Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Шикшинская основная общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан"
Визитная карточка
| Адрес: | 422053 с.Шикши, ул. Школьная, дом 4а, Сабинский район, Республика Татарстан |
| Телефон: | +7(843)-624-61-18 |
| E-Mail: | Shikshi.Saba@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Шикшинская ООШ" |
| Руководитель: | Ханнанов Ильдар Фанисевич |
| Год основания учреждения: | 1985 |
| У нас учатся: | Бездә укыйлар:70 |
| У нас учат: | Бездә укыталар: 18 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Шикшинская основная общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан" - новости
Страницы: << 131 132 ( 133 ) 134 135 136 137 138 139 140 >>
-
Укучылар арасында сәнгатьле сөйләм бәйгесе узды 05.11.2014

5 нче ноябрь көнне Балалар иҗат үзәгендә район укучылары арасында “Сәләхият” дип исемләнгән сәнгатьле сөйләм бәйгесе узды. Конкурсның төп маскаты булып укучылар арасында проза яки поэзия жанрында язылган әсәрләрне сөйләү осталыгын арттыру, талантлы укучыларны сәхнәгә күтәрү, әдәби иҗат юнәлешенең киңкырлы үсешенә игътибарны арттыру иде. Бәйгедә 9 класс укучысы Зиннатова Әдилә А.С. Пушкинның "Любовь одна..." (җитәкчесе Габдулхакова М.Р) һәм Фәнис Яруллиннын "Әкият кызы" (җитәкчесе Зәйнәгыева З.Ф) шигырьләрен сөйләп зурлар төркемендә "Поэзия" номинациясендә "Әкият кызы" 2 урын лаек булды. Аларны уңышлары белән котлыйбыз!
-
Кызыклы эстафета
05.11.2014
5 ноябрь көнне 1-4 класс укучылары арасында "Кызыклы эстафета" уеннары үтте. "Торнадо" һәм "Ураган" командалары үзара көч сынашты. Уен 7:7 исәбе белән тәмамланды. Барлык укучылар да уеннан кәнагать калды. Уенның җитәкчеләре башлангыч класс укытучылары ХаертдиноваС.Н, Гибадуллина Р.Х. һәм Физик тәрбия укытучысы Гатиятов Р.Р. чараны кызыклы һәм файдалы итеп үткәрделәр.
-
Конкурска әзерләнәбез. 31.10.2014

Район күләмендә үткәреләчәк театр конкурсына безнең мәктәп укучылары да тырышып әзерләнә. Даими рәвештә кабатлаулар, декорация әзерләү эшләре алып барыла. Аларга бары тик уңышлар гына телибез.
-
Урок мужества 31.10.2014

Классный руководитель рассказала учащимся о подвиге нашего народа во время Великой Отечественной войны, также о боевых наградах наших ветеранов, о том, сколько человек из наших сел участвовало в войне, о подвигах наших дедов- героев.
-
"Джунглида көзге бал" 30.10.2014

30 октябрь көнне 5-7 сыйныф укучылары "Джунглида көзге бал" дип исемләнгән тамашага җыелдылар. Педагог оештыручы Корбанова Л.Т. һәм 8, 9 сыйныф укучылары пароходка утырып Робинзон Крузны коткарырга джунглига юл тоттылар. Биредә аларны ерткыч һәм үлән ашаучы хайваннардан торган ике команда каршы алды. Укучылар ярышып төрле уеннар уйнадылар. Соңыннан Робинзонны да алып узебезнең туган якка кайттылар. Укучыларга бары тик, Әфәрин -, дип кенә әйтергә кала.
-
Ата-аналар җыелышы. 30.10.2014

Бүген 30.10.14 көнне мәктәптә ата-аналар җыелышы үтте. Әти-әниләр 1 чирек йомгаклары, ЕГЭ һәм ГИА да булган яңалыклар белән кызыксындылар. Җыелыш " Наркотикларсыз тормыш" акциясе кысаларында укытучы Гатиятов Р.Р. доклады белән дәвам итте.
-
Единый урок безопасности в сети Интернет 30.10.2014

-
"Витаминнар - сәламәтлек дуслары" 29.10.2014

"Наркотикларсыз тормыш" айлыгы кысаларында 2 нче сыйныфларда "Витаминнар - сәламәтлек дуслары" дип исемләнгән класс сәгате үтте. Класс җитәкчесе Зиннатова Э.Ш. укучыларны җиләк-җимешләрдә, яшелчәләрдә булган витаминнар белән таныштырды. Сәламәт яшәр өчен һәм озын гомерле булу өчен начар гадәтләргә юлыкмаска кирәклегенә төшендерде.
-
Онытылмас җәүһәр- Шәүкәт ага! 28.10.2014

Бүген 28 нче октябрь якташыбыз Шәүкәт Биктимеровның туган көне.Шул уңайдан мәктәбебездә 5-7 класслар өчен "Театр сәнгатенең сүнмәс йолдызы" дигән темага әңгәмә үткәрелде. Мәктәп китапханәсендә Ш.Биктимеровның иҗатын, тормыш юлын чагылдырылган күргәзмә оештырылды. Тәнәфес вакытларында укучылар "Әлдермештән Әлмәндәр" спектаклен карадылар. Татар халкы күңелендә Әлмәндәр карт, ә без -якташларың күңелендә Шәүкәт ага мәңгелек яшәрсең!
-
Көз бәйрәме 27.10.2014

27 октябрь көнне башлангыч класслар өчен мәктәбебездә көз бәйрәме үтте. "Көзне эзләп - Әкияткә барабыз" дип исемләнгән бәйрәм тамашада укучылар убырлы карчык, шүрәле, бичура кебек әкияти геройлар белән уеннар уйнадылар, биеделәр, шигырьләр сөйләделәр. Бәйрәмне педагог- оештыручы Корбанова Л.Т. һәм 7 нче класс укучылары бик күңелле алып бардылар. Соңыннан укучыларга Көз үзенең күчтәнәчләрен таратты.











