Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Шикшинская основная общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан"
Визитная карточка
| Адрес: | 422053 с.Шикши, ул. Школьная, дом 4а, Сабинский район, Республика Татарстан |
| Телефон: | +7(843)-624-61-18 |
| E-Mail: | Shikshi.Saba@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Шикшинская ООШ" |
| Руководитель: | Ханнанов Ильдар Фанисевич |
| Год основания учреждения: | 1985 |
| У нас учатся: | Бездә укыйлар:70 |
| У нас учат: | Бездә укыталар: 18 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Шикшинская основная общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан" - новости
Страницы: << 151 152 153 154 155 156 157 ( 158 ) 159 160 >>
-
Укытучыларыбыз бүләкләнә
24.08.2013
Мәктәбебез укытучылары яшь буынга белем һәм тәрбия бирүдә тырышып эшлиләр. Шундый укытучыларыбызның берсе, Зиннатова Э.Ш., район укытучыларының август конференциясендә Мәгариф бүлегенең Грамотасы белән бүләкләнде.
-
Мәгариф хезмәткәрләренең август киңәшмәсе
23.08.2013
23 август көнне район мәдәният йортында үткән "Мәгариф хезмәткәрләренең август киңәшмәсе"ндә мәктәбебез укытучылары да катнашты. Анда актив катнашкан укытучыларга, шул исәптнә мәктәбебезнең тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Гимадиева А.И.га район балалар иҗат үзәге рәхмәт белдерде.
-
21 көн-"Сабантуй-милли бәйрәм" 25.06.2013
Лагерьның соңгы көне күңелле мизгелләргә бай булды. Беренчедән, бүген чыгарылыш 11 класс укучыларының аттестат алу тантанасы узды. Икенчедән, яраткан укытучыбыз Алсу Рәшитовнаның 50 яшьлек юбилей кичәсендә катнаштык. Бирнә җыю күренешен сәхнәләштереп, лагерь сабантуен үткәрдек. Малайлар татарча көрәш бәйгесендә бил алышты, капчык киеп йөгерү, кашык белән су ташу, чүлмәк вату һәм башка уеннарда балалар катнашып, берсе дә истәлек бүләксез калмады. "Җәйге ялларны имин үткәрергә язсын!"-дигән теләктә, лагерьны ябу линейкасыннан соң өйләргә таралдык. -
20 көн- "Универсиаданы каршылап" 24.06.2013
Тиздән, бик тиздән күптән көтелгән зур вакыйга Казанда "Универсиада 2013" җәйге спорт уеннары узачак. Шул уңайдан без дә бүген лагерьның 20 көнендә кече универсиада үткәрергә булдык. Физик тәрбия укытучыбыз Руслан Рашитович белән берлектә тәрбиячеләребез безне нинди генә спорт төрләрендә сынап карамадылар. Без барысын да булдырдык. Көн ахырында ике командага бүленеп, маршрут буенча байрак эзләдек. Җиңүне "Лачын" командасы яулады. -
19 көн -"Милли уеннар" 22.06.2013
Лагерьның 19 көнен "Җырлыйк әле" конкурс-җырлы уены белән башладык. Шунда ук татар халкының җырлы-хәрәкәтле уеннарын уйнадык. "Саба" бассейнына барып сәламәтлегебезне ныгыттык. "Сугыш ветераны, хәлең ничек? акциясе кысаларында сугыш ветераны, шифаханәдә дәваланучы Нәҗип абыйның хәлен белештек. Ул безгә үз чиратында изге теләкләрен җиткерде. Авыл уртасындагы билгесез солдатка куелган һәйкәлгә чәчәкләр салдык, бер минут тынлык белән аларны искә алдык. -
18 көн-"Мин-мөселман баласы" 21.06.2013

Изге җомга көнен "Мин-мөселман баласы" дип атадык. Шул уңайдан "Иманлы бала-кем ул? түгәрәк өстәл янында сөйләшү узды. Мөселман киеме, яулык бәйләү серләренә төшендек. Аннан соң мәчет белән таныштык һәм вәгазь тыңладык. Көндезге аштан соң "Озын толым" бәйгесендә кызларыбызның чибәрлектә, уңганлыкта булганлыкларын сынадык.
-
17 көн- "Туган төбәк-кадерле як" 20.06.2013
"Туган төбәк-кадерле як" темасына багышланган лагерьның 17 көнен "Дөләш" чишмәсенә экскурсиядән башладык. Анда чишмәләр турында җанлы әңгәмә үтте, чишмәне чистарттык. Шунда ук эссе какканда, агуланганда беренче ярдәм күрсәтү белән таныштык. Гражданнар оборонасы буенча викторинада катнаштык. Саф һавада хәрәкәтле уеннар тагын да күңелле булды. Экскурсия вакытында төшерелгән фотолардан "Авылым-горурлыгым" газетасы чыгардык. Бу газета мәктәп музеена тапшырылачак. -
16 көн-”Сабам минем- гүзәл ягым.” 19.06.2013
Лагерьның 16 нчы көне район үзәгенә экскурсия белән башланып китте. Балалар иң беренче "Саба дулкыннары" телерадиокомпаниясендә булып, журналистлар һәм аларның вазифалары белән таныштылар. Авылдашлары телерадиокомпания директоры Әлфия Мөбәрәкова һәм Венера Закирова чыгышын тыңладылар. "Туган якны өйрәнү" музеенда кызыксындырган сорауларына җавап алдылар. Экскурсия "Саба таңнары" газетасы редакциясендә булу белән тәмамланды. Лагерьга кайткач, "Иң оста биюче"не билгеләделәр, бирнә җыю күренешен сәхнәләштерделәр. Лагерь диварларын үзләре төшергән кызыклы фотосурәтләр белән бизәделәр. -
15 көн-“Һәйкәлләр ни сөйли?” 18.06.2013

Лагерьның өченче атнасы патриотик тәрбиягә багышлана. Шул уңайдан бүгенге көн - "Һәйкәлләр ни сөйли?” дип аталды. Көндәгечә зарядка күңелле узды. Файдалы иртәнге аштан соң, балаларның бер төркеме "Балалар фольклоры" турында әңгәмәгә җыелдылар. Презентация ярдәмендә барган бу чарада балалар актив катнаштылар. Кечкенәләр төркемендә "Һәрвакыт булсын кояш!" рәсем конкурсы узды. Спорт мәйданчыгында хәрәкәтле уеннар уйнадылар. Шунда ук кызыклы рекордлар билгеләнде. Мәсәлән, "Иң кечкенә буй", "Иң озын борын", "Иң бәләкәй табан". Мәктәп музеенда булып, балалар янәдән хәтер яңарттылар. Авылыбыз уртасындагы билгесез солдат һәйкәлен чистарту оештырылды. Мәдәният хезмәткәрләре үткәргән татар халкының милли уеннары турында әңгәмә укучыларга файдалы булды
-
14 көн -"Урман хуҗалыгына сәяхәт". 17.06.2013

Бүгенге көнне укучыларыбыз зур түземсезлек белән көтеп алдылар. Чөнки шушы көнгә Лесхоз бистәсенә төрле экскурсияләр билгеләнгән иде. Сихри яшеллеккә төренгән урман юлы аша бару үзе үк ни тора бит!? Иң беренче урман хуҗалыгы музеена керделәр.











