Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Шикшинская основная общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан"
Визитная карточка
| Адрес: | 422053 с.Шикши, ул. Школьная, дом 4а, Сабинский район, Республика Татарстан |
| Телефон: | +7(843)-624-61-18 |
| E-Mail: | Shikshi.Saba@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Шикшинская ООШ" |
| Руководитель: | Ханнанов Ильдар Фанисевич |
| Год основания учреждения: | 1985 |
| У нас учатся: | Бездә укыйлар:70 |
| У нас учат: | Бездә укыталар: 18 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Шикшинская основная общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан" - новости
Страницы: << 131 132 133 134 135 ( 136 ) 137 138 139 140 >>
-
Без Варисың синең, Татарстан! 15.09.2014

Бүген 15 нче сентябрь- ТВБ туган көне. Шекше урта гомумбелем бирү мәктәбендә 5 нче сыйныф укучыларын Варислар сафына алу уңаеннан җыен үтте. Укучылар варисларның символлары, флаг төсләре белән ташыштылар. Варис кагыйдәләрен төгәл үтәргә ант иттеләр. Бәйрәм җырлар, төрле уеннар белән үрелеп барды. Укучыларга тантаналы төстә галстуклар тагылды.
-
Финанс грамоталылыгы көне 05.09.2014

"Финанс грамоталылыгы көне" уңаеннан Россия Федерациясе Саба һәм Теләче районнары буенча пенсия фонды идарәсенең пенсия билгеләү һәм түләү бүлеге начальнигы Нуриллина Наҗия Рашидовна һәм әйдәп баручы специалист - эксперт Билалова Халидә Сальмановналар мәктәбебездә булып, укучыларга "День финансовой грамотности в учебных заведениях" темасына чыгыш ясадылар. Соңыннан укучылар үзләрен кызыксындырган сорауларына җавап алдылар.
-
"Без террорчылыкка каршы" 03.09.2014

Террорчылык. Нинди куркыныч, тетрәндергеч сүз. Террорчылыкның кайчан һәм кайда булуын беркем әйтә алмый. 2004 елның 1 сентябрендә Беслан шәһәрендә булган вакыйгалар һәр кешенең күңелендә мәңгегә уелып калыр. Шушы трагедияне искә алу максатыннан тарих укытучысы Хабирзянова Р.И.на Беслан вакыйгаларының килеп чыгуын, фаҗигале хәлләрне сөйләде.
-
Минем туган илем 01.09.2014

1 -4, 5 нче классларда " Минем туган илем" темасына класс сәгатьләре үтте. 2 нче класслар авылыбызның ветераннар советы рәисе Гыйбадуллин Ф.К ны, 5 класслар ветеран укытучы Нотфуллина Г.Н ларны очрашуга чакырдылар. Алар укучыларны авылыбыз һәм мәктәп тарихлары белән таныштырдылар. Үзләренең мәктәп елларындагы хәтирәләре белән уртаклаштылар. Соңыннан мәктәп музеена бергәләп экскурсия ясадылар.
-
1 сентябрь - Белем бәйрәме 01.09.2014

1 сентябрьдә Шекше урта мәктәбе 72 укучыны кабул итеп алды. 11 укучы тәүге тапкыр белем иленә аяк басты. Мәктәптә бәйрәм иртәсе тантаналы төстә башланып, сценарий нигезендә алып барылды. Бәйрәм авылыбыз имамы Фарсил абыйның хәер-фатыйхасы белән башланып китте, ООО "Алтын Саба-М" җәмгыятеннән Газизов Н.Г. җәйге чорда тырышып эшләгән укучыларны бүләкләде. Бәйрәм тантанасында район Саба янгын сундеру частеннән һәм мәгариф бүлегеннән вәкилләр катнашты. Алар мәктәп коллективына, укучыларга үзләренең матур теләкләрен җиткерделәр.
-
Котлыйбыз 01.09.2014

Хөрмәтле укытучылар, әти-әниләр һәм нәни дусларыбыз! Без барыгызны да бүгенге гүзәл бәйрәм белән тәбриклибез! Балачакның иң матур мизгелләре нәкъ менә бүгенге бәйрәм белән бәйле. Безнең нәни дусларыбыз – 1 сыйныфлар бүген кешенең гомерендә бер генә була торган мизгелләрне кичерә. Алар бүгеннән укучылар булачак. Ә аларны беренче класска Хаертдинова С.Н. кабул итеп алды. Бәйрәм белән сезне!
-
Урок мужества 01.09.2014

В 9- 11 классах 1 сентября был проведен классный час, посвященный памяти героем Первой мировой войны на тему «Великая забытая война». Кл. рукововодители Хабирзянова Р.И, Габдулхакова М.Р, Галимзянова Г.Г рассказали о причинах, ходе, итогах и значении войны не только для России, но и всего мира. Ребятам были продемонстрированы фрагменты из фильма «Первая мировая война. Война в окопах.» Фильм вызвал интерес у ребят. Так как показывал войну с позиции разных стран. А также как чествовали ветеранов первой мировой во Франции и Бельгии. В конце классного часа ученики отвечали на вопросы, викторины по изложенному материалу.
-
"Зеленая Россия" Бөтенроссия экологик өмәсе 30.08.2014

"Зеленая Россия" Бөтенроссия экологик субботасы Шекше гомуми урта белем бирү мәктәбендә нәтиҗәле рәвештә үтте. Укучылар, шул ук вакытта укытучылар, техник хезмәткәрләр дә акциядә теләп катнаштылар. Акция нәтиҗәсендә мәктәп, мәктәп яны территорияләре җыештырылды.
-
20 нче август Балалар иҗат үзәгендә педагог- оештыручылар өчен секция эше булып узды. 20.08.2014

20 нче август Балалар иҗат үзәгендә педагог- оештыручылар өчен секция эше булып узды. “ Белем һәм тәрбия бирүдә балалар оешмасының роле ” темасы астында үткәрелгән секция эшендә көн тәртибе буенча педагог- оештыручылар, мәсәлән: Завод-Нырты урта мәктәбенән Л.Р.Габдрахманова, Шәмәрдән лицееннан А.Э.Магдеева, Олы Арташ төп мәктәбеннән В.Н.Гаянованың чыгышлары тыңланды. Шекше урта мәктәбе педагог-оештыручысы Г.Р. Габделхакова чыгышларны дәвам итеп “ Киностудия windows live” программасын белү-заман таләбе” дип исемләнгән мастер- классы аша педагог- оештыручылар белән тәҗрибә уртаклашты. Балалар хәрәкәтен үстерү буенча бүлек мөдире Э.Р. Загидуллина үзенең чыгышында исә, узган 2013-2014 нче уку елына балалар оешмалары эшчәнлеген анализлап, алда куелган бурычлар белән педагог- оештыручыларны таныштырды. Эш барышының ахырында үзара фикер алышулар белән секция эше тәмамланды.
-
"Кояшкай" лагеренең Техник иҗат юнәлешендәге сменасы тәмам. 18.08.2014

"Кояшкай" лагеренең Техник иҗат юнәлешендәге сменасы тәмам. Әлеге сменада безнең мәктәптән Габделхакова Айгөл, Зиннатова Әдилә, Фаваризова Рәлинәләр ял итте. Кызларыбыз "Балчыктан әвәләү" һәм "Кулинария" юнәлешләрендә белемнәрен арттырып бик канәгать булып кайттылар.











