
Лагерьның 10 көне - "12 июнь - Россия көне" 12.06.2013

12 июнь - Россия көне уңаеннан иртәнге линейка Россия гимнын тыңлау белән башланды. Укучылар Россия символлары турында презентация карадылар, фикер алыштылар, рәсемнәр ясадылар. конкурс сорауларына җавап бирделәр. Ә көннең икенче яртысы "Балыкчылар көне" дип игълан ителгән иде. Балалар инеш буенда балык чирттеләр. "Иң күп балык тотучы" Фаваризова Ралинә (26 балык), "Иң кечкенә балык тотучы" Зәйниев Әмир булды.
-
9 нчы көн-"Фаҗигадан саклана бел!" 11.06.2013

Лагерьда иртәнге линейканы Татарстан Республикасы гимны белән башлау күркәм гадәткә әйләнде. "Фаҗигадан саклана бел!" темасына багышланган көнне ТИН укытучысы Гатиятов Р.Р. белән очрашу дәвам итте. Ул үз чиратында балаларны төрле мисаллар, презентация, видео һәм кинофильмнар ярдәмендә янгыннан саклык чаралары турында аңлатты. Җәйге чорда куркынычсызлык кагыйдәләрен искә төшерү укучылар өчен бик файдалы булды. Соңыннан белемнәрне ныгытып тест эшләделәр. "Көйне таны" уены вакытында күңелле җыр, музыка тавышыннан зал гөр килеп торды.
-
8 көн- “Без табигать балалары” 10.06.2013
Сабантуй бәйрәмнәреннән соң булуга карамастан, лагерьның 8 нче көненә дә балалар 100 % җыелдылар. Күңелләре күтәренке иде. Иртәнге зарядка һәм аштан соң "Без табигать дуслары”эмблема конкурсы игълан ителде. Фантазияләрен туплап, эчтәлекле рәсемнәр ясадылар. Бу рәсемнәрдә аларның табигатькә сакчыл карашлары ачык чагылды. Бу теманы дәвам итеп лагерь тирәсенә экскурсия үтте. Туклыклы төшке аштан соң, күңелле эстафета уеннары гөрләде, "Яшь чагыңда биеп кал” бәйгесе узды. -
7 көн-“Безнең универсиада” 07.06.2013

Лагерьның 7 нче көне гадәттәгечә иртәнге линейка һәм зарядкадан башланды. "Без – булачак спортчылар" темасына лагерь универсиадасы (спорт ярышлары) оештырылды. "Яшим дисәң..” (наркоманиягә каршы профилактика) – фельдшер белән очрашу узды, соңыннан шул темага рәсем конкурсы булды. Балаларның эчтәлекле рәсемнәре стенага эленде. Татар халык уеннарын уйнадык, "Тапкырларга – табышмак” әйтелде. Шахмат, шашка ярышында да балалар сынатмады.
-
6 көн-“Универсиада колачы киң” 06.06.2013

Лагерьның 6 көне -"Универсиада колачы киң” дип аталды. Көн яңгырлы булганлыктан иртәнге зарядка спортзалда үтте. Скакалкада сикерү, кыршау әйләндерү, йөгерү буенча ярышлар үткәреп рекорд куючыларны барладык. Г.Тукай геройлары рәсемнәрдә темасына үткән рәсем конкурсында балалар актив катнашты, бик эчтәлекле рәсемнәр килеп чыкты. Универсиадада катнашучы илләр белән танышып,аппликация ысулы белән универсиада логотибын ясап, җиңүчеләрне билгеләдек.
-
Лагерьның 5 көне. 05.06.2013
5 көн "Волонтерлар хезмәте” дип аталды. Көн иртәнге зарядкадан башланды. Авылыбыз уртасындагы матур яшел болында урнашкан "Саимә чишмәсе"нә сәяхәт иттек. Анда шифалы чишмә суын эчтек, чишмә тирәсен чистарттык, фотога төштек. Табигатьтә ял итеп кайтканнан соң компьютерда шахмат уеннары буенча ярышта катнаштык, волонтерлар хезмәте белән таныштык. Пешекче апалар әзерләгән тәмле төшке аштан соң мәктәп музеена экскурсиягә кердек, табигатьтә спорт уеннары уйнадык. -
Лагерьның 4 көне 04.06.2013
4 көнне саф һавада, күңелле музыка астында иртәнге зарядка ясаудан башладык. Лагерь ачу тантанасында һәр бала актив катнашты: программа җыр-бию, шигырь сөйләү, конкурслар белән үрелеп барды. Универсиада уеннары булачак спорт корылмаларын искә төшереп, презентация конкурсы узды. Көннең икенче яртысында теннис ярышы һәм "Иң зирәк бала” – брейн-ринг уены үткәрелде. Линейкада укучыларга бүләкләр тапшырылды.











